Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында 3 яшьлек сабый асылынып калып үлгән: «Син фәрештә, иң матур фәрештә»

Красноярск краенда балалар бакчасында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә 3 яшьлек бала һәлак булган.

news_top_970_100

Красноярск краеның Лесосибирск шәһәреннән 3 яшьлек малайның тормышын саклап өчен 1 ай буе барган тырышлык уңышсыз тәмамлана. 18 апрельдә, озак вакыт аңсыз ятканнан соң, балалар бакчасында зыян күргән баланың йөрәге тибүдән туктый. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы хәбәр итә.

Коточкыч вакыйга 18 мартта була. Әти-әнисе иртән яраткан баласын балалар бакчасына илтә. Аның кәефе яхшы була, бала рәхәтләнеп бакчада кала. Малайның әнисе һәм әтисе, ниндидер куркыныч хәл килеп чыгар дип күз алларына да китерә алмый, чөнки тәрбиячеләргә тулысынча ышана.

Беренчел мәгълүматлар буенча, иртән саф һавада йөргәндә, баланы кыска гына вакытка күздән югалтып торганнар. Шул вакытта ул, башка балалар белән уйнаганда, менеп уйный торган уенчык йортның рәшәткәсе арасында кысылып кала. Ул аяклары белән аска эленеп тора. Аны тәрбиячеләр күреп алып, ярдәмгә килә. Әмма бала буылган була һәм олылар килеп җиткәндә инде аңсыз хәлдә була.

Шунда ук ашыгыч ярдәм бригадасын чакырталар. Балалар бакчасы хезмәткәрләре табиблар килгәнче баланы аңына китерергә тырышканнар, тик тырышлык нәтиҗә бирми. Бала аңына килми. Малайны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр.

Фото: © www.kp.ru/социаль челтәрләр

1 ай дәвамында Лесосибирск халкы бала бу хәлдән чыксын өчен дога кыла. Социаль челтәрләрдә дә таныш булмаган кешеләр, теләктәшлек белдереп, бик күп постлар язалар. Әти-әнисе улының үлем белән көрәштә өстен калачагына ахырга кадәр ышана.

Табиблар исә бернинди фаразлар да бирми. Моңа бөтен төбәкнең иң яхшы медицина кадрлары җәлеп ителгән була. Кызганычка, могҗиза булмый.

«Балаң иртән бакчага киткән җиреннән башка өйгә әйләнеп кайтмасын инде. Ничек инде... Ни өчен бу сабыйга?! Мин малайның әти-әнисен бөтенләй белмим, ләкин мин алар белән елыйм. Олы кайгыгызны уртаклашам. Нык булыгыз! Ни булса да, алга таба да яшәргә кирәк...» – дип яза социаль челтәрләрдә Ирина Х.

«Бөтен шәһәр елый. Барысы да яхшы булуына ышанган идек. Йомшак болытлар сиңа, сабый. Хәзер син фәрештә... иң матур фәрештә», – дип кызгана аны Валерия О.

«Нәкъ 1 ай. Дога кылдык, ышанасы килде. Туганнарының кайгысын уртаклашам. Сүзем юк. Сабыр булыгыз», – дип сызлана Любовь В.

Социаль челтәрләрдә үлгән баланың әтисе пәйда булып, аларга ярдәм иткән, теләктәшлек күрсәткән һәм бәхетле киләчәккә ышанган кешеләргә рәхмәтен белдергән.

«Барыгызга да җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Барыгызга да рәхмәт. Барысы да Ходай кулында. Минем улымның урыны җәннәттә булсын!» – ди әтисе. Гаиләдә зур кайгы. Аларга хәзер ничек авыр булуын бер Ходай гына белә. Хушлашу 23 апрельгә билгеләнә.

Балалар бакчасы хезмәткәрләрен гаеплиләр. Күп кешеләр мондый куркыныч конструкциянең мәктәпкәчә кадәрге учреждениедә барлыкка килүенә гаҗәпләнә. Ни өчен мондый куркыныч әйберләр җитештерелүгә юл куелган? Димәк, әлеге гадәттән тыш хәл бары вакыт эше генә булып чыга. Иң мөһиме, илнең башка балалар бакчаларында ничә шундый таулы йорт бар?

Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча җинаять эше кузгаткан. Әлегә 3 яшьлек баланың үлеме өчен кем җавап бирәчәге һәм җәзаның нинди булачагы билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100