Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балага җен ияләшә»: Гөлназ Шәрипҗанованы баласына исем кушарга соңга калган дип гаеплиләр

7 гыйнварда Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның уллары Минтимер туды.

news_top_970_100
«Балага җен ияләшә»: Гөлназ Шәрипҗанованы баласына исем кушарга соңга калган дип гаеплиләр

Гөлназ Шәрипҗанова нәни улына исем куштырганнары турында инстаграмдагы сәхифәсендә язды. Пост язылган урыннан аңлашылганча, алар Актанышта булган.

Инстачылар матур теләкләр теләгән. «Зур рәхмәт барлык изге теләкләрегез өчен. Кабул булсын. Минтимер дигән исемне бар татар мөселман дөньясына таратып, игелекле, тәүфыйклы, ризыклы бала булып үссен», дип җавап язган Гөлназ үзе.

Ул инстаграмдагы постында исем кушу ашыннан фотолар куйган, шунда ук үзенә шелтә белдереп язган кешенең язмаларын да күрсәткән. «Исемне әле куштыгызмыни? Җен ияләшә балага, вакытында исем кушмасаң», дип язганнар. «Сабыйга бала тудыру йортыннан кайткач ук исем кушарга кирәк. Салават Миңнехановтан үрнәк алыгыз», диләр. 

Боларга җавап итеп Гөлназ да яза. «Акылсыз инде без шундый. 40 көндә кушалар. Безгә бүген 20 көн», дип язып калдырган. «Кайчан, кайда, ничек, кем икәнен үзебез хәл итәрбез», ди ул.

«Хәзер мәчеткә барып исем куштыру берни дә тормый. Әмма бөтен туганнарны җыеп, исем ашы уздыру үзе бер зур вазифа. Әни бу эшкә зурлап тотына», дигән ул. Гөлназның әнисе өч оныгына исем куштыру ашы үткәргән икән. «Авылыбызга кайту өчен 400 км шул. Шуңа күрә роддомнан чыгуга кайтып җитеп булмады», ди Гөлназ.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зур Рэхмэт барлык эйткэн изге телэклэрегез очен  Кабул булсын , МИНТИМЕР дигэн исемне бар татар мосолман дэрьясына таратып, игелекле, тэуфиклы, ризыклы бала булып уссен, я раббым  . МЕНЭ ШУНЫСЫ ИН МОХИМ . Барлык акыл ойрэтучелэргэ, кайчан , Кайда, Ничек и тем более кемнэн урнэк алырга ???? Мы сами решим  Аллага шокер урнэк алырдай кешелэребез, туганнарыбыз бар . Хочешь показаться умным - промолчи , дигэн пример белэн яшэп карыйсыгыз килмиме?  Точно акыллырак булып каласыз, проверено  . Мин кеше сузенэ ихтибар итэ торган кеше тугел , просто узегезгэ Ничек булыр микэн , куям Эле на общее обозрение . Телегез озын бит , акылыгыз кебек . Хэзер мэчкткэ барып исем куштыруы бернидэ тормый . Эмма, Ботен туганнарны жыеп, элеккеге кебек исем ашы уткэруе узе бер зууур вызифа. Эни бу эшкэ Хэрвакыт тотынып, уз эшен башкарып чыгара, Рэхмэт ана. Хэрвакыт дигэне - бу Инде анын 3 оныгына зурлап исем ашы уткэруе. 400 км авылыбызга кайтып житэсе дэ бар , шуна курэ «роддомнан чыгу белэн» кушып булмады шул ! . @salavat_minnikhanov дипломированный хэзрэт булгач, Сина гына морэжэгат итерлэр, Алла телэсэ

Публикация от Гульназ Халимова-Шарипжанова (@gulnazshrp)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100