Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага узу армиягә бармас өчен сәбәп түгел! (Армиягә бармаган йөкле хатын хөкем ителде)

news_top_970_100
Балага узу армиягә бармас өчен сәбәп түгел! (Армиягә бармаган йөкле хатын хөкем ителде)
"Татар-информ" архивы

Владикавказ гарнизон хәрби суды Россиядә беренче мәртәбә хәрби хатын-кызга хөкем карары чыгарды. Ефрейтор Мәдинә Кабалоева йөкле була һәм өлешчә мобилизация вакытында хезмәткә килми. Суд аның хезмәткә чыкмавын сәбәпсез дип таный һәм аны 6 елга колониягә хөкем итә. Димәк, авырлы хатын-кыз хәрби хезмәткә китәргә тиеш булып чыгамы? e1.ru сайты бу хәлгә юристлар белән ачыклык керткән.

Мәдинә Кабалоева – Кабардино-Балкариядә туып-үскән. Эш материаллары буенча, ул 2016 елда Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзи һәм Көньяк Осетиягә хезмәт итәргә китә. 2 елдан соң аның беренче баласы туа, ә быел ул икенче тапкыр балага уза. Шуннан соң, Кабалоева үзенең хәрби частендәге медицина ротасына бара, анда аны хәрби хезмәттән вакытлыча азат итәләр. Ләкин ул хәрби частьнең җитәкчелегенә бармый, шуңа күрә аңа карата җинаять эше ачканнар.

Судта Кабалоева чынлап та командованиегә бармаганын әйтә, тик ул моны хезмәттән вакытлыча читләштерү хокукы бирә торган медицина белешмәсе белән дәлилли. Әмма Кабалоева табиблар бу хакта җитәкчелеккә әйтер, шуңа күрә бернинди дә дәгъва булмас, дип ышанган. Хәрби прокурор бу дәлилләрне кабул итмәгән һәм гаепләү карары чыгарган. Кабалоеваның йөклелек аркасында хезмәттән китмәве, ә акча алып ятуы һәм булган ташламалардан файдалануы һәм шуның аркасында хәрби хезмәткәр булып калуы моңа нигез була. Шул сәбәпле, өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ротага килмәгән өчен, ул җәза алырга тиеш.

Эш материаллары буенча, Кабалоева хәрби хезмәткә 3 мәртәбә килмәгән: 2 тапкыр килмәве 10 тәүлектән арткан (әмма 1 айдан да артык түгел), ә өченчесендә ул 1 айдан артык килмәгән. Башта җинаять эшен өченче тапкырында килмәгән өчен ачалар, әмма соңыннан Җинаять Кодексындагы 337нче маддәнең бер өлешен өстәп (беренче ике тапкырында килмәгән өчен), переквалификация ясыйлар.

Беренче инстанциядәге суд прокурор белән килешә һәм ефрейтор Кабалоеваны 6 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрү карарын чыгара, әмма гаепләнүченең балигъ булмаган баласы барлыгын исәпкә алып, хөкем карарын гамәлгә ашыруны 2032 елга кадәр кичектергәннәр.

«Суд шундый җәза сайлады. Бу вакыт эчендә законнарда бик күп үзгәреш булырга мөмкин, бик яңа нечкәлекләр барлыкка килә ала. Һичьюгы, ул амнистиягә эләгә ала. Әлбәттә, ул командованиегә мөрәҗәгать итә ала иде, рапорт бирүе турында раслама булса, барысы да башкача булган булыр иде. Әмма конкрет бу ситуациядә судның бәйләнерлек сәбәбе барлыкка килде. Әгәр ул башта ук командованиегә документлар тапшырган булса, хәтта рапортын кабул итмәгән булсалар да, моның буенча судка шикаять итеп булыр иде. Тик Кабалоева моны эшләмәгән», – дип аңлаткан юрист Андрей Конышев.

Ефрейторның адвокаты Роман Рабаданов хөкем карарын Көньяк округының хәрби судына шикаять иткән. Яклаучы шикаятьтә түбәндәге дәлилләрне китергән:

  • Суд карары законлы түгел, чөнки җинаять һәм җинаять-процессуаль закон нормалары бозылган;
  • Суд Кабалоеваның катлаулы сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә бармавын исәпкә алмаган;
  • Суд рота командиры һәм шаһит буларак сорау алынган башка хәрби хезмәткәрләрнең җинаять эше нәтиҗәләре белән кызыксынуын исәпкә алмаган;
  • Тагын бер авыр җинаять кулланып, суд хатын-кызның хәлен начарлата, аның яклауга хокукын, шулай ук «Законлылык, ике якның да бер-берсен яклау хокукын һәм закон алдында тигезлек принцибын» боза;
  • Суд Кабалоеваның уңай характеристикасын һәм җәзаны йомшарта торган сәбәпләрне исәпкә алмаган, гадәттән тыш кырыс җәза биргән.

Нәтиҗәдә, Көньяк округы хәрби суды хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Шул ук вакытта, билгеләмәдә җәза «кылынган гамәлләрнең характерын һәм иҗтимагый куркынычлыгы дәрәҗәсен һәм хөкем ителгән кешенең шәхесен, шул исәптән җәзаны йомшартучы шартларны исәпкә алып билгеләнгән» диелә. Шулай ук суд аның кече яшьтәге баласы булуны һәм йөклелеген исәпкә алган, шуңа күрә минималь размерга якын җәза бирелгән, диелгән. Шулай да, карарны, закон көченә кергән көннән алып, 6 ай эчендә Кассацион хәрби судта шикаять итеп була.

«Бу – киләчәктә беркем дә качып ятмасын һәм хәрби бурычлы кешеләр үзләре элемтәгә чыксын, мәсьәләне хәл итәргә тырышсын өчен үрнәк була ала. Башта командование белән, әгәр инде командование моны санга сукмый яки баш тарта икән, судта хәл итәргә була. Суд системасы шушы карар кебек үк бер төрле карарлар чыгармасын өчен, статистиканы үзгәртергә, башкача эш итәргә кирәк. Шуңа охшаш хөкем карарлары чыгарылмасын өчен сәбәп бирмәскә кирәк», – дип аңлатты юрист Андрей Конышев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100