news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балага ялган инвалидлык рәсмиләштергән әбисен һәм әтисен хөкем иттеләр

news_top

Мәскәүдә, компенсацияләр өчен, балага ялган инвалидлык рәсмиләштергән әбисен һәм әтисен шартлы срокка хөкем иткәннәр. Бу хакта суд материалларында әйтелә, дип яза РИА «Новости».

Ике фигурант та үз гаебен таныган. Әлеге идея кызның әбисенең башына килгән. Бала кечкенә чагында кайнар чәй белән кулын пешергән була, шул вакытта әбисе бер табиб белән таныша. Берничә елдан соң әлеге табиб кызның әбисенә балага инвалидлык категориясен билгеләү мөмкинлеге турында фикер бирә.

Хатын бу мәсьәлә турында үзенең улы – кызның әтисе белән сөйләшә. Зур ташламаларга кызыгып, кызның әтисе дә үз ризалыгын бирә. Баланың инвалид булмавын белгән килеш, алар аңа инвалидлык статусын алуга ирешәләр.

2015-2016 еллардан алып 2024 елга кадәр эш фигурантлары төрле компенсацияләр һәм ташламалар алган: социаль пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү, бала караган өчен тиешле компенсацияләр, тернәкләндерү өчен техник чараларны компенсацияләү, пенсияләргә өстәмә түләү һәм башкалар. Материалларда җинаять аркасында килгән зыянның суммасы күрсәтелмәгән, әмма эш «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» турындагы маддә буенча кузгатылган, димәк, килгән зыян суммасы 1 миллион сумнан артып китә.

Судта баланың әнисе – гаепләнүче ирнең элеккеге хатынын да сораштырганнар, ул ире белән әлеге вакыйгалар башланганчы ук аерылышкан булган. Хатын ир-атның кызын тәрбияләүдә катнашмавын, матди яктан ярдәм итмәвен әйткән. 2024 елда ул үзенең «Дәүләт хезмәтләре» профилендә кызына инвалидлык рәсмиләштерелүен күргән. Бу эшнең элеккеге каенанасы белән бәйле булуын шунда ук аңлап алган, чөнки кызның әбисе элегрәк тә балага инвалидлык рәсмиләштерергә тәкъдим иткән һәм еш кына таныш табиблар турында сөйләгән булган.

Материалларда кыз бала биргән күрсәтмәләр дә урын алган. Ул хәзер 5 нче сыйныфта укуын, үзен яхшы хис итүен, сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләре яхшы булуын, әтисе белән күптән аралашмавын сөйләгән. Бала үзе инвалид статусына ия булуын белмәгән дә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге җинаятьчел гамәлләрне туктаткан, 2024 ел ахырында экспертлар баланың инвалид булмавын ачыклаган, ә агымдагы елның май уртасында Мәскәүдәге суд фигурантларны штраф һәм сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга хөкем иткән. Материалларда шулай ук ир-атны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсенең дә хәл ителүе күрсәтелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар