Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балалар аерткан сөт өстен ашый белми» — Зөлфирә Шәйдуллина балачагын сагына

Җырчы рәхәт балачагы өчен туганнарына рәхмәт әйткән.

news_top_970_100
«Балалар аерткан сөт өстен ашый белми» — Зөлфирә Шәйдуллина балачагын сагына
https://www.instagram.com/zulfira_shaydullina/

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина каймаклы балачагын сагынуы турында язган.

«Кайвакыт шундый балачакка кайтып киләсем килә минем. Без үскәндә шуның кадәр рәхәт иде! Иң кадерле мизгелләрнең берсен бүген юлда искә төшереп бардым. Кухняның нәкъ уртасына дәү әни зур гына сепараторны чыгарып утырта иде. Мин моны күреп, үземә берничә телем ипи әзерләп, әтием үз куллары белән ясаган шкаф эченә кереп ята идем. Ул урын шуның кадәр уңайлы иде, белсәгез! Әти белеп, дәу әнинең сепаратор аерганын карар өчен дип ясалган урын кебек иде ул!

Исемдә, ул вакытта бик куе сөт бирә торган сыерыбыз бар иде, сөте дә шундый тәмле була иде! Дәү әни «ых» та итмичә чиләкне күтәреп сала да, сепараторны әйләндерә башлый… Аның тавышы… выж итә… Мин күзләремне тутырып, теге тишектән пелт-пелт тамган каймакны көтәм. Китте хутка! Ипине сузып торам, өстенә җылы каймак ага! Бернинди варенье да, шикәр дә кирәкми! Гади ипи һәм үзебезнең сыерыбызның сепаратордан чыккан сөт өсте! 3-4 ипи ничек кереп киткәнен белми дә калам! Тамак туйгач, янәдән урыныма кереп ятам да, дәү әни сепараторның «выыыыж» иткән тавышына минем иң яраткан бишек җырын җырлый башлый… Әллүки-бәллүки, кәҗәләрне тауга ку. Кәҗә печән ашасын, кызым (Зөлфирә) йоклый башласын. Мин нәкъ песи балалары кебек йокыга тала идем.

Рәхәт балачагым өчен мең рәхмәт, туганнарым», — дип язган ул.

Җырчы белән инстачылар да сепаратор тәлинкәсен ялаган рәхәт балачакларын искә алган.

«Хәзер бит кеше ялкау, сөтне тапшыра гына», - дип язучыга: «Сөтне сатмый нишлисең, хәзер балалар кибеттән алган майны ашасалар ашыйлар, үзең аерткан сөт өстен ашый белмиләр», - дип комментарий калдырган бер ханым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100