Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар белән шалашта җәннәтме: Татарстанда бер хатын уллары белән урманга качкан

Татарстанда яшәүче бер ананың балаларын мауглига әйләндерүе республикадагы күп кешене гаҗәпләндерде. Бу хатын чип куюдан куркып, ике улы белән урманга яшәргә качып китә. Өстәвенә, алар үзләре белән ипи һәм берничә суган гына алган. Тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Балалар белән шалашта җәннәтме: Татарстанда бер хатын уллары белән урманга качкан
pixabay.com/ru

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында республикада чикләүләр кертелгәч, күпләр изоляциядә утырырга мәҗбүр. Кемнәрдер фатирларында, өйләрендә, калганнар дачаларда вакыт уздыра. Лениногорскида яшәүче хатын изоляцияне урманда уздырырга теләгән.

Маугли-балалар турындагы бу вакыйга 5 апрельдән башлана. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, нәкъ шул вакытта Лениногорскида яшәүче Алия 13 һәм 15 яшьлек улларын алып урманга… шалашта яшәргә чыгып китә.

«Пандемия аркасында тиздән бар кешене күзәтәчәкләр, чип куячаклар һәм тиз арада моннан котылырга кирәк дип хәл итә ул. Качып китәргә ике көн кала ул улларын урманга яшәргә китәргә күндерә», — диделәр ведомствода.

Ачыклангача, Алия качып китү планын әти-әнисеннән ныклап яшерә. Әтисенең полицейскийларга сөйләвенә караганда, качып китәр алдыннан, төнлә хатын кухняда чәй эчеп утырган. Ә иртән әти-әнисе кызларын да, оныкларын да өйдә тапмый.

Соңрак билгеле булганча, Алия уллары белән шәһәрдән 15 чакрым ераклыктагы Алешкино дип аталган ярымташландык авылга чыгып киткән. Шунда, Кислинка елгасы ярында, ботаклардан шалаш ясап яшәргә кала алар.

«Алар үзләре белән пычак, балта, бер ипи һәм берничә суган алган. Хәтта алар шул ипине дә ашап бетерә алмаган. Анда үлән ашап торганнар. Дөресрәге, берни дә ашамыйча яшәгәннәр. Кычыткан табып кыздырганнар», — диделәр ведомствода.

Шуннан Алиянең әти-әнисе чаң суга башлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Югалган кешеләрне эзләргә полицейскийларга «Лиза Алерт» эзләү отряды волонтерлары ярдәм итә. Ләкин хатын-кызның һәм балаларның эзенә чыга алмыйлар.

Югалган кешеләрне ике атна узгач кына, малайларның берсенең ярдәме белән табалар. Алиянең олы улы аскетик яшәүгә түзә алмый. 18 апрельдә, әнисе йоклап киткәч, малай качып китә һәм нефтьчеләр янына килеп чыга. Тегеләре баланың никадәр хәлсезләнгән булуын күреп, полиция чакыртырга уйлыйлар.

«Олы малай энесенә караганда җитезрәк, өлгеррәк булган, күрәсең. Башта малай нефтьчеләргә әнисе белән булуын әйтми. Ул үзен урлауларын әйтә. Нефтьчеләр полиция чакыргач кына, бала әнисе һәм энесе белән шалашта яшәүләрен әйтә», — диделәр ведомствода.

Полиция гаиләнең «яшәү» урынын тапкач, иң беренче булып хәлсезләнеп беткән әнине һәм балаларны күрә. Аларны тиз арада Лениногорск шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына караганда, балаларны «астеник синдром, туклану җитмәү» диагнозы белән хастаханәгә салалар.

«Бу хатынның гамәлләре нәтиҗәсендә, балалары кече яшьтә һәм матди яктан әниләренә бәйле булу сәбәпле, сабыйлар озак вакытка азык, җылылык һәм элементар гигиена чараларыннан мәхрүм кала. Шуңа бәйле рәвештә физик һәм психик газаплар кичерәләр», — дип белдерде бу эш белән шөгыльләнүче хокук саклау органнары вәкилләре.

Шунысы да игътибарга лаек: Алиянең балаларын алып эзсез югалуы беренче мәртәбә генә түгел, диделәр ведомствода.

«Ул элегрәк Екатеринбургка качып киткән иде. Балалары әби-бабасы белән калды. Анда ул кияүгә чыккан, ә соңыннан аерылган», — дип сөйләделәр бу хәл белән таныш кешеләр.

2018 елда хатын олы улын алырга кайта һәм аны Краснодарга яшәргә алып китә. Күпмедер вакыт алар шәһәрдә яши, ә акчалары беткәч урманга китә. Ул вакытта да аларны могҗиза белән генә табалар, шуннан соң алар кире Лениногорскига әйләнеп кайта.

Дуслары Алиянең бу гамәленә гаҗәпләнмәгән. Аларның берсе «Татар-информ”га хатынның рәссам булуын, шуңа күрә күп сәяхәт итәргә яратуын сөйләде.

«Алия бик якты кеше, талантлы рәссам һәм скульптор. Балаларын да бик ярата, ул киң күңелле һәм мәрхәмәтле. Мөгаен, коронавирус аркасында таратылган мәгълүмат һәм балалар өчен курку сәбәпле урманга киткәндер», - дип сөйләделәр Алиянең дуслары.

Ни генә булса да, Татарстанның Тикшерү комитеты балаларны газаплау һәм ата-ана хокукларын тиешенчә үтәмәү буенча анага карата берьюлы ике җинаять эше ачты. Хатынны кулга алмаганнар, яшәгән җиреннән китмәү турында белешмә алганнар.

«Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, малайларны тикшергәннәр һәм тотрыклы хәлдә дип хастаханәдән чыгарганнар. Хәзерге вакытта балалар әби-бабасында яши.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, Лениногорск районы прокуратурасы бу җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган. Алияне аналык хокукларыннан мәхрүм итү яки чикләү турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100