«БАЛАЛАРНЫ КУРКЫП КЫНА КАЛДЫРАБЫЗ»
Уку елы башлану белән Казан һәм Республика балалар бакчаларында тәрбиячеләр җитмәве турында хәбәрләр социаль челтәрләргә таралды.
Мәсәлән, Казанның Совет районындагы 120нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, 13 төркемгә 9 тәрбияче калган, дип зарлана. Шунлыктан бер төркемдәге балаларны икенче төркемгә кушканнар. Хәзер бер төркемдә 30-35 бала булган.
– Без балаларны бакчага куркып кына алып киләбез, чөнки бер тәрбиячегә шулкадәр сабыйны берьюлы карау авыр, – дип борчыла әниләр һәм әтиләр. – Тәрбиячеләр эштән китә, чөнки тәрбиячеләрнең хезмәт хакы бик аз, ә эшләре күп. Калган тәрбиячеләр «больничный»да яки укуда. Бакчада ярты ел инде мөдир юк, ул да больничныйда. Өлкән тәрбияче безнең зур төркемнәрне бүлү үтенеченә җавап бирми, янәсе, мөмкинлек юк: менә 40 кеше булса, уйларбыз.
120нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары шәһәр мәгариф идарәсенә зарланган һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать әзерлиләр.
Казанның 157нче һәм 140нчы балалар бакчаларында да шундый ук хәл:
«Барлык тәрбиячеләр, түгәрәк җитәкчеләре эштән китә. Сакчы да юк, теләсә кем кереп йөри ала. Идәннәр пычрак, төркем бүлмәсенә барып җиткәнче, оекбашлар бөтенләй каралып бетә. Бернинди бәйрәмнәр дә: Пушкин, Җәлил туган көннәре дә, Көзге бал да – берни дә юк».
«Бакчаның берничә төркемендә персонал юк. Безнең төркемдә бер тәрбияче эшли, икенче тәрбияче һәм няня юк. Тәрбияче берьюлы 60 тәлинкә юарга мәҗбүр, ә балаларны бу вакытта кем карарга тиеш? Барлык сорауларга бакча администрациясе «хезмәткәрләр юк» дип җавап бирә. Шул дәрәҗәгә җиткерделәр ки, бер төркемдә ата-аналар үз хисабына төркемгә савыт-саба юа торган әйберләр сатып алдылар», – дип зарлана ата-аналар социаль челтәрләрдә.
Ә Казанның 358нче балалар бакчасында персоналны табудан шулкадәр өметсез булганнар ки, узган җәй коймага зур төсле хәрефләр белән «нянялар, тәрбиячеләр эзлибез» дип язылган белдерү элгәннәр.
Тәрбиячеләрнең бакчалардан массакүләм «качу» ның төп сәбәбе – түбән хезмәт хакы. Вакансияләр турындагы белдерүләрдә ставкасы өчен 25-30 мең сум күрсәтелгән. Гәрчә, ата-аналар сүзләренә караганда, Казанның кайбер муниципаль балалар бакчаларында, мәсәлән, «Мой ритм» һәм «Весна» торак комплексларында, тәрбиячеләр аена 60-80 мең сум акча ала. Хезмәт хакында мондый аерма кайдан килеп чыкканын әти-әниләр аңламый.
«ҮЗ БАЛАЛАРЫ КЕЧКЕНӘ БУЛГАНДА ЭШЛИЛӘР»
– Безнең бакчада 6 төркемгә 4 тәрбияче бар. Кемдер 1,5 ставкага эшли, кемдер – 1,75. Безнең җитәкчелек яхшы, әмма хезмәт хакы аз. Шуңа күрә күп кенә тәрбиячеләр заводларга яхшы хезмәт хакы алырга киткән. Мин эшлим, чөнки улым кечкенә әле, ул күршедәге мәктәптә укый, миңа аны озатырга һәм каршы алырга уңайлы. Гомумән, үз балалары әле үсеп җитмәгәннәр балалар бакчасында эшли дә инде, – дип сөйләде «ТР» хәбәрчесенә Казан бакчаларының берсендә логопед булып эшләүче. Ул исемен әйтергә теләмәде.
Башка балалар бакчасында тәрбияче әйтүенчә, балалар белән эшләргә әзер энтузиастларны хәзер таба алмыйлар. Барысына да яхшы акча кирәк, ә балалар бакчасында акча юк. Шуңа күрә бакчаларга еш кына балалары йөргән яшь әниләр эшкә урнаша. Бала үсеп җиткәч, әни аның белән бакчадан чыгып китә.
– Идея буенча төркемдә 2 тәрбияче булырга тиеш: берсе төшкә кадәр эшли, икенчесе – соңыннан. Бу очракта тәрбияче газапланмый, ул өйдә гаиләсе белән булырга, үз баласы белән дәрес әзерләргә һәм үзен карарга да өлгерә. Бу – 1 ставкалы эш, хезмәт хакы – якынча 30 мең сум, – дип аңлатты безнең әңгәмәдәш. – Әмма кадрлар җитмәү сәбәпле, бакчаларда нигездә 1,5 ставкада эшлиләр – бер тәрбияче көне буе төркемдә. Ул чагында ул 45 мең сумга якын акча ала. Ләкин андый эш өчен бу бит – тиеннәр! Син бит 7:00 дән 17:30-18:00 гә кадәр эшлисең. Сине гаиләдә күрмиләр, син табибка языла алмыйсың, спорт залына бара алмыйсың, хәтта авырырга да ярамый, чөнки сине алмаштырыр кеше юк. Шул ук вакытта 27 яки 29 баланың гомере һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык ята. Өстәвенә, тәрбияче даими рәвештә педаттестация узарга, планнар төзергә, дәресләргә әзерләнергә тиеш: матрасларны юарга, тәрәзәләрне юарга, участокта чәчәкләр утыртырга, ата-аналарның, мәсәлән, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирүләре турында хисап тотарга... төркемдә нянялар булмаса, бу да сирәк түгел, тәрбияче үзе өстәл әзерли, савыт-саба юа... Балалар – безнең киләчәгебез, һәм, миңа калса, балалар бакчалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы бу вазифаларга дәгъва итүчеләр кастинг узсын өчен лаеклы булырга тиеш, ә «зинһар, безгә берәрегез булса да эшләргә килегез» дип түгел.
ТӘРБИЯЧЕ СТУДЕНТЛАР
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «ТР» соравына җавап биреп, республикада мәктәп укытучылары гына түгел, балалар бакчалары тәрбиячеләре дә җитмәвен таныдылар: уку елы башында 900гә якын вакансия ачылган иде. Кадрлар җитешсезлеген өлешчә педагогика көллиятләре студентлары хисабына канәгатьләндереп була.
«2023 елның 1 сентябреннән көллиятләрнең чыгарылыш курс студентларына балалар бакчаларында эшләргә рөхсәт ителде. 2023/2024 уку елында Республика балалар бакчаларында шундый 150гә якын студент эшләде», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Ведомствода тәрбиячеләрнең хезмәт хакы уңаеннан билгеләп үтүләренчә, аның республика буенча уртача күләме аена 53 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә. Хезмәт хакы база окладыннан (якынча 21 мең сум) һәм өстәмә түләүләрдән төзелә. Мәсәлән, 15 елдан башлап хезмәт хакы 4%ка үсәчәк. Беренче яки югары квалификация категориясе өчен өстәмә 12дән 24%ка кадәр алырга мөмкин. Шулай ук хезмәт интенсивлыгы, туган телне укыту, дәүләт бүләкләре һәм башкалар өчен өстәмәләр дә бар.
«Татарстан Республикасы бюджетында ел саен социаль өлкә – бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын чираттагы финанс елына бюджетны формалаштырганда кулланыла торган индекс-дефляторларны исәпкә алып арттыруга акча карала», – дип ышандырдылар министрлыкта.
«Республика Татарстан»нан Дарья Субботина язмасы тәрҗемә ителде