Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасына җиңел адаптация: әниләр хәйләсе һәм психолог киңәше

Балалар бакчасына адаптация һәр кешедә төрлечә уза. Баланың тормышындагы бу чорны ничек тыныч кына уздырып җибәрергә, моның өчен әниләр нинди ысул-алымнар куллана, психолог ниләр киңәш итә? Җаваплары «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Балалар бакчасына җиңел адаптация: әниләр хәйләсе һәм психолог киңәше
Владимир Васильев

Яңа уку елы башланырга да күп вакыт калмады. Җәй ахыры, көз башында күп балалар яңа тормышка аяк баса: кемдер мәктәпкә җыена, кечерәкләре балалар бакчасына юл ала. Әмма өч яшьлек балаларга әниләреннән аерылып калу бер дә җиңел булмый.

Әти-әниләр бакчага ияләшү процессы җиңелрәк үтсен дип ниләр генә эшләми: яңа уенчык, үзләре яраткан мультфильм геройлары төшкән кием дә ала, берәр «тәмлүшкә» дә вәгъдә итәләр. Тик барыбер кайбер сабыйлар ишек төбеннән үк елый башлый, аңа башкалары да кушыла.

Дөрес, кайбер аралашучан балалар башта бик шатланып калсалар да, күпмедер вакыттан моның гел шулай булачагына төшенгәчме, елап калу очраклары үземнең баштан да узды. Бөтен тәрбиячеләр дә: «Адаптация чоры, шулай була, аннары ияләшә алар», — дип ата-аналарны тынычландыра башлыйлар.

Әлбәттә, балалар бакчасы ишеге төбендә акырып елап калган нарасые яныннан бер генә әни дә тыныч күңел белән эшкә китә алмыйдыр. Инде тәҗрибәсе булган әниләрдән балаларын ничек итеп җайлы гына бакчага ияләштерүләрен белештем.

«Тәрбиячедән бүләк бирдерә идем»

«Беренче вакытларда балалар бакчасына барганда мин улым күргәнче тәрбиячегә берәр тәмле әйбер, я берәр уенчык биреп куя идем. Аннары ул аны улыма бүләк итә иде. Менә шулай калдыра башладым баламны бакчада. „Бу дөрес алым түгел, алай ярамый“, — диделәр миңа. Шулай да иң мөһиме — балам тыныч кала иде», — дип искә алды Гүзәл Шәфигуллина баласының өч яшьлек чакларын.

Нинди генә хәйләгә бармый әниләр. Өч бала әнисе Гөлнара ханым, иң беренче чиратта, әниләргә борчылмаска киңәш итә. «Минем баламны ашатырлармы, киенә алырмы, яхшы карарлармы икән дип борчылмагыз. Башта үзегез тыныч булыгыз. Хәтта бала елаган очракта да, үзегезгә авыр булса да, тыныч кала белергә кирәк. Балалар бакчасына балалар урамда уйнаганда килү бик яхшы тәэсир калдыра. Урамга йөрергә генә чыккан кебек. Аннары бала үзе үк ияләшеп, араларына кереп китә. Кайберләре хәтта үзләре балалар бакчасына керергә тели башлыйлар.

Аннары терапевтик үзлеккә ия булган әкиятләрнең дә ярдәме тими калмый. Мондый китаплар күп җирдә сатыла бүген. Китаптагы герой-бала белән синең балаңның яше, җенесе туры килергә тиеш. Балалар бакчасына бара торган герой күпмедер дәрәҗәдә үрнәк булып, уңай эмоцияләр уята. Шәхсән үземә шулар бик булышты», — ди күп балалы ана.

«Башта калмыйм дип, аннары кайтмыйм дип елады»

Чулпан Латыйпова ике малай үстерә. «Олы улым белән балалар бакчасы проблемасы булмады. Теләп йөри башлады, еламады, Аллаһка шөкер. Ә менә кечкенәсе һинд киноларын күрсәтте инде үземә… Нишлисең, эшкә барасы бар бит. Калдырып китә идем инде. Кайбер бала бит әнисе киткәч үк тынычлана, ә минем улым янына психологны алып киләләр иде. Кич белән алырга килгәч, шул елак малайны танып булмый — өйгә кайтасы, бакчадан китәсе килмичә аптыратты. Менә шулай башланды безнең бакчалы тормыш», — ди Чулпан.

Рәсимә Гарифуллинаның олы улы бакчага ярыйсы гына ияләшеп йөреп китсә да, кечкенә кызы белән шактый интегергә туры килә. «Монда киңәшләрне мин түгел, ә балалар бакчасына бармас өчен нишләргә икәне турында кызым әйбәтрәк сөйли алыр иде, — дип көлде Рәсимә ханым. — Өйдә җыенганда ук башлана иде ул „концертлар“. Авырта алган бөтен җире авыртырга тотына иде баламның. Башта „киенмим“, дип өйдә идәнгә ятып елый иде, аннары балалар бакчасында чишенмәс өчен барысы да кабатлана иде. Шул дәрәҗәгә җитә иде, баланың чынлап торып температурасы күтәрелгәләде. Иң кызыгы — әтисе илткәндә бер дә алай кыланмады ул. Әтиебезнең эше иртән башлана иде, көн дә баласын балалар бакчасына илтә алмады», — дип искә алды әни кеше бакчалы чакларны.

«Күз яшьләрсез генә булмый»

Казаннан Алисә Әгъзәмова кызы белән башта өйдә бакчалы уйнаган. «Балалар бакчасына бара торган вакыт якынлашкач, кызым белән икәү аның курчагын икенче бүлмәгә чыгарып куя идек, имеш, аны балалар бакчасында калдырабыз. Анда рәхәт бит: уйныйлар, ашыйлар, рәсем ясыйлар дип сөйләп кызыктыргалый башладым. «Бәлки синең дә каласың киләдер», — дип аннары кызымны балалар бакчасында калдырган итеп уйнадык. Имеш, мин эшкә китәм дә, бераздан килеп алам. Үзенең барачак бакчасы янына килеп, урамда уйнаган балаларны карап йөри идек. Беренче көнне яхшы гына калды. Икенче көнне әзрәк елады инде. Тәрбиячеләрне мактап кына телгә ала идем. Балалар бакчасына авыр ияләште дип әйтә алмыйм. Ике атна адаптация чоры була инде, өйдә уйнаганга гына карамый. Бу нормаль күренеш, минемчә. Аннары, әни кеше үзе дә тыныч булырга тиеш.

Минемчә, елаган баладан качып чыгып китәргә ярамый. Нинди генә кечкенә булмасын, аңа: «Мин эштән соң сине килеп алам, сине монда калдырмыйм, мине көт», — дип әйтеп китәргә кирәк. Бала шул чакта әнисенең киләсен белеп, көтеп тора», — ди Алисә.

Җырчы гаилә Айгөл һәм Эльмир Зиянгировларның кечкенә уллары да быел балалар бакчасына йөри башлаган. «Анур инде 3 атнага якын бакчага йөри. Беренче көнне, аптырашта калып, үзе дә сизмәстән кереп китте. Икенче көнне, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, бераз көйсезләнеп алды. Мин шул вакытта аны төрле темага сөйләштерә башладым. Игътибарын җәлеп итәсем килсә, интонацияне үзгәртеп, кычкырыбрак та сөйләп куям. Яше кечкенә булса да, олыларча сөйләшкәнне ярата. Аны акыртып тәрбиячеләргә тапшырып киткәнче, аңлатып карау хәерлерәк. Баламны итәгемә алып, барысын да әкрен генә сөйлим, килеп алам дип төшендерәм. Күз яшьләре була инде ул, кызганасың да, жәллисең дә, әмма барыбер ияләндерергә кирәк бит. Башка балалар белән аралашып үссә, яхшырак», — ди Айгөл.

«Баланың елап, әнисен сагынуы — нормаль күренеш»

Балалар бакчасына адаптация турында балалар психологы Алсу Таҗиева сөйләде:

Баланың бакчага адаптациясе җиңел үтсен өчен аны алдан әзерләргә кирәк. Моны 4-6 ай алдан башларга киңәш итәр идем. Ул анда таныш булмаган кешеләр янына, чит мохиткә эләгә. Бу күпмедер дәрәҗәдә бала өчен стресс. Балалар бакчасына барганчы, бала үзе киенә, чишенә, ашый белсә, бик әйбәт булыр иде. Көзге, кышкы вакыт өчен дә җайлы киелә торган киемнәре булса яхшы. Югыйсә, бу юк кына эшләр дә бала җилкәсенә өстәмә авыр йөк булып төшә. Баланы бакчага барырга әзерләгәндә түбәндәгеләрне истә тотытыгыз:

  1. Баланы алдан үзе генә калырга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, өйдә кунаклар булганда, биш минутка гына булса да, машинада онытылган әйберне алып керәм дип чыгып керү. Балага моны, һичшиксез, әйтеп китәргә кирәк. Шул вакытта балада: әни китте һәм кире әйләнеп килде дигән бәйләнеш барлыкка килә башлый. Моны 1-2 тапкыр гына түгел, ә күп мәртәбәләр эшләргә кирәк.
  2. Балалар бакчасы янына барып карап кайту да яхшы. Балаларны китергәндә яисә алып киткән вакытка да туры китереп карарга була.
  3. Баланың бакчага баруына әни кеше үзе дә әзер булырга тиеш. «Елап кала инде, анда аңа күңелсез булыр», — дип борчылганда, баланың адаптациясе дә авыррак булачак.
  4. Мин баланы бик иртә — яшь ярымнан бакчага илтү яклы түгел, аңа 3 яшькә кадәр әнисе белән генә дә рәхәт. Менә 3 яшьтән соң аңа башка балалар белән аралашу, уйнау кирәк була башлый. Без боларның барысын да өйдә генә биреп бетерә алмыйбыз.
  5. Үземнең эшчәнлегем барышында миңа баласының бакчага китүен авыр кичергән әниләр белән дә очрашырга туры килде. Андый әниләр балаларын бакчага бик куркып илтәләр. Беренче чиратта, сезгә үзегезне борчыган моментларны хәл итәргә кирәк. Моның өчен әлеге техниканы кулланып була. Кәгазьнең бер ягына үзегезне борчыган бөтен мизгелләрне язып чыгыгыз. Мәсәлән, аңа усал тәрбияче эләгер дип куркам, яисә ул бик еш авырый башлар һ.б. Икенче якка: мин үзем бу хәл булмасын өчен нәрсә эшли алам? Авырмасын өчен аның иммунитетын ныгыта тәрбияче белән алдан барып танышып куя алам.
  6. Балагыз яңа олы кешене — тәрбиячене үз кеше буларак кабул итәргә тиеш. Өйдә дә «Бу тәрбияче тиешенчә карый алырмы икән, тәҗрибәсе бармы икән», — дип шик белдерәсе түгел, ә киресенчә, сөйләшкәндә тәрбиячене мактап телгә алу мөһим. Мәсәлән, ышанычны арттыру йөзеннән, тәрбиячегә балагыз белән бергә печенье пешереп алып барып бүләк итегез.
  7. Балалар бакчасыннан качып китмәгез. Балагызга аны алырга киләсен әйтеп, аңлатып китегез. Тәрәзәдән, ярыктан да аны күзәтеп йөрергә кирәк түгел. Бакчада тәҗрибәле белгечләр эшли, аларга ышанып, әниләргә тыныч булырга киңәш итәм. Балагыз елый, сезне сагына — болар барысы да нормаль күренеш.

Бакчадан өйгә кайткач, артык ярсыган баланы тынычландырырга кирәк була. Бу очракта «Песиле-тычканлы» уены ярдәмгә килә. Әни кеше песи булып, баласын — тычканны кочаклап тота, ә бала аннан чыгарга, котылырга тиеш.

«Оя кору» уены да баланы тынычландыра. Берничә урындыкны тоташтырып, өстенә юрган ябып, ниндидер бер тыныч, рәхәт мохит тудырырга була.

Бала тормышында бакча аерым бер роль үти. Бу аның социальләшү процессы да, башкалар белән уртак тел табарга өйрәнүе дә. «Балагызга бакчада күңелсез, уңайсыз булыр дип тискәре уйлар белән борчылып утырмагыз. Аның адаптациясе сезнең уйларыгыз, тыныч һәм моңа әзер булуыгызга да бәйле икәнен онытмагыз», — дип аңлатты психолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100