news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасындагы ике тәрбияче сабыйларның теленә кнопка һәм энә белән кадап "тәрбияләгән"

Балалар бакчасындагы ике тәрбияче сабыйларның теленә кнопка һәм энә белән кадап "тәрбияләгән"

news_top
Балалар бакчасындагы ике тәрбияче сабыйларның теленә кнопка һәм энә белән кадап "тәрбияләгән"
Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә "Колосок" балалар бакчасында эшләгән тәрбиячеләр сабыйларны кнопка һәм энә белән кадап "тәрбияләгән". Бу турыда РИА Новости агентлыгына төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсе вәкиле Ольга Дегидь хәбәр иткән.

Ольга Дегидь сүзләренчә, 40 һәм 49 яшьлек ике тәрбияче сабыйларны җәзалауда һәм вазифаларын башкармауда гаепләнгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу тәрбиячеләр 2016 елдан 2017 елның апреленә кадәр дүрт-биш яшьлек сабыйларның теленә, арт ягына, аякларына һәм кулларына, башка урыннарына кнопка һәм булавка энәсе белән кадаган. Алар балаларны шул рәвешле тәртипкә утыртмакчы булган.

Балалар әти-әниләренә кайтып сөйләгән. Алар "тәрбияче апаларның тәрбияләргә булыша торган "ярдәмчеләре" бар", дип әйткән.

Дегидь сүзләре буенча, тикшерү барышында да бу хатыннар үз гаебен танымаган. 

Суд ике хатын-кызны да гомуми режимлы колониягә дүртәр елга озатырга дигән карар чыгарган. Хөкем ителүчеләрне суд залында сак астына алганнар. Әлегә суд карары үз көченә кермәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар