news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасыннан качкан 4 сабый киемсез килеш 2 сәгать урамда йөргән

news_top

Якутскида 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге дүрт бала балалар бакчасыннан качкан һәм 2 сәгать чамасы шәһәр буйлап йөргән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә хәбәр итәләр, дип яза РЕН ТВ.

28 июльдә полициягә футболка һәм эчке киемнән генә булган берничә кечкенә баланың олылардан башка җәмәгать транспорты тукталышыннан ерак түгел йөрүе турында хәбәр килә.

Соңрак ачыкланганча, тәрбиячеләр балалар киткәннән соң 20 минут узгач кына аларның юклыгын сизгән һәм аларны мөстәкыйль эзли башлаган.

«Балалар урамда 2 сәгать чамасы йөргән, аларны урамдагы кеше күреп алып, булган хәл турында полициягә хәбәр итте», – диләр ведомствода.

Хокук саклаучылар хәзер тикшерү үткәрә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар