Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчаларына сабыйларны кабул итүдә нинди үзгәрешләр бар?

Балаларны кабул итү тәртибен гадиләштерделәр.

news_top_970_100
Балалар бакчаларына сабыйларны кабул итүдә нинди үзгәрешләр бар?

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга балаларны кабул итү тәртибен гадиләштерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

2022 елның 1 мартыннан балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) балалар бакчасына кабул итү өчен медицина бәяләмәсен бирмәскә хокуклы. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Шулай ук ата-аналар өстәмә рәвештә белем бирү оешмасына баланың туу турында таныклыкны, беркетелгән территориядә яшәү урыны яки тору урыны буенча баланы теркәү турында таныклыкны яки баланың тору урыны, яшәү урыны турында белешмәне үз эченә алган документны тапшыралар.

Билгеләнгән территориядә яшәү урыны яки тору урыны буенча баланы теркәү турында таныклык булмаганда, ата-ана (законлы вәкил) баланың тору урыны, яшәү урыны турында белешмәләре булган документ тапшыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100