Җәйге матур көндә тыкрык читендәге яшел чирәмлектә ике малай, Алмаз белән Нияз, ду килеп уенчык машиналары белән уйныйлар иде. Гайре яшел үләннән башка нәрсә күзгә чалынмаса да, балалар хыялында бу урын ярыш мәйданы иде. Туктамый выжылдап,, малайлар ниндидер чүл барханнарын кичтеләр, юлсыз-нисез сәхрәдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәркайсы финишка, Сәрбиямал карчыкның бакчасыннан чыгып үскән чия куагына беренче барып җитәргә теләде. Мүкәләп булса да җан-фарман алга омтылдылар. Терекөмештәй тиктормас Алмаз терсәкләрен эшкә җигеп, иптәшенә юлны камалады.
Хәрәмләшмә! - дип чинап җибәрде төптән чыккан Нияз. - Юлны буарга ярамый ярышларда.
Кинәт аның машинасы күккә күтәрелеп, Алмазныкыннан бер уч арасы алга төшеп басты. Мондый хәлдән тыны буылган Алмаз бар көченә иптәшенең машинасын этеп җибәрде. Кытай уенчыгының алгы тәгәрмәчләре күчәре белән бергә сынып чыкты. Яшен тизлегендә сикереп торды Нияз.
А-а-а, машинамны ватты. Чучка борын машинамны ватты-ы-ы… – дип шар елап өенә таба йөгерде ул. «Чучка борын» – күршеләрнең нәселдән нәселгә сакланып килгән кушаматлары иде. Алмаз да шөрләп калды. Моның өчен өйдә баштан сыйпамаслар. Әтисе бик каты куллы аның, өрлеккә кыстырылган чыбыкны суырып та алыр… Чиләкләрен мөлдерәмә тутырып судан кайтып килгән Әнисә энекәшен көтеп алды. Бидрәләрен утыртып торып тегенең башыннан сыйпады, йомшарып киткән танавын итәк очына сөртте. Колактан колакка эшнең нидә икәнен аңлагач, шәп-шәп атлап килде дә Алмазның маңгаена чиертте.
Нигә минем энекәшнең уенчыгына кагылдың, мыркылдык? Акча җимеше бит ул! Яңаны алып бир давай!
Әнисәне гаиләдә акчаның кадерен белергә өйрәтеп тәрбияләгәннәр иде. Бакчадагы чыпчыкларны рогаткадан куркытып йөргән Алмазның абыйсы Ринат бер мизгел алдагы тавышларны ишетеп койма аша карады. Ул Әнисәнең чиертүен дә, йөрәккә барып тигән кушаматны төрләндерүен дә аерымачык ишетте. Әнисә белән күрше торсалар да, бер класста укысалар да, бик яратып бетерми иде аны Ринат. Гел борынын чөйгән була, үзен әллә кемгә куя, өй эшләрен күчертми. Андый күршенең булганнан булмаганы яхшырак.
Эй, гөберле, ычкын аннан. Йогынма энекәшкә! – дип кысылып чыкты ул. Әнисәнекеләр «бака» кушаматлы иде. Әнисәме инде җавапсыз кала торган кыз!
«Икеле» капчыгы, бар, энекәшең белән кибеткә йөгер яхшы чакта. Яңасын алып бирмәсәгез, әнигә әләклим, – дип һөҗүмгә күчте күрше кызы. Ике уйлап тормады үсмер, шалт тегенең ялангач балтырына борчак зурлык таш белән кулындагы рогаткадан.
Әнисәдән чыккан тавышны реактив самолет та чыгара алмас иде, мөгаен. Һич ялган түгел, тирә-яктагы өйләрнең тәрәзәләре коелып төшәр дәрәҗәгә җитте, йомышын йомышларга бәдрәфкә теркелдәгән Фасаттар бабай урынында катып калды. Соңыннан анда барып йөрмәсә дә булганын аңлап алды. Күпләр бу тавыштан калтырап төштеләр.
Бакчаларында су сибеп йөргән Әнисәнең абыйсы Камил атылып килеп чыкты капкадан. Сеңлекәшенең бармак төртеп күрсәткәненнән аңлап алды ул кемнең гаепле икәнен. Очып-кунып килеп Ринатны койма башыннан сөйрәп төшерде, уңлы-суллы яңаклап ташлады. Әлеге ачы тавышка ике күршенең капкасы рәттән ачылды. Берсеннән сиксән тугызын тутырган Бибиәсма чыкты. Икенчесеннән картлыкка бирешмәгән туксан бер яшьлек Маһиҗамал күренде. Бу ике карчык турында берничә сүз әйтми булмас. Колхозның данлы ударниклары булдылар икесе дә, гектарлап печән чаптылар, урагын урдылар. Исемнәре почет тактасыннан төшмәде. Ирләре сугышка киткәч, парлап тракторга утырдылар. Иң авыр чакларда аерылмас ахирәтләргә әйләнделәр, бер кабым икмәкне икегә бүлделәр. Ачысын артыгы белән татыдылар тормышның. Әле дә гаетләрне бергә үткәрәләр, аштан берсен-берсе калдырмыйлар, «ахирәт»дип тәмле телләнеп сөйләшәләр.
Шулай итеп, Маһиҗамал чыкты да яшьләрчә елтыр-елтыр атлап Камил янына килде, кулындагы зирек таягы белән тегенең арка буенына ямады. Сикереп төште көтелмәгән хәлдән үсмер, күз ачып йомганчы кеше буе үскән кычытканнар арасына кереп югалды.
Үтерәләр, көпә-көндез кеше үтерәләр, каравы-ы-л, – дип чәрелдәргә тотынды Бибиәсма кулларын болгый-болгый.
Тәмуг кисәве, нигә балага кул күтәрәсең син? – дип ахирәтенә каршы атлады. Бер-берсенә карап, урам яңгыратып әйтмәгән сүзләре калмады аларның. Әгәр әйткән сүзләренең йөздән бере дөреслеккә туры килсә, намазлыктан тормаган карчыклар мәңгелеккә җәһәннәм утында янарлар иде, валлаһи.
Ахирәтләрнең кызлары Зәйтүнә белән Вәрисә ындыр табагында эшлиләр иде. Әнисә, кыз бала түзәме соң, йөгереп барып әнисеннән сөенче алды. Пыш-пыш колагына булып үткән хәлләрне тәфсилләп сөйләде. Кайтырга җыенып, боларның сөйләшеп бетүен көтеп торган Зәйтүнә түземсезләнеп сорап куйды:
Я, кайтабызмы инде, күрше?
Сердәше күтәрелеп карагач, чак артына утырмады. Утлар чәчә иде Вәрисәнең карашлары.
Бар, юлыңда бул, җирбит. Сүз кушып торган була бит әле… – дип артын борылып басты Вәрисә.
Берни аңламаган Зәйтүнә ялгызы кайтып китте. Әмма капканы ачып керүгә нинди кара елан белән күрше яшәгәнен аңлаттылар аңа якыннары. Шулай кызды ул ишеткәннәреннән, кереп адәм актыгының бөртекләп чәчләрен йолыккылардай булды. Зәйтүнәнең ире Сабитның нәкъ бүген туган көне иде. «Зурлап кунак җыеп булмас, кызу эш вакыты, ну алай да күрше Нариманны эндәшеп, берәр шешәне сындырырга кирәк. Арыган тәнгә дәва булыр. Күптән авыз иткән юк шайтан төкереген», – дип планлаштырып кайтты ул эштән. Бу атнада аларның бригадасы ферма идәннәрен алыштыра иде. Билгеле инде, планнары челпәрәмә килде. Шулай да Зәйтүнәсе шешәне өстәлгә утыртты. Иренең чәркесенә салган саен ике күрше арадагы хәлләрне куертыбрак сөйләде ул. Соңгы чиктә шактый шәпләнгән Сабит көн дә йөрткән үткен балтасын кулына алды.
Кереп башларын чабам дошманнарның! - дип йорт алдын яңгыратты ул. Артыграгын сөйләгәнен аңлап алган Зәйтүнә иренең муенына асылынып, чак бераз суындыра алды.
Ә эскерт өеп йөргән Нариман соң кайтты. Атын туарган арада Сабитның кычкырганнары колагына салынды.
Кемгә янаша безнең күрше? – дип хатыныннан кызыксынып сорашты ул. Шуны гына көткән Вәрисә төкерекләрен чәчеп, булган яңалыклар белән бүлеште. Бөтенләй икенче кешегә әйләнгән Нариман арбадагы тимер сәнәген суырып алды.
Кем кемне? Кереп эчәкләрен айкыйм ул хәчтерүшнең, - дип тәмам керергә булып бетте. Якыннары анысына ирек бирмәделәр.
Икенче көнне кичкә таба ике малай, Алмаз белән Нияз җитәкләшеп бакчадан кайтып киләләр иде.
Бүген тагын ярышып уйныйбызмы? – дип сорады дустыннан Алмаз.
Уйнарбыз, кызык була ич, – дип килеште Нияз. - Ә синең машинаң очып ук китте, әйеме? Әйдә, үскәч, икәүләп оча торган машиналар ясыйбыз.
Алмазның да күзләре очкынланды.
Әйе шул, машиналар оча торган булсын иде ул. Тик мин тәгәрмәчләрен ныгытып ясармын. Җирдә йөргәндә нык тәгәрмәчләр кирәк...
Кинәт Нияз туктап калды.
Син бар, юлның теге ягына чык. Әни синең белән уйнаганга тиргәшә, - диде ул башын аска иеп.
Минеке дә шулай. Нигә икән? – дип авыр сулады Алмаз. - Тәрәзәдән күрә ул, чыгыйм инде.
Тәрәзәдән күрүен күрмәсләр иде малайларның әниләре. Чөнки бүген иртә таңнан ике гаилә дә төн йокламый тастымал озынлык гаризалар язып, берсе прокурорга, икенчесе судьяга киткәннәр иде. Менә шул урында сорау туа: кайсыларында боларның балалар акылы? Әллә балалар акылы кереп җитмәгәннән шулай юләрләнәләрме?