Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар әти-әниләре белән талашу сәбәпле чыгып китә»: Татарстанда 4 бала эзләүдә

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм «Лиза Алерт» эзләү оешмасы вәкиле Халыкара югалган балалар көнендә балаларның ни өчен өйдән чыгып китүләре һәм аларны ничек табулары турында сөйләде. Ата-аналарның игътибарсызлыгы, БДИ аркасында борчылулар һәм куркыныч кураторлар турында «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Балалар әти-әниләре белән талашу сәбәпле чыгып китә»: Татарстанда 4 бала эзләүдә
Балалар иң еш әти-әниләре белән талашу аркасында өйдән чыгып китә.
Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Балалар әти-әниләре белән талашу һәм имтиханнардан куркулары аркасында өйдән кача»

Ел башыннан Татарстан полициясенә, балалар һәм яшүсмерләрне эзләүне сорап, 224 гариза килгән. Аларның 109ы – кызлар, 115е – малайлар. Югалган балаларның 146сы өйләреннән чыгып киткән, калганнары дәүләт оешмаларыннан: хастаханәләрдән, балалар йортларыннан һәм мәктәпләрдән качкан. Бу турыда «Татар-информ» журналисты Дмитрий Шатров яза.

«Хәзерге вакытта Казанда 4 кеше эзләүдә: балалар йортыннан 15 тапкыр качкан 16 яшьлек малай; психик тайпылышлары булган приютта тәрбияләнүче кыз һәм даими рәвештә өйләреннән качучы тагын 2 кыз», – дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы яшүсмерләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Екатерина Папазян.

Аның сүзләренчә, балалар гадәттә әти-әниләре белән талашу аркасында өйдән чыгып китә. Эксперт балалар һәм яшүсмерләрнең югалуы белән бәйле тагын берничә төп сәбәпне атады.

Екатерина Папазян: «Балага психик тайпылышлар да тәэсир итәргә мөмкин, ул бу вакытта үзен куркыныч астына куюын, үзенә һәм якыннарына нинди зыян китерүен аңламый».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Мондый очраклар еш кына ата-аналар белән бәхәсләшү аркасында була: бала телефон яисә уенчык сатып алмауларына үпкәләргә мөмкин. Имтиханнар вакытында бала үз билгеләре өчен борчылып, имтиханнардан курку аркасында өйдән китә ала. Балалар еш кына үз бәйсезлекләрен күрсәтергә теләп тә өйләреннән чыгып китәләр, гадәттә, 16-17 яшьлек яшүсмерләр шулай эшли. Балага психик тайпылышлар да тәэсир итәргә мөмкин, ул бу вакытта үзен куркыныч астына куюын, үзенә һәм якыннарына нинди зыян китерүен аңламый», – дип сөйли ул.

Дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар белән хәл катлаулырак. Екатерина Папазян сүзләренчә, болар – ятимнәр яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар. Алар олылар контроле булмауга күнеккәннәр.

«Дәүләт учреждениеләрендә балалар күп – аларга тиешле ярдәм һәм тәрбия бирелә, әмма һәр балага аерым игътибар бирелә алмый. Игътибар җитмәү аркасында ризасызлык барлыкка килә, нәтиҗәдә, бу үпкәләр качып китүгә җитәргә мөмкин», – диде ул.

Балалар аттестат алгач та җитлегеп бетте дип уйлау – ялгыш, аларны да карап торырга кирәк.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Ата-аналар яшүсмерләргә аеруча зур игътибар бирергә тиеш»

Казанның Яшүсмерләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе, балалар аттестат алгач та җитлегеп бетте дип уйлау – ялгыш, аларны да карап торырга кирәк, дип сөйләде.

«Хәзерге вакытта соңгы кыңгырау бәйрәмнәре, чыгарылыш кичәләре һәм БДИ тапшыруга багышланган чаралар күп. Мин әти-әниләргә һәм укытучыларга шуны искәртергә телим: балалар 9нчы яки 11нче сыйныфны тәмамлагач та, бер көн эчендә олыгаймыйлар – аларны күзәтеп торырга һәм игътибарны киметмәскә кирәк. Баланың кем белән дуслашканын, дусларының телефон номерларын һәм кая барганын белеп тору яхшы. Ата-ана баласының кайда икәнен һәрвакыт белергә тиеш», – диде Екатерина Папазян.

Әле акыллары утырмаган балалар өчен интернет та куркыныч тудыра. Мәктәп укучылары мошенниклар тозагына эләгүдән тыш, аларны экстремистик төркемнәр дә җәлеп итә ала.

«Интернет ярдәмендә балаларны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Алар гади генә үтенечләрне үтибез дип уйлый ала – берәр нәрсәне алып килү яки хәбәр язу. Балалар уйлап чыгарылган исемнәр белән алар кушкан эшләрне башкара. Законны бозган баланы эзләп тапканнан соң, аның белән сөйләшү уздырыла, ә ул: «Ничек инде шулай? Мин бернинди начарлык эшләмәдем», – дип әйтә. Яшүсмерләр үзләренең гамәлләрен аңлап бетермәскә мөмкин, шуңа күрә ата-аналар аларга игътибарны арттырырга тиеш», – дип сөйләде ул.

Экспертлар ата-аналарга балалары өчен ял төрләре уйлап табарга киңәш итә – бу кызыксыну түгәрәге яки спорт бүлеге булырга мөмкин. Мәктәп каникуллары вакытында балаларны сәламәтләндерү лагерына җибәрергә була.

Әле акыллары утырмаган балалар өчен интернет та куркыныч тудыра. Мәктәп укучылары мошенниклар тозагына эләгүдән тыш, аларны экстремистик төркемнәр дә җәлеп итә ала.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Якын кешеңнең югалуы турында гаризаны бу турыда белүгә үк язарга мөмкин һәм кирәк тә!»

«Югалган балаларны эзләү – Татарстан Хөкүмәте контролендә булган өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Ел саен без хәбәрсез югалган гражданнар турында 4000нән артык гариза теркибез. Быел гына да барысы 1173 шундый мөрәҗәгать теркәдек. Шуны әйтергә кирәк, быел югалган кешеләр тизрәк табыла – 95 процентын беренче 10 көн эчендә табабыз», – диде Эчке эшләр министрлыгының кешеләрне эзләү буенча координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Йосыпов.

Ул аеруча билгеләп үткәнчә, кеше югалганнан соң 3 тәүлек үтәргә тиеш, шуннан соң гына полициядә гариза кабул ителәчәк, дигән кагыйдә юк.

«Эчке эшләр органнарына кешенең югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итү өчен билгеле бер срок юк. Теләсә кайсы кеше теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала. Аны тулы анкета мәгълүматлары һәм хәбәрсез югалган кешенең фотосы, шулай ук аның элек булган югалу очраклары турында мәгълүмат булганда кабул итәчәкләр», – диде Альберт Йосыпов.

Альберт Юсупов: «Югалган балаларны эзләү – Татарстан Хөкүмәте контролендә булган өстенлекле юнәлешләрнең берсе».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Полиция хезмәткәрләренә югалган кешеләрне эзләүдә ирекле оешмалар да актив ярдәм итә.

«Быел эзләүләр вакытында ирекле отрядлар вәкилләре белән берлектә 81 кешенең кайда булуы ачыкланды. Аларның 24е – балигъ булмаганнар», – диде ул.

Полиция белән хезмәттәшлек итеп, волонтерлар югалган кешенең шәхесе турында төрле мәгълүматлар җыя, шул исәптән туганнары белән килешү буенча аны эзләү турында социаль челтәрләрдә хәбәрләр тарата. Алар шулай ук югалган кешеләр турында файдалы мәгълүмат эзләү өчен социаль челтәрләрне күзәтәләр һәм җирлекләрне тикшерүдә катнашалар.

Татарстан территориясендә югалган кешеләрне эзләүдә 6 волонтер оешмасы катнаша: Казандагы «Эзләү үзәге», Чаллыдагы «Василиса», Түбән Камадагы «След», Алабугадагы «Надежда», Менделеевскидагы «Орел-Татарстан» эзләү-коткару берләшмәсе һәм «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды.

«Эчке эшләр органнарына кешенең югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итү өчен билгеле бер срок юк».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Балалар ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен белергә тиеш»

«Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды вәкиле Адриана Расписная 25 майда Халыкара югалган балалар көне билгеләп үтелүен искә төшерде.

«Бу көнне коткарып кала алмаган һәм табылмаган балаларны искә алалар. Халыкара югалган балалар көнен үткәрүнең максаты – балаларны авыр тормыш ситуацияләреннән, урлаулардан һәм законсыз гамәлләрдән саклау проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. «Лиза Алерт» табигать һәм шәһәр мохитендә югалган балаларны һәм өлкәннәрне оператив эзләү белән шөгыльләнә. Кешенең статусы мөһим түгел – эзлибез», – диде ул.

Әлеге отряд Татарстанда 2012 елда эшли башлаган, ул урман һәм шәһәр җирләрендә югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә ирекле отрядта Россиянең 64 төбәгеннән 30 меңнән артык кеше югалганнарны эзләргә ярдәм итә.

Адриана Расписная 25 майда халыкара югалган балалар көне билгеләп үтелүен искәртте.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, отряд балалар иминлеген профилактикалау мәктәбен булдырган: инструкторлар балаларга һәм аларның ата-аналарына куркынычсызлык кагыйдәләре һәм балаларны фаҗигаләрдән саклап калу юллары турында аңлата.

«Мәктәпнең бөтен эшчәнлеге кешеләрне эзләүгә һәм куркынычсызлыкны профилактикалауга юнәлдерелгән. Балалар кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуларын, куркынычсыз кешеләр категорияләрен һәм аларны чит кеше алып китәргә тырышса, нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Без әти-әниләргә балаларга бу мөһим мәгълүматны ничек җиткерергә кирәклеген сөйлибез», – ди ул.

Эзләү өчен гаризалар һәм ярдәм турында тәкъдимнәр тәүлек әйләнәсе һәм бушлай «Лиза Алерт» кайнар линиясе операторлары тарафыннан 8 800 700 54 52 номеры буенча кабул ителә.

Әлеге отряд Татарстанда 2012 елда эшли башлаган, ул урман һәм шәһәр җирләрендә югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнә.

Фото: © vk.com/la_tatarstan

Оешма вәкиле сүзләренчә, Россиядә һәм Татарстанда балаларның чокырларга, коеларга, люкларга һәм ябыла торган механизмлы иске суыткычларга эләгү очраклары күп булган.

«Татарстанда андый хәлләр булганмы-юкмы икәнен әйтә алмыйм, әмма Россиядә андый очраклар бик күп. Иске суыткычларның ябылу механизмы бар. Бала уен барышында эчкә керә һәм ишек ябыла. Һәм ул тозакка эләгә. Онытмагыз, әгәр дә сезнең шундый суыткычларыгыз бар икән, аларның тоткычларын кисеп, сүтеп алыгыз», – дип кисәтте кыз.

«Лиза Алерт» тәҗрибәсе буенча, кайбер балалар өйдән явыз ниятсез һәм кире кайтырга теләп китә, ләкин аларны да эзләргә туры килә.

«Безнең республикада ел ярым элек бер малай мәктәптән кайта, портфелен куя да, йөрергә дип чыгып китә. Әлбәттә, ул телефонын алмаган һәм беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәгән була. Аны эзләү бер тәүлек тә дәвам итми, ә тапкач, ул: «Мин йөрергә дип кенә чыгып киткән идем», – ди. Ул шәһәр буйлап кына йөргән», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100