news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасы җитәкчесен иблис белән дуслыкта һәм сихер ясауда гаеплиләр

Әти-әниләр полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top
Балалар бакчасы җитәкчесен иблис белән дуслыкта һәм сихер ясауда гаеплиләр
https://pixabay.com

Түбән Новгород шәһәрендә балалар бакчасы җитәкчесен кара магия белән шөгыльләнүдә, иблис белән дус булуда гаеплиләр. Әти-әниләр шул турыда полициягә хәбәр иткән. Бу турыда ПроГород яза.

Күрәзәче хатынның социаль челтәрләрдәге сәхифәсен әти-әниләр таба. Биредә бакча директоры ритуаллар төшерелгән видеоларын күрсәтә.

Ул сөйгән ярны тартып китерү кебек сихерләр турында аңлата. Игъланнарында үзен «көчле белгеч, ирләрне гаиләгә кайтаручы» дип бәяли. Шулай ук җеннәр, зират ярдәмендә мәхәббәт коллыгына төшерү өчен сихер ясый икән.

Балалар бакчасы җитәкчесе үзе сөйләгәнчә, ул сабыйларны тәрбияләү белән шөгыльләнми, бары тик мәктәпкәчә оешма хуҗасы гына. Балалар бакчасы — аның бизнесы, һәм беркем дә аны тагын башка эшләр белән шөгыльләнүдән тыя алмый дип саный.

Әти-әниләр полициягә һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар