«Балалар әтиләренең махсус операциягә китүен хуплады – шул көч бирә»
Рамил белән Илзирә өч бала тәрбияли. Рамил Шәрифуллин 2017 елда ук үз теләге белән хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 23 октябрьдә гаилә башлыгын өченче тапкыр озатканнар. Өч бала анасына ире, нишләргә кирәген әйтеп, киңәшләр биреп киткән.
Югары Ослан авылында яшәүче 32 яшьлек Рамил Шәрифуллин Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. Аның җиңү белән кайтуын 3 баласы һәм тормыш иптәше Илзирә көтә. Ул KazanFirst журналистына ирен ничек яу кырына озатуын, мәктәп эскәмиясендә үк башланган мәхәббәт тарихлары турында сөйләгән.
«Көтәргә вәгъдә бирдем»
Рамил белән танышуыгыз ничегрәк булды?
Без ирем белән мәктәптә укыганда таныштык. Ике ел параллель сыйнфларда укыдык. 9нчы сыйныфтан соң мин Казанга укуымны дәвам итәргә киттем, ә ул Сахалинга китте, анда аның гаиләсе яши иде. Безнең юллар яшь чакта шулай аерылды, дисәм дә була. 2017 елда Рамилнең абыйсы һәлак булды. Ул абыйсын җирләргә дип авылга кайтты, шул чакта мин авылда идем. Шулай без яңадан аралаша башладык һәм бүтән аерылышмадык. Ул вакытта аны беренче тапкыр фронтка озаттым, үз теләге белән китте. Мин аның кайтуын көтеп алдым, һәм без гаилә корып җибәрдек.
Кияүгә чыгарга тәкъдимне ничек ясады?
Бу бик көтелмәгәндә булды. Ул фронтта булганда, без язышып кына аралаша идек. Нигәдер, ул миңа шул мизгелдә тәкъдим ясарга булды. Бу – минем өченче тапкыр гаилә коруым. Беренче иремнән ике балам бар – 12 яшьлек Адель һәм 8 яшьлек Ранель, Рамилдән Диләрә исемле кызым бар, аңа 3 яшь кенә. Аның тәкъдименә ничек җавап бирәчәгемне уйлаган көнне мин аерылган идем инде, ләкин, җавабымны ул өйгә кайтканнан соң әйтсәм яхшырак булыр, дип уйладым. Кияүгә чыгарга җыенмаган идем, әмма анда шикләнмәдем. Мин аны көтәргә вәгъдә бирдем һәм сүземдә тордым.
Сез кияүгә чыккан вакытта сезнең балаларыгыз булуын әйттегез. Рамил моны ничек кабул итте?
Иремне бу факт бөтенләй куркытмады, шуңа гаҗәпләндем. Ул бик бәхетле иде, гаилә зуррак булыр, диде.
Ватанны саклаучының балачагы һәм яшүсмер елларыннан нәрсә истә калды?
Әти-әнисе һәм ул үзе сөйләгәнчә, аның яшьлек елларында ул кадәр истә калырлык әйберләр булмаган кебек. 11нче сыйныфтан соң танк гаскәрләрендә хезмәт итә, кайда эшли алса, шунда эшләгән: әнисенә ярдәм иткән, балыкчы әтисе белән диңгезгә чыга торган булган. Алар балык тоту судноларында эшләгәннәр. Аның әнисе хуҗабикә, гомере буе өен һәм балаларын караган. Рамил әти-әнисе кебек: әнисеннән акыл күчкән, ә әтисеннән – намус, дөрес фикер йөртү сәләте һәм һәркемгә карата хөрмәт. Аларның гаиләсендә хатын-кызлар, балалар һәм аналарга карата бик зур мәхәббәт, ярату тәрбияләнгән.
Балалар әтиләре белән нинди мөнәсәбәттә?
Балалар аны бик ярата. Әлбәттә, баштарак аңлашылмаучанлык булмый калмады – олы улым үги әтигә каршы иде. Әмма вакыт узу белән җайланды, минем беркайчан да: «Ул безнеке түгел. Нигә син аның белән яшисең?» – дигәннәрен ишеткәнем юк. Моңа кадәр булган гаилә бик уңышлы булмаганлыктан, Адель тагын шулай булудан курка иде. Балалар бик борчыла һәм, нигәдер, иремнең үз теләге белән махсус хәрби операциягә бару карарын һәрвакыт хуплыйлар. Баштарак, җибәрмибез, дисәләр дә, соңыннан алар бу карарга ризалашты һәм аңа теләктәшлек күрсәтәләр. Шунысы сөендерә, бу никахта безнең көнкүреш проблемаларыннан тыш башка аңлашылмаучанлыклар юк.
Ирегез янәшәдә булмаганда гаиләгезне ничек тәэмин итәсез?
Беренчедән, мин үзем сатучы булып эшлим. Моннан тыш, мин балаларга пособие алам. Без элек тә хәзер түләнә торган хәрби хезмәткә үз теләге белән китүчеләргә һәм мобилизацияләнгән кешеләргә бирелә торган акчаларсыз яшәдек. Мөмкинлекләр бар, ә бөтенләй авыр вакытларда әти-әниләр ярдәм итә. Акча артык булмый, шуңа күрә иремнең хәзер лаеклы суммалар алуы яхшы. Гаиләне тәэмин итү өчен бу акча җитәрлек, шуңа күрә безнең гаиләдә төп акча эшләүче – Рамил.
Хәрби бурычны үтәргә китәргә аны ниләр этәрде? Ирегез хәзер элемтәгә еш керәме?
Ирем беренче тапкыр үз теләге белән 2017 елның июлендә китте, абыйсы үлгәннән соң. Алар анда икесе бергә барырга теләгән иде, ләкин абыйсы иремне туктатып калды, башта үзе күреп кайтасы иде. Кызганычка, язмыш үзе хәл итте. Ул фаҗигале хәлдән соң тормыш иптәшемдә үч алу хисе уянды. Аннан соң ул фронтка февраль аендагы хәлләрдән соң патриотизм хисе белән китте. Махсус хәрби операция башлангач, без Рамилнең туктап кала алмаячагына 100 процентка ышана идек, Ватанны яклау теләге көчле аның. Шулай итеп, ул контракт буенча китте һәм июньнән августка кадәр шунда булды.
Бу юлы без аны 23 октябрьдә озаттык. Хәрби комиссариатта рәсмиләштерү процедурасын узды да Ростов өлкәсенә – ике атналык әзерлек уздырыла торган полигонга китте. Әлбәттә, бу вакыт җитми, әмма булганнарның барысы да файдалы булды. Хәзер инде ул хәрби хәрәкәтләр зонасында. Беренче тапкыр берничә атна элек шалтыратты, чөнки аның симкасы һәм элемтәгә чыгу мөмкинлеге булмаган. Андагы номеры булган телефон тапканнар. Аның белән бар да яхшы булуын әйтте. Күп сөйләргә вакытлары юк – һәрберсенә берничә минут бирелә. Кайда булуы да билгеле түгел. Ул өйдәге хәлләрне һәм балаларны сораштырды. Ә без аның күңелен төшермибез. Иремнең аз булса да йоклап алуын, сәламәт һәм тук булуын белү – иң мөһиме. Барысы да җитәрлек, ди. Аның кайчан кире кайтачагын бөтенләй белмибез.
«Барысын да ул инде фронтка барганда белдем»
Рамилнең карары турында беренче тапкыр белгәч, нинди хисләр кичердегез?
Бу хакта мин телефон аша гына белдем. Ул вакытта, мин бер атнага гына киттем, диде. Алай түгелен чамалый идем. Бүтән берни дә эшләп булмады, теләктәшлек белдерәсе генә калган иде. Боларның барысы да уен түгеллеген аңлау куркыныч. Бигрәк тә, озак вакыт элемтәгә кермәсә... Рамил атна дәвамында безгә кабат шалтыратырга тырышачагын вәгъдә итте.
Сез дә һәм балалар да сагышка биреләсезме һәм ялгызлык тоясызмы?
Киткәннән соң, әлбәттә, авыррак булды. Кечкенә кыз әле бик аңламый. Без, әти-әнисе, әкият уйлап таптык – әтиебез авылга акча эшләргә китте. Ә менә олы балалар белән кыенрак булды. Адель, мәсәлән, кадет мәктәбендә укый һәм ял көннәренә генә кайта. Психологлар һәм тәрбиячеләр белән ул күңелсезләнеп һәм күз яшьләре белән моңсуланып утырырмасын өчен тырышабыз. Нәтиҗәсе бар – балалар инде сагышка бирелми. Шулай да, малайлар яңалыкларны күзәтеп бара һәм борчылалар. Телевизор яки социаль челтәрләрдә берәр нәрсә күргәч тә борчылып алалар. Әмма улларым үзләренә әйткән сүзләрне хәтерли, шуңа күрә тиз генә үзләрен кулга алалар. Туганнарыбыз һәм дусларыбыз безгә мораль яктан ярдәм итә. Кибеттә эшләгәндә, безнең хәлләрне белгән сатып алучылар һәрвакыт яңалыклар белән кызыксына. Мин бөтенләй ялгызым, дип әйтә алмыйм.
Олы улым әтисе эзеннән барачагы шиксез. Ул һәркайда аннан үрнәк алып эшли. «Кирәк булса, барам», – ди. Күптән түгел ул хәтта, сеңлесе белән ярдәм итәр өчен, мәктәптән китәргә дә әзер булуын әйтте. Кызыбыз бик кечкенә, кызларга әтисез һәрвакыт авыр, алар хислерәк. Безнең өчен аны киләчәгеннән мәхрүм итмәячәкбез. Моны эшләргә рөхсәт бирмәячәкбез. Балалар бик күп сораулар бирә, кайчагында почмакка посасы килә. Әмма аларга әни кешенең күз яшьләрен күрсәтергә ярамый.
Ирегезнең кайсы сыйфатлары аеруча кадерле?
Беренче чиратта гаилә турында кайгыртуы. Ул безнең турыда һәрвакыт бик нык кайгырта, мине һәм балаларны бәхетле итәр өчен барысын да эшләргә тырыша. Моннан тыш, бу ярату башка кешеләргә дә кагыла. Ирем тыныч халыкны якларга тиеш булуын әйтте, чөнки анда балалар һәм хатын-кызлар да бар. Бу – бик нык тәэсир итә, үзегез аңлыйсыз. Барлык ирләр дә алай әйтми. Берничә гаилә корганнан соң мин, ниһаять, тормышта лаеклы юлдаш таптым, дип ышанып әйтә алам. Монда яхшы тәрбия биргән әти-әнисе дә мөһим роль уйный. Һәр кеше барган вакыйгаларны үзенчә аңлый һәм карар чыгара, ләкин безнең гаиләдә барлык балаларда да патриотизм хисе тәрбияләнә. Дөрес, шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, анда барып кайтулардан соң ирем кайчагында төннәрен куркыныч төшләрдән уяна. Төнлә «ата» да, кача да. Барысы да була.
Минем аңлавымча, сез шәхси йортта яшисез. Фатирга караганда шәхси йортта эшләр күбрәк. Ничек җитешәсез?
Мораль яктан авыр, физик яктан сизелми, чөнки дача сезоны үтте. Җәйдә көне җиңелрәк иде кебек, чөнки гел нәрсәдер эшли идек. Минем чәчәк һәм яшелчә бакчаларым бар, балалар урамда йөгереште. Ир кулы һәм көче һәрвакыт кирәк. Бүре булып улыйсы килгән чаклар да бар.
Ирегез кайтканнан соң кабат фронтка китәргә теләсә, сезнең карарыгыз нинди булыр?
Бу турыда ул өйдә булганда ук сөйләштек. Әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. Иремә башта кайтырга кирәк, аннары нәрсәдер хәл итеп булыр, үзе шулай әйтте. Тик ул берәр нинди карар кылса, тагын сөйләшү файдасыз.
Хәзерге вакытта сезнең иң зур хыялыгыз нинди?
Ирем исән-сау өйгә кайтсын. Киткәнче, мин аңа, ул кайтуга, аның янына самолеттан да тизрәк очып киләчәгемне әйттем. Аның нинди кыяфәттә булуы мөһим түгел. Аннары өйгә кайтырбыз һәм ул ярата торган дөге белән тавык пешерермен.
Ирләре махсус операциядә катнашучы хатын-кызларга нинди киңәш бирә аласыз?
Мин мондагы күп кенә кызларга да әйтәм: көтәргә, дога кылырга, яхшыга өметләнергә, әмма һәрнәрсәгә, тупас яңгыраса да, әзер булырга кирәк. Мин ниләр булырга мөмкин булуын күзаллыйм. Китәр алдыннан ирем, теге яки бу очракта нишләргә кирәген әйтеп, киңәшләр бирде. Ул теләсә нинди хәлдән чыгу юлы булуын әйтте. Ни генә булса да, минем үземнең ана булуымны онытырга ярамый. Күңелне төшереп утырырга ярамый.
Надежда Мещерякова
Алёна Низамова тәрҗемәсе