news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балага агу эчерткән». Бер фатирда әнисе һәм үсмер улы үлгән

news_top
«Балага агу эчерткән». Бер фатирда әнисе һәм үсмер улы үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә ике кеше үлгәннән соң, җинаять эше ачылган. Фаҗига 12 майда булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта билгеле булганча, бер хатын 42 яшьлек туганының хәлен белешергә дип килә. Фатирда ул туганын һәм аның 15 яшьлек улын таба. Әнисе дә, улы да бик авыр хәлдә була.

Урынга табиблар килә, тик алар аналы-уллы бу кешеләргә ярдәм итә алмый, алар икесе дә үлә.

РИА Новости үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, әни кеше улына агу эчерткән булуы, аннары үз-үзенә кул салуы ихтимал. Әлегә бу версия рәсми рәвештә расланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар