Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага уза алмый тилмергән хатын теләгенә ирешкән. Хәзер ул берьюлы тугыз балага авырлы

news_top_970_100
Балага уза алмый тилмергән хатын теләгенә ирешкән. Хәзер ул берьюлы тугыз балага авырлы

Кытайда яшәүче 25 яшьлек Хоу озак вакыт балага уза алмый тилмергән. Ул табибларга йөри башлаган, аның күп кисталары, полиплары бар икәнен ачыклаганнар, дәваланган. Октябрь аенда табиблар Хоуны сөендерә – балага узганын, алай гына да түгел, 3 бала көткәнен әйткәннәр. «Мин авырлы икәнемне белгәч, шулкадәр бәхетле идем, хыялым тормышка ашты», – дип сөйләгән Хоу.

Ноябрь уртасында УЗИга килгәч, аның сөенече борчуга әйләнә – күзәтүләр аның берьюлы 9 балага авырлы икәнен күрсәтә.

Хәзер табиблар «артык» эмбрионнарын алып ташларга киңәш итә икән. Ире дә борчыла: «Мин бик нервыланам. Элек ул балага уза алмый дип борчыла идем, хәзер 9 бала көтәбез», – дигән ул.

Кытай хатыны хәзер табиблар киңәшләрен көтә, дип яза World of Buzz сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100