Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балага узганымны белгәч, ирем куып чыгарды...»

news_top_970_100

Мин кияүдә, күптән түгел балага узганымны белдем, бу – планлаштырылган бала түгел иде, очраклы килеп чыкты. Иремә әйткәч, ул шарт куйды – яки мин баланы төшертәм, яки аерылышабыз.

«Миңа бала кирәкми, бервакытта да әти булырга җыенмыйм», – диде.

Мин нигә алай кылануын аңлый алмыйм. Без бала табарга планлаштырмадык, тик бервакытта да балаларга карата тискәре фикердә булмадык.

5 көн тәмугта яшәгәндәй яшәдем, баланы төшертергә кирәклеге турында иртәдән кичкә кадәр тыңладым. Ирем баланы төшертергә кирәклеген бик җиңел генә аңлатты.

«Без синең белән моңа кадәр гел талаша идек, әле генә җүнләп, тыныч кына яши башладык», – диде.

Бердәнбер дәлил шушы булды. Без аның белән 1 ел элек кенә рәсми төстә язылыштык. Өстәвенә, гаиләбездә акча белән проблемалар да юк.

Иремнең әти-әнисе белән аралашмыйбыз. Алар мине күралмый, мин нәрсә өчен икәнен аңламыйм һәм белмим.

Баштарак ирем җүнләп бернәрсә белән дә шөгыльләнмәде, ә минем белән очрашкач, сәяхәт итә башлады, эчүен ташлады, тормышка кызыксынуы барлыкка килде, күрәсең, шушылар аның әти-әнисен чыгырыннан чыгарадыр. Мин бала көтүем турында аларга әйтергә булдым. Әмма алардан да уңай фикер булмады, кайнанам, безгә бала кирәкми дип, оныгыннан баш тартты.

Ә беркөнне кайнатам килде, мине манипулятор дип атады, имеш, иремнән файдаланам икән һәм тагын әллә нинди ямьсез, әшәке сүзләр әйтеп бетерде. Ирем белән икәү яшәгән фатирдан куып чыгарды (элек бу фатирда кайнатамның әти-әнисе яшәгән). Миннән ачкычларны йолкып диярлек алды да мине куып чыгарды...

Нәрсә эшләргә дә белмим. Үземне урамга куып чыгарылган эт кебек хис итәм, баланы калдырыргамы, алдырыргамы – белмим. Бик авыр миңа. Балам иремнеке, ирем акылына килсен, әти-әнисе басымында нинди зур хата ясаганын аңласын иде, дип телим.

Тормышым җимерелеп барган кебек хис итәм. Иремнең һәм аның әти-әнисенең мондый мөнәсәбәтен бөтенләй аңламыйм. Ул бит минем белән гаилә коргач, яхшы якка үзгәрде! Ирем буйдак булганда, башка ир-атлар кебек үк, ялларда эчә иде, ә минем белән бу гадәтеннән арынды, мин кыстамадым, үзем дә эчмим. Ирем үзенә мондый очрашуларның башка кызык булмавын гына әйтте. Тормышына мәгънә өстәгәнем өчен миңа рәхмәт укыды.

Гаиләбездә акча белән дә проблемалар юк – бала үстерергә муеннан җитә. Мин эшмәкәр, маркетплейслар белән шөгыльләнәм, өйдә торып та эшли алам, ирем рәсми рәвештә эшли. Мин акчаны иремә караганда да күбрәк эшлим, шуңа күрә бала өчен чыгымнар минем өстә булыр дип уйлыйм. Гаилә бюджетыбыз аерым – мин бер вакытта да иремә бәйле булмадым. Бер генә нәрсә бар, аның фатирында яшибез. Тик нишләп балага шундый реакция булуын аңламыйм.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 26 сентябрь 2023
    Исемсез
    Баланны Тап,берэу булса,синен авырга узганынны белугэ,кутэреп йортер иде
  • 20 сентябрь 2023
    Исемсез
    Тап баланны
  • 20 сентябрь 2023
    Исемсез
    Ике аягынны кулына тотып йогерергэ кирэк андый кешедэн🤦🏻‍♀️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100