Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасы өчен ана капиталы акчасын ничек түләргә?

news_top_970_100
Балалар бакчасы өчен ана капиталы акчасын ничек түләргә?
Фото: © "Татар-информ"

Балалар бакчасы өчен түләүгә ана капиталы акчасын кулланып була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки МФЦда гариза бирергә кирәк. «Челнинские известия» шул хакта хәбәр итте.

Ләкин оешма яки шәхси эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.

Гаиләдәге һәр бала өчен ана капиталы акчасын балалар бакчасына түләүгә кулланып була. Сертификат кече балага бирелгән, ә балалар бакчасына аның апасы яки абыйсы йөрсә дә, дип искәртелә.

Шулай ук балалар бакчасындагы өстәмә түгәрәкләр яки секцияләр, мәсәлән, баланы мәктәптә әзерләү курслары өчен дә ана капиталын кулланып була.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша ничек түләргә?

  1. «Распоряжение материнским капиталом» бүлегенә керегез.
  2. «Образование ребенка» вкладкасын сайлагыз.
  3. Мәгариф учреждениесе категориясен – «Детский сад» сайлагыз.
  4. Хезмәтне сайлагыз: карау яки тәрбияләү (балалар бакчасы өчен түләү), белем бирү хезмәтләре (балалар бакчасында түгәрәкләр өчен түләү).
  5. Гаризаны тутырып җибәрегез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100