Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар бар икәнен әйтмәскә куштылар» – Уразова «Давай поженимся!» тапшыруына җыена

news_top_970_100
«Балалар бар икәнен әйтмәскә куштылар» – Уразова «Давай поженимся!» тапшыруына җыена
"Татар-информ" архивы

Җырчы, дүрт бала әнисе Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә әллә уйнап, әллә чынлап шундый пост урнаштырган. Имеш, аны «Беренче канал»да бара торган популяр тапшыруга чакырганнар икән.

«Уразова Гүзәл Әскәр кызы. Буй – 170, авырлык – 54 кг. Көрән күзле. Кияүдә түгел. Балалар бар икәнен әйтмәскә куштылар.

Менә шундый анкета тутырып, «Давай поженимся»га чакырдылар. Бу фотоны җибәрәм, ярар микән?» – дигән җырчы.

«Барып карагыз әле», «Бу фото нык туры килә», «Туганыгыз урынына Илдарны да алыгыз. Абыегыз булып утырыр», «Бывший» ролендә дә ярый...» – кебек комментарийлар язучылар булган Гүзәлгә, көлеп.

Җырчының бу ниятен дә, сурәтен килештермәүчеләр дә табылган. «Ни эшләргә дә белми хәзер артистлар», «Менә ничек ябыктым, диюдер инде», «Бер караганда яулык белән төренәләр, икенче караганда – ярымшәрәләр», – дип язучылар бар.

Фотолар: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 май 2023
    Исемсез
    Эгэр чакыралар икэн, бармый калма, Гузэл
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100