Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар аның ничек үлгәнен күреп торды»: 27 яшьлек Алинә теш алдырганнан соң вафат була

news_top_970_100

Новосибирск тикшерүчеләре стоматологта дәваланганнан соң үлгән кыз эшенә нокта куйган.

Билгеле булганча, 2023 елның декабрендә 27 яшьлек Алинәнең теше авырта башлаган. Ул бер атна буена авыртуларга түзеп йөри. Ике бала әнисе булган Алинәнең яңагы шешеп чыга, һәм шуннан соң гына ул табибка языла. Алинәнең тешен алалар, дарулар язып бирәләр. Ул өенә кайта, балалар белән өйдә кала, ә әнисе дарулар алырга йөгерә.

– Мин өйгә кайткач, Алинә хәтта сөйләшә дә алмады. Балалар боларның барысын да күреп тордылар... Мин Алинәне бүлмәгә алып кердем, ул аңын югалтты. Мин 112 номерына, «ашыгыч ярдәм»гә шалтырата башладым, – дип сөйләгән «КП-Новосибирск»ка Алинәнең әнисе Лидия.

«Ашыгыч ярдәм» килгәндә, кыз инде комада була. Аны хастаханәгә алып китәләр, 1 тәүлектән соң, 2 бала анасы вафат була. Тикшерүчеләр «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгата.

– Бик күп экспертизалардан соң эшне яптылар, чөнки минем кызымның үлем сәбәбе – сепсис. Ул кызым табибларга мөрәҗәгать иткәнче үк башланган. Әмма экспертлар Алинә госпитализацияләгән хастаханә табибларының гамәлләрендә дә хаталар тапкан. Тикшерүчеләр, хатын-кызның үлеме – алар хатасы түгел, дисә дә, алар зыянны капларга тиеш, диделәр, – ди әнисе.

Алинәнең әнисе хәзер документлар җыя һәм судка гражданлык дәгъвасын бирергә планлаштыра. Ул аларга мораль компенсация түләүләрен таләп итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100