Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балачакта мин гел әтине көтә идем": Айгөл Бариева мәрхүм әтисен искә ала

Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм әтисе - танылган артист Шамил Бариев белән төшкән архив фотоларын күрсәтте.

news_top_970_100
"Балачакта мин гел әтине көтә идем": Айгөл Бариева мәрхүм әтисен искә ала
Аклы-каралы фотолары янына Айгөл хатирәләр язып калдырган.

"Балачакта мин гел Әтине көтә идем. Ул гел гастрольдә, театрда, репетициядә, укучылары белән, радиода, сьемкаларда... ә мин гел көттем... Сагынып көттем. Менә Ул өйгә кайтсаааа, бер тик утырмый идек - без гел нидер бергәләп эшли идек. Ул мине гитарада уйнарга өйрәтте, Ул миндә китапларга мәхәббәт уятты, Ул мине шахмат, шашки, хәтта кәрт сугарга да өйрәтте, үзе белән балык тотарга да алып бара иде. Кстати, мин бик оста балыкчы идем, шуны белмәгәнсездер әле. Һәм сәхнәгә дә нәкь менә Ул мине алып чыкты. Әле дә хәтердә: 8 март, Уникс, 1991ел һәм без Әти белән "Синең өчен "дигән дуэтны башкарабыз. Ой, күпме куйдык без ул дуэтны. Әйе, әйе, куйдык. Бер мини спектакль кебек куярга ярата иде Әти һәрбер җырны. Ул чакта Әтиле-Кызлы дуэт бииик сирәк күренеш иде, ялгышмасам. Без иң беренчеләрдән идек. Бик күп әйбергә өйрәтте Әтием! Ә иң мөһиме чын булырга, ихлас. Яратсаң - яратырга, яратмасаң - яратмаска. Иң мөһиме - икейөзле булмаска. Туры сүзле булырга һәм, әлбәттә, тырыш, максатчан булырга. Кешеләргә карата ихтирамлы һәм ачык йөзле булырга. Гомүмән, бу тормышта тулаем яшәргә өйрәтте. Әйе әйе! Тереклек итәргә түгел, яшәргә. Һәм мин аңа барысы өчен дә мең рәхмәтлемен.  Ә Әнием, әлбәттә, Әнием дә биик күп нәрсәгә өйрәтте", дип язган Айгөл.

Инстачылар да, хатирәләргә бирелеп, хисләрен язып калдырганнар. Мәрхүм әтиләргә "урыны оҗмахта булсын" дип телиләр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Балачакта мин гел Әтине көтә идем....Ул гел гастрольдә,театрда,репетициядә,укучылары белән,радиода,сьемкаларда...ә мин гел көттем...Сагынып көттем...Менә Ул өйгә кайтсаааа бер тик утырмый идек- без гел нидер бергәләп эшли идек:Ул мине гитарада уйнарга өйрәтте,Ул миндә китапларга мәхәббәт уятты,Ул мине шахмат,шашки,хәттә кәрт сугарга да өйрәтте, үзе белән балык тотарга да алып бара иде.Кстати мин бик оста балыкчы идем,шуны белмәгәнсездер әле))))Һәм сәхнәгә дә нәкь менә Ул мине алып чыкты...Әле дә хәтердә:8 март,Уникс,1991ел һәм без Әти белән "Синең өчен "дигән дуэтны башкарабыз....Ой күпме КУЙДЫК БЕЗ УЛ ДУЭТны....Әйе,әйе..куйдык)))Бер мини спектакль кебек куярга ярата иде Әти һәрбер җырны...Ул чакта Әтиле- Кызлы дуэт бииик сирәк күренеш иде..ялгышмасам,без иң беренчеләрдән идек...Бик күп әйбергә өйрәтте Әтием!Ә иң мөхиме Чын!!!булырга!!!Ихлас!!!Яратсаң -яратырга,яратмасаң-яратмаска..Иң мөхиме -ИКЕЙӨЗЛЕ булмаска.Туры сүзле булырга һәм әлбәттә тырыш,максатчан булырга...Кешеләргә карата ихтирамлы һәм ачык йөзле булырга..Гомүмән бу тормышта тулаем ЯШӘРГӘ өйрәтте!Әйе әйе!ТЕРЕКЛЕК ИТӘРГӘ ТҮГЕЛ!!!Ә Я-ШӘР-ГӘ!!!Һәм мин АҢА БАРЫСЫ ӨЧЕН МЕҢ РӘХМӘТЛЕМЕН!Ә ӘНИЕМ ...Әлбәттә,Әнием дә биик күп нәрсәгә өйрәтте..Аның турында аерым бер постта.... P.s.әйдәгез сез дә балачак хәтирәләрен яңартыгыз әле...

Публикация от Aigul Barieva Бул гына (@aigul_barieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100