Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балакаем күземә карап ята, миннән ярдәм көтә". 25 яшьлек Салават хәрәкәтләнүдән мәхрүм калган

Яшьлек – дөрләп янар чак. Киләчәккә канатлы планнар корып, хыял диңгезенә чумабыз. Гомеребезнең истә кала торган иң якты мизгелләре дә яшьлек чорына туры килә торгандыр. Кызганыч, язмышка нәрсә язылганын беребез дә алдан күрә алмый – Салават 25 яшенә кадәр сау-сәламәт егет була, үз аякларында йөгереп йөри. Әмма һич көтмәгәндә килеп чыккан авыруы тормышында барысын да үзгәртергә мәҗбүр итә. Күңелендәге матур уйлары, хыяллары бер мизгелдә чәлпәрәмә килә егетнең...

news_top_970_100
"Балакаем күземә карап ята, миннән ярдәм көтә". 25 яшьлек Салават хәрәкәтләнүдән мәхрүм калган

Казанда яшәүче Салават Нургаязовның акчалата ярдәмгә мохтаҗ булуы хакында “Instagram” челтәреннән укып белдем. Аның белән якыннан таныш булмасам да, фотосурәтләрдә елмаеп басып торган егет мине битараф калдырмады. Кап-кара чәчле, баһадирдай гәүдәле, чибәр һәм нибары 25 яшь! Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган, тиздән эшендә яңа вазыйфага урнашырга һәм туган көнең бәйрәм итәргә җыенган ул. Кызганыч, насыйп кына булмый. Якын кешеләреннән изге теләкләр, бүләкләр кабул итәсе урынга хастәханәгә озаталар аны.



Салаватның гаиләсе, дуслары белән аралаштым. Барысы да егетне яхшы яктан гына сөйли. “Эчеп, тәртипсезләнеп йөрмәде. Һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы булды. Бик гади, аралашучан, шат һәм ачык күңелле. Аңа барлык серләрне ышанып сөйләргә мөмкин, авыр чакта төпле киңәшләрен бирә, юата иде. Ялганны сөйми торган туры сүзле, гаделлек һәм дөреслекне яратучы”, диештеләр. Салават математика, физика һәм химия кебек катлаулы фәннәрне яхшы үзләштергән. Контроль эштә ярдәм сорап кем генә мөрәҗәгать итмәсен, курсташларына ярдәм иткән, берсен дә кире борып җибәрмәгән ул. Әти-әнисе дә олы улларын яратып үстерә, сау-сәламәт килеш туган көн бәйрәменә озаталар, тик аның үз аякларында әйләнеп кайтып, шатлыклы елмаюын башка күрергә насыйп булмый…

"Балакаем күземә карап ята, миннән ярдәм көтә"

- Сеңлем, ярты җаным ашалды инде. Йокым – йокы, ашавым ашау түгел. Салаватны бер минутка да ялгызын гына калдырганыбыз юк, һәрдаим аның янәшәсендә булырга тырышабыз. Аны тәрбияләү өчен эштән чыктым. Бүген дә аның янында утырам, хәзерге көндә Казанда Республика клиник хастаханәсендә дәваланабыз. Балакаем күземә карап ята, миннән ярдәм көтә. Күрсәгез иде күзләрендә күпме наз, ярату аның. Тәне сызланса да, күзләре елмая. Тормышны, кешеләрне, бар тереклекне ярата шул ул. Терелеп аякка басуына да чын күңелдән ышана, сабыр гына көтеп ята. Ана кеше өчен баласының хәрәкәтсез, азапланып ятуын күрү - олы хәсрәт. Аннан да зур, тирән борчу була аламы икән. Барысы да йөрәктә, хәзер алдагысы яхшы булсын дип телибез. Аллаһы Тәгаләдән улымның сәламәтлеген кире кайтаруын сорыйм. Эх, нинди бала иде бит! Бер авыр сүз әйтмәде, начар юлларда йөрмәде һәм берәүне дә рәнҗетмәде. Әллә нәрсә генә булды шунда, үзебез дә аңламыйбыз. Төш кенә кебек, гаиләбезгә мондый авыр хәсрәт килер дип уйламадык. Көчле булып калырга тырышабыз да, булдыра гына алмыйбыз бит, - дип өзгәләнә Салаватның әнисе Әлфия Нургаязова.                               

"Салаватны салкын тиюдән авырта дип уйладык "

Ә барысы да гап-гади салкын тиюдән башланган. Җиңелчә генә киенеп йөргәннән соң, Салават үзенә суык тигәнен сизеп ала. Тән температурасы югары булса да, йөткерми, тамагы авыртмый һәм хәлсезлек сизми. Ләкин бер атна үткәннән соң, ул сулау кыенлашуын, тәне сызлануын, барлык эчке органнарының авырта башлавын тоеп ала. Түзәр әмәле калмагач, табибларга мөрәҗәгать итә.



- Улыма сентябрь аенда бик нык салкын тиде, менә шуннан барысы да башланды инде... Хәлсезләнде, һәрдаим температурасы күтәрелде, баш авыртуына зарлана башлады. Авыруы көннән-көн көчәя барды. Ләкин авырганда да эшкә баруын дәвам итте, вакытында дәваланырга кирәк булган да бит. Кайвакыт үземне гаеплим, аның “авыртам” диюен ишетүгә, мәҗбүри больницага алып барасы калган. Дөрес, берничә тапкыр табибларга күренеп карады ул. Аңа төрле дару, антибиотиклар язып җибәрделәр һәм аларны эчкәннән соң хәле уңай якка үзгәрде. Ләкин озакка бармады ул. Авыртуны баса торган даруларның файдасы вакытлыча гына булды. Антибиотиклар авыртуны басты, ләкин чирне тирәнгә керттеләр һәм башка урынга күчерделәр. Әллә ничә тапкыр күрендек, эш салкын тиюдә дип уйладык без. Ләкин Салаватның авыруы аннан да яманрак булып чыкты.                

"Туган көнен зарыгып көтте"

Күрәселәр алда булган икән әле. 24 октябрь көне һич исемнән чыкмый, мәңге онытасым юк. Үзенең туган көнендә үлемнән калды бит ул. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган һәм кешеләргә шатлык өләшүче улым, туган көн бәйрәмен зарыгып көтте. Нәни балалар кебек көннәрне, сәгатьләрне саный иде. Ул көнне телефоны тынып тормады. Әле берсе, әле икенчесе шалтыратып котлау сүзләрен җиткерде. Барлык дусларын, туганнарын чакырды һәм башка еллардан аермалы буларак тизрәк билгеләп узасы килде аның. Ашкынды, бик ашкынды шул. Матур өс-киемнәрен алып киде, сокланып карап тордым үзенә. “Нинди бүләк алыйк сиңа улым. Нәрсә телисең?” – дип сорадым. “Юкны сөйләмә инде, әни. Иң зур бүләкне сез миңа күптән бирдегез. Миңа тормыш бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт. Һәрвакыт янәшәмдә булыгыз, миңа шул җитә”, - диде. Гомерне бүләк иттек, Аллаһы Тәгалә саулыгын да бирсен иде.

Туган көн бәйрәмендә Салаватны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып китәргә туры килде. Соңыннан  белдек, һич уйламаган хәл - эчелгән антибиотиклар нәтиҗәсендә уникеилле эчәк язвасы башланган. Табиблар тиз арада операция ясарга кирәк булуы хакында әйттеләр. Операция катлаулы булды, бик озак узды. Балам өчен ут йотып тордык, хәле яхшырыр дип өметләндек. Ләкин табиблар безне тынычландырырга ашыкмады. Киресенчә, авыруның бөтен тәнгә таралуын әйттеләр. Иммун системасы җимерелгән, организм авыруларга каршы тора алмаган. Ашказанына операция булу сәбәпле, дарулар да эчәргә рөхсәт ителмәде. Салаватның гәүдәсенең ярты ягы параличланды, тора-бара бөтенләй йөри һәм сөйләшә алмас хәлгә килде. Куллары да хәрәкәтләнми. Табиблар “Демиелинизирующее заболевание нервной системы с псевдоопухолевым течением” дигән диагноз куйды. Әлеге авыруны ни сәбәпле килеп чыгуын аңлата алмыйлар. Февраль аеннан бирле хастаханәдә ятабыз, бернинди үзгәрешләр дә юк. Трубочка белән генә ашатам, ябыгып бетте. Улым күзгә күренеп сула, хәлсезләнә бит. Аңа карап хәзер үзем дә ярты үле, ярым тере мин, - дип сөйли Әлфия ханым.

Салаватның авырып китүе, аңа матди яктан ярдәм кирәклеге турында күпләр хәбәрдар иде. “Instagram” челтәрендә аның шәхси бите эшләп килә. Егетнең язмышына битараф калмыйча ярдәм кулы сузучылар, теләктәшлек күрсәтүчеләр бар. Нургаязовлар гаиләсе аларга бик рәхмәтле. Ләкин алга таба Мәскәүдә дәвалану узар өчен аларга зур күләмдә акча кирәк, чөнки Салаватны Казанда дәвалау мөмкин түгел.

- РКБда ятып файда юк, табиблар кулдан килгәнең эшләде. Мөмкин булган барлык дәвалану курсларын алып бетердек. Безгә хәзер Мәскәүгә барып дәваланырга кирәк. Белгечләр әлеге авыруны тулысынча дәвалап булмый диләр, тик улымны йөрерлек итеп, үз-үзен карарлык дәрәҗәгә җиткереп була. Соңга калырга ярамый, шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтәбез. Авыр вакытта ярдәмегездән ташламагыз, улымны коткарып калырга ярдәм итегез. Салаватның язмышы безнең кулларда. 25 яшьлек газиз баламның гомеренә куркыныч торган саен ныграк яный. Чарасыздан мәрхә­мәтле кешеләр­нең булышуын үтенәм, - ди ана.      

"Күзләр генә тигәндер аңа"

Салаватка матди яктан ярдәм итүне дусты Алмаз Мортазин оештырган. Социаль челтәрдәге төркемнәрне актив рәвештә ул алып бара.

- Салават белән Казан (Идел буе) федераль университетында укыган чакта таныштык. Икебез дә финанс-икътисад бүлегенең икенче курсында белем алдык. Бергәләшеп җиңел атлетика буенча җыелма команда составында уйнадык. Спорт белән дус булса да, Салаватның йөгерү белән шөгыльләнгәне булмаган. Ләкин үзенең тырышлыгы белән тиз арада зур уңышларга иреште, тырыш егет ул. Салаватның җиңел атлетика эстафетасында катнашасы килде, шуның өчен бертуктаусыз атнага 3-4 тапкыр йөгерергә чыга иде. Тренер да аның осталыгын тиз күрде, КФУда иң яхшы спортчылар арасында уза торган хәрби–патриотик уеннарда катнашырга тәкъдим итте. Салават укуын тәмамлаганчы, институт данын яклады. Спорт ярышлары, эстафеталар аннан башка узмый иде. Бик күп тапкыр призлы урыннарда калып, көмеш һәм бронза медальләр яулады. Укуда да алдынгы, сәнгатьтә дә актив булды. Барлык төбәк, республика конкурсларында, олимпиадаларда актив катнашты. Без һәрвакыт аның эш сөючәнлеге, максатчанлыгы, гадилегенә сокландык. Баскан җирдән ут чыгаручы һәм тирә-юньдәге кешеләргә позитив энерия таратучы ул. Күрәмсең, күзләр генә тигәндер аңа.

Укуны тәмамлагач та, Салават белән аралар өзелмәде. Һәрдаим күрешеп тордык. Сәламәтлегенә зарланмады, үзен начар хис итүе хакында бер сүз дә әйтмәде. Ул “Таиф” компаниясенә эшкә урнашты, анда зур проектлар әзерләде. Иң мөһим сыйфатларның берсе - башлаган эшне ахырына җиткерү булды. Барлык эшләрен тәмамламыйча, эштән кайтып китми иде, - ди Алмаз.



Әбри Хәбриев тә үзенең Инстаграмындагы аккаунтында Салаватка ярдәм итәргә чакырып, язма калдырган.

Бүгенге көндә Мәскәүдәге “Йосыповлар” хастәханәсе Салаватның анализларын тикшергәннән соң, аңа катлаулы операция ясарга алынырга тели. Әмма операциядән соң, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану бик кыйммәт тора. Әлеге бәяләрне Нургаязовлар үзләре генә күтәрә алмыйлар.

Салаватның хәленә битараф булмасак иде. Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларны Нургаязова Әлфия Гаммар кызының "Сбербанк" картасына  2202 2002 6706 4333 юллый ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100