news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасындагы сабыйларга уайт-спирит эчерткәннәр

Дүрт баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

news_top
Балалар бакчасындагы сабыйларга уайт-спирит эчерткәннәр

Кичә Мәскәүдәге балалар бакчасында булган коточкыч вакыйга турында ТАСС агентлыгы хәбәр итте. 

Физкультура дәресендә балалар су эчәргә сораган. Бер хатын аларга аш бүлмәсендә торган шешәдәге сыеклыкны биргән. 

Матбугат чараларына билгеле булганча, бу шешәдә уайт-спирит химик эреткече булган. Аны бер тәрбияче өс киемендәге тапларны бетерү өчен кулланган һәм алып куярга оныткан, дип яза "Татар-информ".

Балаларны хастаханәгә озатканнар. Тикшерүчеләр вакыйганы ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар