news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында койма арасына башын тыккан сабый һәлак булган

Балалар бакчасында койма арасына башын тыккан сабый һәлак булган

news_top
Балалар бакчасында койма арасына башын тыккан сабый һәлак булган
Ханты-Манскийск автономияле округындагы Нягань шәһәрендә балалар бакчасында сабый һәлак булган. Тәрбиячегә карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының өлкә буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

18 апрельдә көндез балалар бакчасындагы сабыйлар урамда уйнап йөри. 4 яшьлек бала агач конструкция коймасының ике өлеше арасына башын тыга һәм кире тартып чыгара алмый, диелгән бу хәбәрдә. Тикшерү комитеты сайтында шушы урыннан фото да урнаштырылган.

Сабыйны хастаханәгә китерәләр. Ул авыр хәлдә була. Табиблар баланың гомерен саклап кала алмый. Башлангыч версия буенча, бала асфиксиядән һәлак булган.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен өйрәнә. Балалар бакчасы җитәкчелеген һәм хезмәткәрләрен сораштыралар, бакчадагы документларны, күзәтү камерасы кадрларын өйрәнәләр.

Фаҗигадән соң, шәһәрдәге барлык балалар мәйданчыкларын тикшерү оештырылган. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар