Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында имгәнгән өч яшьлек кызның бармагының бер өлешен кисеп алганнар

Сабый хәзер үзен яхшы хис итсә дә, бармак белән проблемалар бар әле.

news_top_970_100
Балалар бакчасында имгәнгән өч яшьлек кызның бармагының бер өлешен кисеп алганнар
https://pixabay.com

Тольяттида яшәүче Наталья Гордеева социаль челтәрләрдә чаң суга. Ул 22 мартта балалар бакчасында өч яшьлек кызы Полина белән килеп чыккан вакыйга турында сөйли. Баланың бармагын ишеккә кыстырганнар. Хәзер сабыйга операция ясап, уң кулындагы бармагының бер буынын кисеп алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Наталья сүзләренчә, баланы гадәттәгечә, иртәнге сигезгә бакчага китергәннәр. Сәгать унбердә әни кешегә тәрбияче шалтырата, ул баланың бармагы ишеккщ кысылуы турында әйтә. Әни кешене бакчага килергә чакыралар.

«Мин группага кергәч, баламның бармагы бәйләп куелганын күрдем. Тәрбияче һәм шәфкать туташы безгә травмпунктка барырга әйтте, бармак сынмаганмы икәнен тикшерергә кирәк диделәр. Алар миңа ашыгыч ярдәм чакырудан баш тарту турында белешмәгә имза куярга тәкъдим итте. Ашыгыч ярдәм чакыру ихтыяҗы булмавын аңлаттылар. Без травманы күрмәдек, бакча хезмәткәрләре сүзләре буенча, травма катлаулы түгел дип нәтиҗә ясадык. Ашыгыч ярдәм чакырудан баш тарту турында кәгазьгә мин имза куйдым», — дип сөйли Наталья.

Ләкин әти-әни травмотология бүлегенә мөрәҗәгать иткәч баланың травмасы җитди булуы ачыклана. Балага операция таләп ителә. Шәһәр клиник хастаханәсе табибы сүзләренчә, Полинаның бармагында сөяге күренеп тора һәм мускулларның бер өлеше булмый.

«Операция ясадылар, баланың уң кулындагы бармагы буынының бер өлешен ампутацияләделәр. Бәхетсезлек очрагы балалар бакчасы хезмәткәре гаебе белән килеп чыккан дип саныйм. Бакча мөдире бәхетсезлек очрагын яшерергә теләде, ул травма җитди түгел, бала сәламәтләнде дип хәбәр таратты», — ди Гордеева.

Хәзер бу эшне прокуратура тикшерә. Әлегә нәтиҗәләр ясалмаган. Баланың әти-әнисен, бакча тәрбиячеләрен сораштырганнар. Бу турыда Самар өлкәсе прокуратурасында әйткәннәр.

Шуннан соң бакча җитәкчелеге гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. 

Наталья Гордеева сүзләренчә, хәзер аның кызы үзен яхшы хис итә. Ләкин әле бармакның нинди булуын әни кеше үзе дә белми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100