Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар белән Алабугага туйга бара иде». Авариядә Айгөл белән Ольга үлгән, 4 бала ятим

news_top_970_100
«Балалар белән Алабугага туйга бара иде». Авариядә Айгөл белән Ольга үлгән, 4 бала ятим
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

5 июльгә каршы төндә Башкортстанның Бөре-Тастүбә-Саткы юлында авариядә 2 хатын-кыз үлә. Фаҗига төн уртасы тирәсендә Яугилде авылы янында була. Биредә 3 машина бәрелешә. Бу турыда https://newsbash.ru яза.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 42 яшьлек Ольга Чиләбе өлкәсеннән килә, ул «Лада Калина» машинасы белән идарә итә. Шул чакта кисәк кенә каршы як полосага чыга һәм зур тизлектә барган килеш «Лада Гранта» машинасына бәрелә. Аның белән Уфадан 35 яшьлек Айгөл идарә итә. Аннары «Лада Гранта» белән бер якка таба бара торган «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә.

Ольга да, Айгөл дә урында ук үлә. «Калина» салонында Ольганың 18 яшьлек кызы, 14 яшьлек улы, 17 яшьлек туган энесе була. Алар барысы да имгәнә, хастаханәдә яталар. Кызның хәле бик катлаулы.

Ольга балалары белән Алабугага туйга бара. Туганнары шок кичерә. Ольга бик тәҗрибәле йөртүче иде, диләр.

Уфадан Айгөлнең 2 баласы ятим калган, аның 7 яшьлек улы һәм 3нче сыйныфта укучы кызы бар. Якыннары аның тыйнак, тыныч иде, гел юл кагыйдәләрен истә тотты, дип искә алалар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100