news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балага нинди исемнәр кушарга ярамый?

news_top
Балага нинди исемнәр кушарга ярамый?
Фото: © «Татар-информ»

Балаларыбызны Аллаһы исемнәре белән атарга ярамый. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.

Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә Габдрахман дип атарга кирәк, ягъни «гәбд» кушымчасын өстәргә. Гәбд – кол дигәнне аңлата. Габдрахман – Рахманның колы дигәнне белдерә.

Шулай ук пот (идол) исемнәре белән атау ярамый. Мәсәлән, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында Сәнам (хатын-кыз матурлыгын гәүдәләндергән пот) исеме киң таралган була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ул исемне тыя, һәм кешеләр аны икенчегә үзгәртә.

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе исемле сәхабәне әти-әнисе Гәбдешшәмс, ягъни «Кояш колы» дип атаган була.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, кеше Кояш, Ай колы дигән исемнәр белән атала алмый, дип аны Габдрахманга алыштыра.

Әгәр исемнең яңгырашы матур булып та, мәгънәсе ямьсез, сәер булса, андый исемнәрне кушмау хәерле.

Чит телдән алынган исемнәрнең тәрҗемәләрен белми торып исем кушу яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган «исемнәр» кушу да дөрес булмас, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар