«Балага туарга әтисе булышты» – 10 кешелек Кызылъярда туган балага зур өметләр баглыйлар
Югары Ослан районының Кызылъяр авылында җәй көне 10 кеше тора. Әлеге авылга Россиянең ерак почмагыннан гаилә күченеп кайткан. 6 балалы гаиләнең төпчек улларын Кызылъярның «хуҗасы» дип атыйлар.
Югары Ослан районының Кызылъяр авылына бетү куркынычы яный. Шушы авылда туып үскән Владимир Тимофеев авылны торгызырга хыяллана. «Шуны аңладым: мин монда булырга, авылга булышырга тиеш. Авыл калачак, мин дөньяда булмасам да», – ди ул үзе.
Кызылъяр авылына ул көзге-язгы юлсыз көннәрдә 5 чакрымын җәяүләп барып җитә. Тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-ат өчен әти-әнисе яшәгән туган йортын, авылны, хәтерне саклау теләге цивилиция бирә ала торган мөмкинлекләрдән өстенрәк. Ул авылның киләчәге барлыгына чын күңеленнән ышана.
Соңгы күп елларда беренче тапкыр авылда бәби туды. Святослав дип исем куштылар. Бу нәрсәне аңлата? Димәк, бу авыл яшәячәк, дигән сүз... Ул гаиләне күргәч, күңел сөенә. Кызылъяр кешеләре! Святослав – авылның хуҗасы, киләчәктә бар да яхшы буласын аңлата торган билге. Авыл яшәячәк, яшәячәк! – дип, өметләре белән бүлешә Владимир Тимофеев.
Владимир – милиция капитаны. 2007 елда пенсиягә чыккан. Хәзерге вакытта, туган авылын торгызу максаты белән, Кызылъярда яши. «2009 елда авылда 3 карт калган иде. Шул вакытта башка уй килде: алар үлгәч, авыл бетәчәк бит! Йөрәгемне пычак белән яралаган кебек тоелды, моңа юл куярга ярамый, дип хәл иттем», – дип сөйли Владимир.
Кызылъярда җәй көне 10 кеше даими яши, ялларга 25ләп кеше җыела икән. Авылның тарихы Чувашиядән күченеп килгән Богатовлар һәм Митрофановлар гаиләләренә барып тоташа. Авылда заманында хәлле крестьяннар яшәгән: үзләренең умарталыгы, тегермәннәре булган. 1928 – 1929 елларда аларны «кулаклар» дип игълан итәләр һәм Үзбәкстанга сөрәләр. Совет елларында авылда амбар, ферма, сарык фермасы, кибет, клуб булган. Балаларга күрше Мурат авылында белем биргәннәр. Ә 1969 елда авылга электр энергиясе килгән. Ул елларда 40лап өй булса, хәзерге көндә Кызылъярда 14 йорт.
Соңгы елларда авылның зиратында часовня төзеп, каберлекләрне яңа коймалар белән әйләндереп алганнар. Авыл халкы бу урынны тәртиптә тота: корыган ботаклар, агачлардан арындыра, ташландык каберләрне карап тора. Биредә авылга нигез салган Анны Гавриловна Митрофанова (1886 – 1972 ) кабере дә сакланган. Кызылъяр зиратына Казаннан гына түгел, башка шәһәрләрдән дә кешеләрне алып кайтып җирлиләр, диләр.
Бала туды!
Олег һәм Наталья Пригаро гаиләсе Кызылъяр авылына читтән күчеп кайткан. Йорт төзеп яталар. Владимир Тимофеев белән шуларга юл тотык.
Олег үзе Краснодар краеннан. Наталья – Кырымнан. Новороссийскида танышканнар, Татарстанның Югары Ослан районындагы Кызылъяр авылына тыныч урын эзләп кайтканнар.
Балалар машина тавышыннан түгел, кошлар сайравы, әтәчнең «кик-ри-күк» тавышыннан йокыларыннан уянуларын телим, – ди гаилә башлыгы.
Бу урынны башта гаиләнең дуслары тапкан. Алары тиз арада китеп барган, ә Олег калган һәм хатынын да авылга күчергән. Гаилә башта кечкенә генә йорт сатып ала, хәзер үз өйләрен булдырмакчылар.
Кызылъярга күчеп килүгә үк, гаилә башта бакча утырта. Олег сүзләренчә, табында бары тик табигый ризык кына булырга тиеш. Балаларга саф һавадан тыш дөрес туклану да кирәк, ди ул. Тормыш иптәше Наталья да шул ук фикердә. Гаилә тавык, кәҗә, сарык, дуңгыз асрый. Төп керем чыганагы – умартачылык.
Гаиләнең күптән түгел 6нчы баласы туган. Марья, Алена исемле кызлары Татарстанда туса да, Святослав – нәкъ менә Кызылъярның үзендә туган бала. Сабыйга дөньяга килергә әтисе үзе булышкан – «шулай килеп чыккан». Шуңа да малайга авылда зур өметләр баглыйлар.
Наталья – һөнәре буенча инженер-эколог, химик. Олег транспорт логистикасы белән мавыга. Алар икесе дә авыл тормышына гашыйк, авылда кайвакытларда үзләре генә калган чаклар да була икән. Язгы сазларда, кышкы бураннарда гаилә цивилизациядән аерылып кала.
Әлеге гаилә белән саубулашканнан соң, Владимир Тимофеев белән авылны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Авылдагы тормышның бөтенләй башкача булуын сөйли әңгәмәдәшем. Аның сүзләренчә, басу-кырлар, урманнар, чишмәләр яшәргә дәрт бирә. Шәһәр тормышы ул – кагыйдәләр буенча яшәү, ә авылда кеше үз асылына кайта. Авыл шуның белән дә кадерле.
Авылны бөтен күңелең белән яратырга, авылда яши белергә кирәк. Иртә язда килегез безгә, шәүлегән, сандугач сайравын тыңларга. Тормыш уянуын күрергә, – дип озатып калды безне Кызылъярдан Владимир Тимофеев.
Наталия Бузунова, «Волжская Новь»
Автор фотолары.