Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасындагы чыршы бәйрәменә Кыш бабай булып килгән ир үлгән

Фаҗига Мурманск өлкәсендә була.

news_top_970_100
Балалар бакчасындагы чыршы бәйрәменә Кыш бабай булып килгән ир үлгән

Мурманск өлкәсендәге Североморск шәһәрендә балалар бакчасындагы чыршы бәйрәмендә Кыш бабай булып килгән 51 яшьлек ир үлгән.

Тикшерү комитеты белдерүенчә, ир кешенең йөрәге тоткан.

Былтыр шундый ук хәл Кемерово өлкәсендә булган иде. Өлкәдә танылган шәхес, 67 яшьлек артист балалар бакчасындагы «утренник» вакытында егылып җан биргән.

Табиблар моның сәбәбен болай аңлата — балалар бакчасында «утренник» узганда гадәттә күп кеше җыела, һәм бинада һава бетә. Ә Кыш бабай өстәвенә әле авыз-борынын каплаган, эссе киемнән.

Кыш бабай ролен башкарган кешеләр бу эшнең бик авыр булуын яза. «Миңа 35 кенә булса да, бик авыр булуын әйтә алам. Пешкән кукуруз кебек хис итәсең үзеңне. Сакал арасыннан сулап булмый, әле биисе дә була. Киемнәрне алыштырганда оекбашларга кадәр юеш була».

«Балаларның йөрәгенә нинди күңел ярасы! Менә шулай әкиятләрдән чын тормышка күчәләр».

«Кырык белән илле арасы — ирләр өчен катлаулы чор».

«Бигрәк куркыныч! Әле яшисе дә яшисе бит әле! Балаларны куандырмакчы булган — ә нинди аяныч үлем!»

Былтыр Кемерово өлкәсендә булган фаҗига видеокамерага яздырып алынган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100