Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балачак бәхетле булырга тиеш: Татарстанда авыр хәлдә калган гаиләләргә булышалар

Балалар иминлеге — ата-аналар өчен иң мөһиме. Ләкин ата-ана дөрес юлдан читкә тайпылырга мөмкин. Әти-әни хатасы өчен балалар түлиме? Авыр хәлдә калган гаиләләргә республикада нинди ярдәм күрсәтелә?

news_top_970_100
Балачак бәхетле булырга тиеш: Татарстанда авыр хәлдә калган гаиләләргә булышалар
"Татар-информ" архивы

Һәр кешенең язмышы үзенчәлекле, төрле. Бу дөньяда беркемнең дә тормыш сукмагы кабатланмый. Берәүләр ата-ана мәхәббәтен күреп үскәндә, икенчеләр кечкенәдән тормыш сынауларына дучар була. Әнә шундый кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан республикада «Аеклык ноктасы» («Точка трезвости») проекты гамәлгә ашырыла.

Проект Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2015 елдан бирле гамәлдә. Аның максаты — ата-аналарны бала хокукларыннан мәхрүм итүне булдырмау, гаиләләрне саклау һәм балигъ булмаганнарның тормыш сыйфатын яхшырту.

Әлеге проектның әһәмиятен бәяләп бетергесез. Чөнки сүз балалар, аларның сәламәтлеге, иминлеге турында бара. Баланың киләчәге уңышлы булсын өчен, аның тәрбиясенә, мохитенә кечкенәдән игътибар итәргә кирәк. Ә сабыйның тәрбиясе белән әти-әни шөгыльләнә. Димәк, сүз ата-аналар турында да бара.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Аеклык ноктасы» проекты кысаларында проблемалы гаиләләрдәге ата-аналарны алкоголизмнан дәвалау өчен медикаментоз дәвалау кулланылуын сөйләде. Бер катнашучыны реабилитацияләү өчен курсның бәясе 120 мең сумны тәшкил итә.

«Мондый дәвалаудан тыш, проблемалы гаиләләргә башка төрле ярдәм дә күрсәтелә. Әйтик, дәвалануга һәм реабилитацияләүгә мотивацияләү, шәхси, гаилә һәм үз-үзеңне тоту психотерапиясе, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, эшкә урнашырга булышу, юридик хезмәтләр алуда ярдәм итү һәм башкалар», — диде Юлия Абдреева.

2015-2019 елларда 472 баланың гаиләсе сакланган

Проектта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе дә катнаша. Җаваплылык үзәге итеп республиканың наркология хезмәте билгеләнгән. Алкогольдән бәйле кешеләрне проектка кертү турындагы карарны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия кабул итә.

«Проект кысаларында 2015-2019 елларда барлыгы 246 кеше дәваланды. Бу эшкә 28,7 миллион сум акча тотылды. Тулы дәвалау курсларын уңышлы узып, 202 кеше программаны тәмамлады. Бу исә, үз чиратында 472 баланың гаиләсен саклап калырга, аларны ятимлеккә дучар итмәскә мөмкинлек бирде. Узган елда проект туктатылып торды. Быел аны дәвам итәргә дигән карар кылынды», — дип өстәде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары.

Быел проектта 80 кеше катнаша

Юлия Абдреева әйтүенчә, быел әлеге проектта республиканың 31 муниципаль берәмлегендәге 74 гаиләдән 80 кеше катнаша. Әлеге гаиләләрдә барлыгы 133 бала тәрбияләнә.

«Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, 25 ата-ана эшкә урнаштырылды, 11 гаилә йортында төзекләндерү эшләре башкарылды, 5 гаиләгә җиһазлар һәм көнкүреш техникасы сатып алынды, 2 гаиләгә торакның санитар нормаларын яхшыртуда ярдәм күрсәтелде. 8 гаиләдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычларны реструктуризацияләү эше алып барыла. 25 гаиләгә 21 социаль түләү һәм пособиеләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде. Шулай ук балалар мәктәп һәм балалар бакчаларына урнаштырылды», — дип билгеләп үтте ул.

Авыр хәлдә калган гаилә тарихы

Исерткеч эчемлекләр беркайчан да кешенең дусты булмады. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Шундый кыен ситуациядә калган бер гаилә хакында язып үтәбез.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ир-атның баш миенә зыян килә, шул сәбәпле ул эшен югалта, эчә башлый. Аның хатыны сәүдә өлкәсендә эшләгән, әмма аның хезмәт килешүе төзелмәгән була. Хатын-кыз да спиртлы эчемлекләр куллана башлый, эшеннән куыла. Шул арада гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычы 100 мең сумнан артып китә. Ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган балалары мәктәпкә йөрми башлый. Кичен урамда йөргән балаларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Әлеге гаиләдәге балалар вакытлыча яшүсмерләр өчен ятимнәр йортына урнаштырыла, хатын-кызга «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга тәкъдим ителә.

«Проект кысаларындагы чараларны этаплап гамәлгә ашыру әлеге гаиләдәге авыр хәлне җиңеп чыгарга ярдәм итте. Беренче чиратта, әти-әни белән социаль хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелде, ата-ана һәм балалары белән төп проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирүче диагностик тикшерү үткәрелде, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программалары эшләнде.

Спиртлы эчемлекләрдән бәйлелекне бетергәндә мәшгуль булу мөһим. Шуңа күрә хатын-кызга эш эзләүдә ярдәм күрсәтелде. Ул трамвайда кондуктор булып эшкә урнашты. Ана кеше даими рәвештә балалары янына килеп йөри. Алар гаиләдә хәл тотрыкланганчы ятимнәр йортында яшәячәк», — дип сөйләде белгеч.

Хәзер халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре алдында проектка гаилә башлыгын да җәлеп итү бурычы тора.

Гаиләдә вазгыять яхшыра. Ә әлеге проект булмаса, нәрсә булыр иде?..

«Аеклык ноктасы» проектының уңышы табиб, психолог, социаль хезмәт белгечләренең тырышлыгын берләштерә торган ведомствоара бәйләнештән гыйбарәт.

Сүз дә юк, проект бик мөһим эш алып бара. Әмма шунысын онытмасак иде, һәркемнең язышы үз кулларында. Балаларыбызның киләчәге якты булуын теләсәк, аларга үрнәк күрсәтик. Ата-ана ялгышлары аркасында, бала үз бәхетеннән мәхрүм булырга тиеш түгелдер.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100