Балалар бакчасына йөрүче нәниләр тәрбияче апаларының туена килгән - «мимимишный» мизгел
«Саба-информ» социаль челтәрләргә бик матур бер видео урнаштырды. Анда Байлар Сабасының «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең яраткан тәрбияче апаларын туй көне белән котларга килгәннәр.
Ак роза чәчәкләре тотып, туй залына курка-курка гына атлап кергән сабыйларны күргәч, кунакларның да, кәләшнең дә күзләре яшьләнә. Балалар, кулларындагы чәчәкләрен тәрбияче апаларына суза. Ул аларның һәрберсен, бик яратып, кочагына ала.
Сез дә карагыз әле. Моннан да эчкерсез һәм кадерлерәк бүләк була аламы икән?!