Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачактан чаңгыда иде». 15 яшьлек кыз таудан төшкәндә агачка бәрелеп үлгән

news_top_970_100
«Балачактан чаңгыда иде». 15 яшьлек кыз таудан төшкәндә агачка бәрелеп үлгән
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Красноярск краенда таудан чаңгыда төшкәндә 15 яшьлек кыз агачка бәрелеп үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Ергаки» табигый паркында ял базасына гаиләсе белән килгән кыз бала һәлак була. Таудан төшкәндә, ул агачка бәрелә, урында ук үлә. Бу турыда Тикшерү комитетында әйткәннәр.

Фаҗига 2 февральдә иртән була. Бала ата-анасы белән Кызыл шәһәреннән килгән. Иртәнге тугызда трасса түбәсенә подъемникка утырып менә, ләкин таудан чаңгы белән төшкәндә идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш агачка бәрелә.

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Баланың ата-анасы сүзләренчә, аларның кызы 10 яшьтән чаңгыда йөри, үзен ышанычлы тота. Бу гаиләдә тагын 2 бала бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100