Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балада куркыныч аллергия булмасын өчен нишләргә?

Балада куркыныч аллергия булмасын өчен нишләргә?

news_top_970_100
Балада куркыныч аллергия булмасын өчен нишләргә?

Аллергия куркыныч авыру. Аны дәвалаганчы, булдырмау хәерлерәк. Нәни чактан ук баланың туклану рационына арахис чикләвеген кертү шушы ризыкка аллергияне булдырмаска ярдәм итә икән. Арахис чикләве бик күп ризыклар составында очрый. Арахис — иң аллерген һәм авыр продукт булып санала. Күпчелек очракта ашаганнан соң аллергия чыгу нәкъ менә арахистан булырга мөмкин. Бу турыда Америка педиатрларына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.

Неонатолог һәм нутрициолог, доктор Фрэнк Грир киңәшләре моңа кадәр булган күзаллауларга каршы килә. Балага 1–2 яшь тулганга кадәр, педиатрлар әти-әниләргә аллерген продуктларны ашатмаска куша иде.

«Андый продуктларны 12 айга кадәр үк ашата башларга кирәк. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, балаларны бер өлешенә арахисны 4 айдан ук бирә башлаганнар. Болай эшләгәндә, организм продуктка толерант була — ягъни каршы килми. Бала каты ризык ашый башлауга, шундый ризыклар бирер идем», — дип сөйләгән Грир.

Доктор Грир сүзләренчә, моңа кадәр булган тәкъдимнәр экспертлар фикеренә генә нигезләнгән, алар фәнни мәгълүматны гына исәпкә алып эшләнмәгән.

Сабый бала рационына яңа продуктларны акрынлап кертергә кирәк. Организм ризыкны ничек кабул иткәнен җентекләп күзәтү хәерле. Аллергия симптомнары барлыкка килсә, бу азыкны балага бирүдән туктарга кирәк. Һәрхәлдә, табиб белән киңәшеп эшләү хәерле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100