Нәселдәнлек кешенең вербаль интеллектына акыл сәләтенең башка типларына караганда күбрәк тәэсир итә. Бу хакта «Газета.Ru»га табиб-генетик Анастасия Чеботарева сөйләгән.
Эксперт аңлатканча, интеллект геннар белән әйләнә-тирә мохит факторларының катлаулы бәйләнеше белән билгеләнә һәм, гади физик сыйфатлар кебек, нәселдән күчми. Интеллектның төп 3 төре бар: вербаль, гомуми һәм вербаль булмаган. Телдән нәтиҗәле файдалану сәләте өчен җаваплы вербаль интеллект күбрәк генетик факторларга бәйле, дип яза «Аргументы и факты».
Әлеге нәтиҗәне 452 мең кеше катнашкан масштаблы тикшеренү раслаган. Тикшеренү барышында вербаль интеллектның дәрәҗәсен генетик факторлар буенча алдан фаразлап булу ачыкланган.
Генетик билгеләп үткәнчә, кешеләр еш кына вербаль сәләтләре охшаш булган кешеләр белән пар кора, бу – акылның нәселдән килүчәнлеген арттыра. Шул ук вакытта интеллект тулысынча геннарга бәйле түгел. Акыл геннар белән тышкы тирәлек (шул исәптән белем һәм уку) бәйләнешендә билгеләнә, диелә хәбәрдә.