Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага күкрәк сөте имезүнең ана һәм сабый өчен нинди файдасы бар?

news_top_970_100
Балага күкрәк сөте имезүнең ана һәм сабый өчен нинди файдасы бар?
"Татар-информ" архивы

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе неонатологы Наталья Афанасьева ана һәм бала өчен имезүнең файдасы турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Наталья Анатольевна сүзләре буенча, имезү – табигый процесс. Сабыйлар ана күкрәген эзләү рефлексы белән туа һәм аны тормышының беренче минутларыннан сорый башлый. Ана сөте бала өчен яхшы үзләштерелә торган ризык кына түгел, ә тынычландыргыч та. Бу – балага тыныч йокы һәм көч туплауны тәэмин итә.

Моннан тыш, күкрәк сөтендә баланы йогышлы авырулардан саклаучы туклыклы матдәләр һәм антитәнчекләр бар. Имә торган сабыйларда сәламәтлек ягыннан проблемалар сирәргәк була. Ана сөте шулай ук баланың психоэмоциональ үсешенә ярдәм итә, яклау һәм ышаныч бирә. Өстәвенә, күкрәк сөте имгәндә, аның бөтен йөз мускуллары эшли. Бу тешләр чыгу процессын тизләтергә һәм җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.

Баланы имезү әни өчен дә зур өстенлеккә ия. Бала тудырганнан соң сабыйның беренче сәгатьләрдә күкрәккә ябышуы хатын-кызның аналыгы кыскаруын булдыра, анда кан китүен кисәтә, шулай ук мастит һәм лактостаз барлыкка килүне, аналык һәм сөт бизләренең яман шеш авыруларын кисәтә. Яңа туган балага күкрәк сөтен бернәрсә алыштыра алмый, дип искәртте табиб-неонатолог, диелә Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100