Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

news_top_970_100
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

“Милли проектлар” форумы кысаларында Россия Хөкүмәте белем бирү өлкәсенә кагылышлы берничә йөкләмә әзерләгән, дип яза “Федеральное агентство новостей” сайты.

Балалар бакчалары “гаилә графигы”на күчәр дип көтелә. Ягъни, эшләүче ата-аналарга балаларын бакчага китерү һәм алып китү уңайлырак булачак. Хәзерге вакытта кайбер бакчаларда җитәкчеләр балаларны кичке алтыдан да соңга калмый алып китәргә куша. Тик бу вакытта барлык ата-аналарның да эш сәгатьләре бетмәгән була. Балалар бакчаларының эш графигы турында халык белән фикер алышу булыр дип көтелә.

Белем бирү программаларында экология һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр өстәләчәк. Шулай ук колледжларда һәм вузларда инжиниринг үзәкләре ачылыр дип фаразлана.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Авыл хуҗалыгы министрлыкларына мәктәпкәчә балаларны һәм мәктәп укучыларын балансланган һәм сыйфатлы туклану белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Ведомстволар 1 июльгә кадәр нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә тиеш.

Җаваплы министрлыкларга балалар бакчасында урын алу өчен чиратка баскан, әмма урын ала алмаган ата-аналарга бюджеттан компенсация түләү тәкъдимен дә эшләргә туры киләчәк.

Россия экспертлары белем бирү оешмаларында сак һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча кагыйдәләр стандартын да әзерләде. Озакламый бу документлар Росстандартта каралачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100