Сочида балалар бакчасында сабыйларны кыйнаган 2 тәрбиячегә суд карары чыгарганнар. Шәхси балалар бакчасында эшләүче 2 хезмәткәр кыйнауда һәм кимсетүдә гаепле дип табылган. Биредәге сабыйларның күбесендә аутизм чире була. Шуңа күрә алар ата-аналарына берни дә сөйләп бирә алмаган. Бу турыда РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.
«Теремок» бакчасында эшләгән Екатерина К. һәм Лиеп Б.ның кулына богау кидергәннәр. Аларны 3 ел да 2 айга иректән мәхрүм иткәннәр.
Лиеп Б.ны кулланучыларның сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә дә гаепле дип тапканнар. Маска кигән бу хатын судта күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Екатерина К. да елаган. Алар үзләрен кызгана һәм нәни балалар һәм аларның ата-анасыннан гафу үтенергә ашыкмый, диелә хәбәрдә.
«Аларның күзләрендә дә, гамәлләрендә дә мин дә, зыян күргән малайның анасы Катя да бернинди үкенү күрмәдек», – ди зыян күрүче баланың анасы Диана.
Ләкин алар бакчада төшерелгән кадрларны күрә шул. Тәрбиячеләр судтагыга караганда бөтенләй башка кыяфәттә. Алар үз-үзенә ышанган, бер кызгану хисе юк, балаларга кычкырып команда бирәләр, җәзага тарталар.
«Артыңнан җыеп йөр, чиста булсын. Тараткан әйберләреңне җый, тавык, кәҗә!» – дип кычкыра берсе.
Кыз бала стенага елыша, тик җәзадан кача алмый.
«Хатыннар балаларны кыйный, чәчләреннән сөйрәп йөри, аяклары белән тибә, кимсетүле сүзләр әйтә, сүгенә», – ди Краснодар крае суд системасының берләштерелгән матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Пирогова.
Аутизм белән чирләүче балалар кимсетүне сүзсез кичерә. Шуңа күрә ата-аналар бакчада ни булганын башына да китерми. Көн азагында балаларның тәнендә күгәргән, тырналган урыннар була, ләкин тәрбиячеләр моны үзенчә аңлата. Беренче суд процессында аклана башлыйлар.
«Балалар катлаулы, аларны карау кыен. Әйе, бу – безнең эш, без түзәргә тиеш. Кайчакта нервы чыдамый», – ди Бадирова.
Нервылары тыныч булсын өчен, аларга иреккә чыккач та балалар белән эшләү тыела, диелә хәбәрдә.