Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында тәрбияче караватка тотып аткач, сабыйның сөяге сынган

Көндезге йокы вакытында көйсезләнгән бала тәрбияче хатынның ачуын чыгарган.

news_top_970_100
Балалар бакчасында тәрбияче караватка тотып аткач, сабыйның сөяге сынган
https://pixabay.com

Чиләбе шәһәрендәге балалар бакчасында бер баланың умрау сөяген сындырганнар. Бу турыда кызның әнисе Ирина Шәфыйкова РЕН ТВ каналына сөйләгән.

Әни кеше сүзләренчә, бакчадан алган чакта, кыз кулы авыртуга зарлана. Башта әти-әнисе моңа игътибар бирми. Ләкин киендергәндә бала елый башлый, Шуннан соң кызны травмпунктка алып баралар.

«Бала өйгә керде дә, йоклый торган сәгать вакытында тәрбияче аны караватка ыргытуын әйтте. Без травмпунктка бардык. Снимок ясагач, аның умрау сөяге сынган булуы ачыкланды», — ди әни кеше.

Нәни бала сүзләренчә, ул көйсезләнә башлый, аннары тәрбияче аны караватка ыргыта һәм сабый иңбашы белән караватның агач өлешенә бәрелә.

Шәфыйкова сүзләренчә, алар балигъ булмаган балалар эшләре инспекторына мөрәҗәгать иткән, Инспектор әлеге вакыйганы тикшерәчәген әйткән.

Балалар бакчасында исә «ун ел чамасы эшләүче тәрбияче болай итә алмый» дип ышандыралар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100