news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балага 4 яшь, суламый»: Ашыгыч ярдәм табибы өйдә дәваланучыларның өч хатасын атады

news_top

«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәре 17 ел эшләү дәверендә күрергә туры килгән очраклар турында сөйләгән. Көзге сезонда, нигездә, ОРВИдан дөрес дәваланмау очраклары күп очрый. Шул ук вакытта «ашыгыч ярдәм» чакыртучы пациентларның шактый өлеше авыр хәлдә була, дип хәбәр иткән табиб. Бу хакта «Российская газета» яза.

Фельдшер «Голос реанимации» дип аталган телеграм-каналында язганча, күпчелек очракта вируслы инфекция белән аягөсте авыручыларда авыр бактериаль үпкә ялкынсынуы ачыклана.

Югары тән температурасы, косу һәм эч китү аркасында балаларның һәм өлкәннәрнең организмы сусызлана, электролитлар балансы бозыла.

Бөер җитешсезлеге булган пациентларны да очратырга туры килә. Моның сәбәбе, гадәттә, салкын тиюгә каршы катнаш порошокларны һәм авыртуны баса торган төрле даруларны контрольсез кабул итү белән бәйле.

«Менингит бик тиз дәвалый башлауны таләп итә», – дип яза фельдшер. Табиб, пациентның әнисе әйтүенчә, «әле кичә генә елмаеп-көлеп паркта йөреп кайткан», ә инде киләсе көнне «көчкә сулыш алыр хәлдә» яткан 19 яшьлек кызның тарихын искә ала.

«Тән температурасы 40ка якын, аңы чуалган, тән тиресен тимгел баскан, баш арты «таштай каткан» иде», – дип яза фельдшер ашыгыч рәвештә йогышлы авырулар бүлегенә күчерелгән пациент кыз турында.

Ул, шулай ук, конфет капкан килеш йоклап киткән бала турында сөйләде. «Шалтырату кабул иттек. Ир бала. 4 яшь. Суламый. Бала идәндә ята, зәңгәрсу төскә кергән. Әнисе үзен кая куярга белми, кабалана», – дип яза фельдшер.

Баланы карагач, табиблар малайның тын юлында чәйнәлә торган конфет булуын күреп алган. «Күрәсең, йоклаганда тын алган да, конфет кереп киткән... Шуннан соң бала тирән итеп тын алды һәм кычкырып җибәрде. Әнисе, тезләнеп, елый башлады», – дип сөйли фельдшер.

Аның сүзләренчә, барлык тарихлар да яхшы тәмамланмый. «Мондый тарихлар ешрак үлем белән тәмамлана. Сирәгрәк очракта могҗиза була», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар