news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында сабый дезинфекция сыеклыгы салынган 20 литрлы чиләккә егылган

Яшь ярымлык баланы реанимациягә салганнар, аның гомере өчен табиблар көрәшә.

news_top
Балалар бакчасында сабый дезинфекция сыеклыгы салынган 20 литрлы чиләккә егылган
https://pixabay.com

Сахалин өлкәсендәге Ноглик районында урнашкан 9 нчы номерлы балалар бакчасында 31 майда фаҗига була. Яшь ярымлык сабый дезинфекцияләү өчен сыеклык салынган 20 литрлы чиләккә егыла. Аңа урында ярдәм күрсәтәләр һәм реанимация бригадасына тапшыралар. Баланың хәле уртача катлаулылыкта дип бәяләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Район үзәгенә санавиация борты киткән, Мәгариф министрлыгы тикшерү башлаган.

«КП-Сахалин» хәбәр иткәнчә, бакчага йөрүче кыз бала җиһазларны дезинфекцияли торган савыт янына бара. Ул чиләккә егыла, сыеклыкны түгеп җибәрә. Якында булган тәрбияче баланы тотып кала. 

Ноглик район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Алексей Журавлев сүзләренчә, сабыйны хастаханәгә 9.50 сәгатьтә китерәләр. Аңа якынча диагнозны «бату» дип куялар. Баланың хәлен стабильләштергәннәр. Табиб балалар бакчасында медицина хезмәткәре вакытында ярдәм күрсәтүен дә билгеләп үтә.

Кызны санавиация белән өлкә хастаханәсенә озатачаклар. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар