Балалар бакчасындагы балаларга урамда шприц кадаганнар (Ярты ел ВИЧка анализ бирәчәкләр)
Ростов-Дон шәһәрендә 2 бала балалар бакчасы ишегалдында кулланылган шприц табып алган һәм бер-берсенә кадаганнар, дип яза «ИА Регнум».
Тәрбияче алардагы шприцны күргәч, алып ташлый. Хәзер бу балалардан В, С гепатитына, сифилис һәм ВИЧка анализ алачаклар. Бу анализны әле аларга ярты ел тапшырырга туры киләчәк, чөнки кайбер авырулар, әйтик ВИЧ, ярты елдан соң гына ачыкланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.