news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балачактагы тирән яралар»: ни өчен кеше патологик ялганчыга әйләнә?

Бөтен кеше дә кайвакыт алдалый, тик кайберәүләрнең фантазиясе авыруга әйләнә. Татарстанның Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры Оксана Захарова моның нәргә китергәнен, патологик ялганчыларны ничек ачыкларга икәнен һәм аны уйдырмалар сөйләүдән туктатып буламы-юкмы икәнен сөйләде.

news_top
«Балачактагы тирән яралар»: ни өчен кеше патологик ялганчыга әйләнә?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Һәр кеше дә кайвакыт ялганлый – бу яшәешнең ачы хакыйкате. Ялган – мөнәсәбәтләр корырга һәм теләгәнгә ирешергә булыша торган социаль яраклашуның бер коралы. Без төрле сәбәпләр белән, мәсәлән, шәхси чикләрне саклау, файда алу, җаваплылыктан качу яки кемгәдер ошау өчен алдалыйбыз.

«Без барыбыз да социумда яшибез һәм тәэсир калдырырга телибез. Бервакыт без алдау ысулын кулланып карыйбыз һәм бу барып чыккач, нәтиҗә биргәч, безгә ул максатка ирешү коралы буларак кереп кала», – дип аңлатты Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры, Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты Оксана Захарова.

Гадәти ялган була. Аның төгәл максаты бар һәм аны аңлатып була. Ә бар патологик ялган, шулай ук ул мифомания һәм псевдология буларак та билгеле. Психологлар аның махсус критерийларын аерып күрсәтә:

  • Компульсивлык (компульсивность) – кешедә ялганларга теләү хисе җиңеп булмый торган һәм бәйләнчек була;
  • Эзлеклелек (системность) – һәр җирдә һәм һәр нәрсәдә алдау; хәтта факт тулысынча уйлап чыгарылмаган булса да, нечкәлекләрне яшереп, әйтми калдыру була;
  • Тарихларның катлаулы драматик сюжетлы булуы һәм болар барысы да һичшиксез сөйләүченең үзенә бәйле;
  • Еш кына ачыктан-ачык файда булмау.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Алдау җитди психик тайпылышлар билгесе булырга мөмкин

Ни өчен кешеләр патологик ялганчыга әйләнә соң? Оксана Захарова фикеренчә, үз-үзебезне тотыштагы башка бик күп үзенчәлекләр кебек үк бу халәтнең дә тамырлары балачакка барып тоташа. Бик тирән психологик ихтыяҗ турында сүз бара.

«Бу үзбәядә бик тирән яра булырга мөмкин. Балага тиешенчә хөрмәт, ярату, кайгырту җитмәгән. Һәм аның өчен ялганлау олыларда тәэсир уятуның бердәнбер ысулы була. Яки баланы артык кырыс җәзлаган булырга мөмкиннәр. Ул җәзадан качу юлларын эзли һәм алдауның эшләвен аңлый. Соңыннан бу олы тормышка да ияреп бара, монда инде җәзалар һәм кырыс әти-әни юк, тик гадәт саклана», – дип сөйләде табиб.

Патологик ялган җитди психик тайпылышлар билгесе булырга мөмкин: чиктәш тайпылыш, шизофрения, истерик тайпылыш. Ул бәйле кешеләргә дә хас – ялганлау һәм тапкырлык аддикцияле кеше психотибына керә.

Ялганның эчтәлеге дә очраклы гына булмый. Әгәр кеше үзен кызгандырырга тели икән, ул төрле җәрәхәтләр, дәваланмый торган чирләр, авыр югалтулар уйлап чыгара. Әгәр үзе белән соклануларын теләсә, статусы, казанышлары, элемтәләре һәм байлыгы турында алдый башлый.

«Акылга зәгыйфь бер пациентым бар иде. Безгә килде дә больничный сорады, янәсе автомойкада эшли. Барысын да: эш графигы, хезмәт хакы турында бик тәфсилләп сөйли. Соңыннан аның абыйсы килде һәм пациентның уйлап чыгарып сөйләвен белдек. Чынында исә, машинаны абыйсы юдырган, ә тегесе автомойкада эшләүче кешеләр белән сөйләшкән булган һәм хәзер үзенең эшләвен күрсәтү өчен шушы хәлне сөйли. Без аңа больничный бирергә җыенган идек инде, чөнки бик ышандырып сөйләде», – дип исенә алды Оксана Захарова.

Ялганчыны балачагында ук абайлап була

Охшаш механизмлы психик тайпылыш – Мюнхгаузен синдромы бар. Кеше авыру булып кыланырга яки үзенә аңлы рәвештә зыян салырга мөмкин. Бу авыру кешегә ярдәм итү һәм аны кайгыртырга теләү хисенә бәйле. Һаман да шул балачак яраларына барып тоташа: бала үзенә авыр вакытта гына кайгырту тойган булырга мөмкин.

«Бүген социаль челтәрләр чорында кешеләр күпкә ялганчыга әйләнде дия алмыйм. Интернетта контент төрле: кайдадыр ялган күбрәк, кайдадыр азрак. Бу үз өстенлегеңне күрсәтү, бу хакта киң аудиториягә сөйләү коралы һәм шуның белән беррәттән кешенең үзбәясендәге проблемаларны һәм нарциссизмны да күрсәтә ала. Әгәр бу аның холкында электән үк булган булса, ул социаль челтәрләрдә дә күренә», – дип саный Оксана Захарова.

Кешенең ялган белән кораллануын әле балачагында ук абайларга була, дип саный белгеч. 3-7 яшь вакытта балалар хыялларга бирелә, фантазиясен эшкә җигә башлый. Алар әти-әниләрен алдаларга тырыша, күпмедер дәрәҗәдә бу нормаль хәл.

«Тик әгәр дә 8-9 яшьләрдә дә бала башкаларга зыян салу өчен гел алдый, урлау белән шөгыльләнә башлый, җитмәсә балада эмпатия хисе булмаса һәм ул салкын канлы икән – бу шомлы билге. Бу очракта психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әти-әниләр моны эшләячәкме? Бу – зур сорау», – диде табиб-психиатр.

«Ялганчы үзен газап чигүче, корбан һәм ниндидер бөек кеше дип саный башлый»

Башта ялганчы үзенең сүзләрен тикшерергә кирәклеген аңлый. Ул сюжет кора һәм нечкәлекләр уйлап таба, тик соңыннан барысы да үзгәрә.

«Тора-бара ул уйлап чыгарылган бу тарихларга шулкадәр күнегеп бетә, анда бик көчле психологик саклану барлыкка килә, фантазияләргә үзең ышану җиңелрәк була башлый. Ялганчы үзен газап чигүче, корбан яки ниндидер бөек кеше дип ихлас ышана башлый. Чын тормыш һәм уйдырма арасындагы чик юылып бетә», – диде Оксана Захарова.

Кешенең ялганы фаш ителгәч, ул моны таныр һәм башка ялганламас кебек тоела. Әмма патологик ялганчылар белән бу алым эшләми. Фаш ителгәч, ул тәүбә итми, бу агрессия һәм читләшү генә китереп чыгара. Мондый кешеләрдә гаеп һәм оят хисе бозылган була. Шушы уңайсыз хәл аркасында тагын да күбрәк ялган уйлап чыгарыла.

«Әгәр ялганны танысам, үземнең дә ялганчы булуымны, гел-гел алдалавымны танырга кирәк. Болай итсәм, мине бөтен кеше начар дип уйлаячак, ә бу куркыныч» – патологик ялганчыларның фикер сөрешен психиатр шулай дип аңлата.

Ялганын тану урынына патологик ялганчы контрһөҗүмгә күчәргә яки манипуляция кулланырга – әңгәмәдәшен ышанмауда, тотнаксызлыкта яки кырыслыкта гаепләргә мөмкин. Яки теманы башкага күчерә, оппонентын дөреслекне табарга тырышу омтылышы өчен гаеп хисе кичерергә мәҗбүр итә ала. Мондый кешеләр чарасызлыкта калгач, почмакка кысылгач кына ялганнарын таный. Нигездә, нәрсәдер алу, бу бәладән чыгу өчен.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Патологик ялганчылар белән үзеңне ничек тотарга?

Элек бу күренеш белән очрашмаган кешеләр патологик ялганчыларның корбаны була. Ялганчы нәкъ менә шушы кешеләрдән үзе теләгән хис-кичерешләрне ала. Мондый кешеләр белән аралашудан һәрвакытта да качып котылып булмый. Алайса алар белән үзеңне ничек тотарга соң?

  1. Эмоциональ дистанция сакларга кирәк. Әгәр хакыйкатьне табарга телисең икән, бу йончыта. Аны ихлас яратырга һәм кабул итәргә тырышу да ардыра.
  2. Бу ялганны җөпләмәү, бигрәк тә аңа сокланмау.
  3. Әгәр мондый кеше белән эшләргә туры килә икән, аны тикшерергә кирәк.
  4. Кеше алдында фаш итүләрдә катнашмау – кешенең болай да үзбәясе белән проблемалар булуын, аның шуңа күрә алдавын аңларга кирәк. Ә болай аңа тагын да начаррак булачак.

Патологик ялганчыны алдаудан тулысынча биздереп булмый, дип саный психиатрлар. Әгәр кеше үзендә бу сыйфатны таныган һәм төзәлергә тели икән, ул белгечләргә мөрәҗәгать итә. Бу озакка сузылган психотерапия аша эшләнелә, чөнки ул тирән яраларга – мәхәббәт һәм игътибар җитмәүгә бәйле.

«Мондый кешене тулысынча дәвалап буладыр, дип уйламыйм, тик аңа үз-үзен күрсәтү ысуллары уйлап табарга була. Мәсәлән, ни өчен иҗат белән шөгыльләнмәскә?» – дип йомгалады психиатр.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар