Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында эвакуация вакытында тәрбияче хатын үлгән

Бүген иртән Хабаровск, Амур өлкәләре, Еврей автономияле округы территорияләрендә балалар бакчаларында гадәттән тыш хәл булды.

news_top_970_100
Балалар бакчасында эвакуация вакытында тәрбияче хатын үлгән
https://pixabay.com/

Еврей автономияле округының башкаласы Биробиджан шәһәрендә 24 номерлы балалар бакчасында тәрбияче хатын вафат булган.

Бүген иртән Хабаровск, Амур өлкәләре, Еврей автономияле округы территорияләрендә балалар бакчаларында шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр таралды. Биробиджан шәһәрендә барлыгы 13 бакчаны эвакуацияләгәннәр.

Куркыныч турында кисәтү игълан ителгәч, балаларны бинадан эвакуациялиләр. Бу турыда шәһәр хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Гадәттән тыш хәл вакытында 24нче номерлы бакчада эшләүче тәрбияченең хәле китә. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар, кызганычка, ул вафат була. Үлемнең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Моны белгечләр ачыклый. Бу турыда Рамблер сайты хәбәр итте.

Урынга ЕАО губернаторы вазифасын башкаручы Ростислав Гольдштейн, Биробиджан шәһәре мэрының беренче урынбасары Ян Аблов барган.

Биробиджан шәһәре мэры Александр Головатый мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Әлеге текст шәһәр хакимиятенең рәсми сайтында чыкты.

«Безнең шәһәрдә коточкыч фаҗига булды. Биробиджанда балалар бакчаларына мина куелу турында аноним хәбәрләр таралды. Балаларны эвакуацияләгән вакытта 24 номерлы балалар бакчасында тәрбияче вафат булды. Валентина Владимировна Сигаева бөтен гомерен балалар карауга багышлады. Ул җиде ел чамасы 37 номерлы бакча белән җитәкчелек итте. Соңгы вакытта 24 нче бакчада эшли иде. Валентина Владимировна 51 ел балалар белән эшли. Ул үзенең педагогик тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша иде. Аны балалар да, ата-аналар да бик яратты, хезмәттәшләре дә җылы сүзләр белән генә искә ала», — диелә мэрның кайгы уртаклашу текстында.

Биробиджан мэриясе һәм мэр үзе мәрхүмәнең туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100