Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачаклары хәерчелектә узган өчен, улым һәм кызым минем белән аралашмый...»

news_top_970_100

Шулай килеп чыкты инде, һәм моны берничек тә төзәтеп булмый. Ирем белән хәрби частьтә эшләгәндә таныштык, ул солдат-срочник иде. Берничә мәртәбә юлларыбыз кисеште, ул мине күргән саен шундый ягымлы елмаеп карый иде, миңа шул җитә калды, баш югалтып гашыйк булдым. Мин – аның белән, ул минем белән очрашырга сәбәп эзләдек. Сирәк булса да очраша башладык.

Аның хезмәт срогы ахырына якынлашкач, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә, ризалаштым. Бай яшәмәдек, хәер, 80нче елларда сирәкләр генә бай яшәде инде ул. Өстәвенә, без яшәгән кечкенә шәһәрдә. Рәүфәт белән тулай торакта бер бүлмәдә яши башладык.

Мин почтада бик аз хезмәт хакы алып эшләдем, ә ирем яхшы акча түли торган даими эш урынын озак таба алмады, шуңа әле бер, әле икенче эшкә күченеп йөрде.

Бераздан улыбыз Самат туды, һәм яшәү тагын да авырлашты, акча бөтенләй җитмәде. 3 елдан соң кабат балага уздым. Кызыбыз Ләйсирә туды.

Икенче балабыз тугач, хәлебез бөтенләй мөшкел иде, шуңадырмы, ирем аракы белән дуслашып китте. Ә соңыннан бөтенләй эшкә йөрми башлады. Кызыбызга 8 ай тулгач, кайтты да, «сине ташлыйм» диде. Хыялындагы хатын-кызны тапкан, гашыйк булган икән, шуның янына китәргә җыена. Мин аны туктатып тормадым. Әгәр кеше китәргә уйлаган икән, аны тотудан мәгънә юк, дип уйладым.

Шулай итеп, 2 кечкенә бала һәм өч тиенлек хезмәт хакы белән кечкенә бүлмәдә ялгыз калдым. Әти-әнием булдыра алганча ярдәм итеп торды, әмма бу ярдәм күбрәк кайнатма, компот, бакчада үскән яшелчә иде, һәм кайвакытта ялларда балаларны үзләренә алып китеп тордылар. Мин аларга бик рәхмәтле, ләкин миңа акча белән ярдәм итә алырдай кеше булмады. Шулай итеп, мин булдыра алганча тарттым-суздым. Ә ирем тормышымнан юкка чыкты, әйтерсең ул бөтенләй булмаган да.

Менә улым үсеп җитәр дә, гаиләдәге бердәнбер ир-ат буларак, миңа ярдәм итәр, дип хыялланып ятканым әле дә истә. Ләкин мондый хәл булмады, тулай торакта яшәп, әти тәрбиясеннән башка үскән Самат йомшак холыклы кеше булды. Дуслары белән еш кына эчтеләр, кайвакытта аннан төтен исе дә килештерде, әмма бу – тәмәке исе түгел иде шул. Нәрсә булганын чамалый идем анысы, улым белән сөйләшергә дә тырышып карадым, әмма ул минем белән әрләште генә.

Берсендә, аның белән сөйләшергә тырышканда, ул бөтен көченә мине стенага таба этеп җибәрде. Мин үз улымнан курка башладым.

Кызым да үсте, аның да миңа мөнәсәбәте никтер тискәре булды. Ул миңа өй эшләрендә ярдәм итмәде, төнгә кадәр урамда күңел ачып йөрде. Ә мин аны көтеп, борчылып, өйдә елап яттым. Нәрсә эшләргә, алга таба ничек яшәргә икәнен белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, яшисе дә килми иде инде.

Берсендә кызым белән ызгышканнан соң, минем белән нигә шулай кыланасың, дип сорадым.

«Син безнең тормышны тәмгука әйләндердең! Безнең гел акча юк, син – начар әни! Синең ише хатыннарга бала табасы да түгел!» – дип кычкырды.

Шулкадәр гарьләндем, рәнҗедем. Үкси-үкси еладым. Ә бераздан улым кайтып керде, ул да әллә нәрсәләр кычкырып бетерде.

Хәзер ничә еллар үтте, алар миннән аерым яши, улымның да, кызымның да үз гаиләсе. Минем янга кайтканнары юк. Авылда әти-әниемнән калган йорт бар, шунда яшәп ятам.

Оныкларымны да 1-2 тапкыр гына күрдем, балалар белән сирәк аралашабыз. Мин үземнең гаепле икәнемне аңлыйм, аларның ачуын тагын да ныграк чыгармас өчен, аралашуга өметләнмим дә.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 16 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сез бит гаепле тугел дияр идем, балаларынын башларына ходай ан керосин.
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Аллахым узен сакла. Бу фотодагы апа тугелдер диеп уйлыйм. Кешенен йозенэ языла кем икэне. Мондый йозле апа тэртипле балалар устерэ.
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Аллам сакласын мондый хэллэрдэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100