Рәйсәнең әнисенә үпкә-рәнҗеше балачагыннан ук җыелып килде. Хәзер ул 40 яшькә җитеп килә, әнисенә җитмештән артык, әмма балачак яралары Рәйсәнең күңелен һаман да булса тырнап тора.
«Шимбә кереп чыгарсың микән?» – дип сорады Мәхтүмә апа кызыннан.
Ә Рәйсә әнисенә бик теләсә дә каты гына итеп «Юк» дип җавап бирә алмады, уңайсызланды.
«Тырышырмын», - дип тиз генә әйтеп куйды Рәйсә.
Ә үзе әнисе янына кермәскә мең сәбәп эзләп уйлана башлады. Эшкә чакырдылар дип алдарга була анысы, әмма бу сәер тоелачак, чөнки узган ялларда Рәйсә чынлап та эшләде, ә икенче шимбә рәттән эшләүне әнисе ялган дип уйларга мөмкин.
Кызы Гөлүсәнең ниндидер проблемалары килеп чыкты һәм һичшикчсез өйдә булырга кирәк дип ялганларга була әлбәттә. Әмма Мәхтүмә апа нәрсә булганын оныгы Гөлүсәгә шалтыратып белешергә мөмкин бит. Кыскасы, төрле яклап каршылык чыгып кына тора. Чынлап та, әнисе янына барырга һәм аның моң-зарларын тыңларга туры килер инде.
Рәйсә үзе дә аңлый алмый тилмерә: нишләп кырыкка җитеп тә ул үз әнисен якын, газиз итеп кабул итә алмады соң? Рәйсә фикеренчә, моның сере әле ерак балачакка ук барып тоташа, чөнки әнисе гел эш белән мәшгуль булды, кызына вакыты булмады, шуңа күрә кыз һәрвакыт үзе генә булды. Ирек булгач әллә нинди юләр гамәлләр кылды, уйланылмаган адымнарга да барды инде ул. Мөгаен, әнисенең зирәк киңәше, яки инде һичьюгы аның игътибары хәлне үзгәрткән дә булыр иде, әмма Рәйсәнең тормышында боларның берсе дә булмады.
Кызның тормышында әтисе дә булмады. Рәйсәгә биш яше тулыр-тулмас килеш, әтисе белән әнисе аерылышты. Шуннан бирле Рафис абый кызының тормышында да, аны тәрбияләүдә дә һич катнашмады, гәрчә алиментларны вакытында түләп барды.
Ә Мәхтүмә апа исә, яңа тормыш юлдашы эзләү белән генә мавыкты. Рәйсәнең әнисе яшь чагында шактый чибәр, ыспай хатын-кыз булды, шуңа күрә ир-атларның игътибарын, күз карашын гел җәлеп итеп торды. Мәхтүмәнең тормышында ир-атлар җитәрлек булса да, ни гаҗәп, бу гына аңа кабат ир хатыны булырга ярдәм итмәде.
Әнисенең үзенә түгел, ә күбрәк ир-атларга игътибар бирүенә Рәйсә үпкәли иде. Ә бит Рәйсә чынлап та әнисенең игътибарына, ана назына, җылысына мохтаҗ иде. Мәхтүмә апа шәһәр автопаркында хисапчы булып эшләде. Гадәттә мондый җирдә эшләүчеләрнең күбесе ир-атлар була бит инде. Шуңа күрә Мәхтүмә мондагы ир-атлар арасында да, башка җирдә дә үзенә чираттагы ир-атны табып, үзенең ятьмәләренә эләктерергә тырыша иде. Кайвакыт моның өчен шактый күп вакыт кирәк була, ә бу ир-атлар өчен Мәхтүмә күпме энергиясен бетергәндер, монысын бер Аллаһ кына белә.
«Әни, әйдә шимбә көнне паркка карусельдә атынырга барабыз!» – дип шатланып сорады Рәйсә, дус кызы Ландышның да әти-әнисе белән шунда барасын белгәч. Кызлар инде анда баргач татлы мамык ашаячакларын һәм башлары әйләнгәнче «Кыңгырау» каруселендә атыначакларын уйлап хыялланды.
«Мин бара алмыйм», - дип кырыс кына җавап бирде Мәхтүмә көзге каршында бөтерелә-бөтерелә. – Дөресен әйткәндә, барасым да килми», - диде.
«Ландыш та әти-әнисе белән бара бит, минем дә барасы килә, әни...» – диде Рәйсә еларга җитешеп.
«Тыңла әле, - диде дә әнисе кызына борылып, усал йөз ясады. – Синең барасы килер инде ул. Әйттем бит бара алмыйм дип, кара, әйтмәгән саен! Бармыйбыз дигәнмен икән, димәк бармыйбыз. Ландыш бара дип... Син аны түгел, ә әниеңне тыңларга тиеш, аңладыңмы?!» - дип орышты кызын Мәхтүмә.
Рәйсәнең күзләренә яшь тыгылды, әмма ул «ярар» дип башы какты, янәсе аңлады. Үзе өчен гарьләнде, ә Ландыштан көнләште кыз. Ә аның шундый татлы мамык ашыйсы килгән иде бит... Әмма әнисенең куркыныч йөзе, ачудан җеп кадәр генә нечкәреп калган иреннәре һәм бер үк вакытта ачулы да сәер елтыраган күзләре Рәйсәне шулкадәр куркытты. Кызның теле әйләнмәс булды, тез буыннарын калтыранды.
Әмма иң нык гарьләндергәне дә бу булмады. Кайткач, Ландыш кояшта янган борынын бармагы белән уа-уа һәм татлы мамык буялып калган иреннәрен теле белән ялый-ялый Рәйсәгә паркта күргәннәрен сөйли башлады. Эх, сөйләмәгән булса икән! Ландыш Рәйсәнең әнисе Мәхтүмәнең бер ир-ат белән җитәкләшеп паркта йөргәнен күргән. Аңлады Рәйсә, барысын да аңлады, аны кабат саттылар... Әнисе кызы белән уздырасы вакытын, кабат ниндидер ир белән уздырган...
Ә бу ирләрнең күпмесе белән гаилә корып карарга тырышы Мәхтүмә апа. Аларның йортында әле Фаил абый, әле Ринас абый барлыкка килеп торды, хәтта әнисеннән егерме яшькә өлкәнрәк бер абзый да булды, әле ул Рәйсәне үзенә әти дип эндәшергә дә мәҗбүр итеп карады. Рәйсә өйләрендә барлыкка килгән һәр ир-атны башта авыр кабул итте, әнисе дә аларның кубызына биеп кенә тора. Әмма тора-бара Рәйсә моңа күнекте, хәтта битараф була башлады.
Яшүсмерлек чорына кергәч, Рәйсәнең ир-атларга карата үз мөнәсәбәте барлыкка килде. Ул телдән генә алар белән ризалаша, әмма чынлыкта барысын да үзенчә эшли иде. Бу ир-атларның ачуын китерә, Мәхтүмә белән ызгышлар башланды, әле моңа өстәп хатынның да дәгъвалары, үпкә-рәнҗешләре кушылды. Соңыннан бу аерылышу белән төгәлләнә иде. Шушындый һәр аерылышудан соң Мәхтүмә башка бер ир белән дә тормыйм дип антлар эчә иде. Әмма чынында бу тукран тәүбәсе булып чыга, берничә ай узуга Рәйсәләр йортында чираттагы «хуҗа» пәйда була.
Шушы газапларны һәм үпкәләрне Рәйсә гомер буе күңелендә йөртте. Хәзер ул инде кырыкка якынлашып килә һәм әнисен үзенең муенына асылынган авыр таш кебек хис итә иде. Мәхтүмә апа аңламый, әмма кызыннан ярдәм сорауны дәвам итә иде. Хәтта кайвакыт кызын шелтәләп тә ала, янәсе ул балачагында бернигә дә мохтаҗ булмады: уенчыклар, бүләкләр, дуслары белән уйнаулар – барысы да булды бит. Һәм хәзер Рәйсә тормышындагы шушы шатлыклар өчен әнисенә тиеш икән. Әмма Рәйсә бер генә нәрсәне аермачык белә – ул иң мөһимен – әни назын, аның игътибарын, җылысын ала алмады. Боларның берсе дә булмады.
...«Ярар, син тырышып кара инде, яме», - диде Мәхтүмә апа еламсырап. – Мин бит синең әниең, мин сине сагынам. Әле миңа тагын куян ите һәм терапевт язып биргән дарулар да кирәк. Почтага алып барып кайтсаң әйбәт булыр иде, бер атна элек бер заказ ясаган идем...» – диде әнисе.
Мәхтүмә апа «Телемагазин» ише тапшырулар карарга ярата иде. Шуннан бер тиенгә яраксыз әйберләр алып ята, соңыннан ул әйберләр өйдә аяк астында буталып тик йөри. Әле еш кына бу заказлар өчен Рәйсәгә акча түләргә туры килә. Мәхтүмә апа нишләптер почтага акчасыз килә, ә аннан күз яшьләренә буылып Рәйсәгә карый. Нишләсен инде Рәйсә, әнисе алган әйберләр өчен түләргә мәҗбүр була.
Рәйсә боларның барысыннан да туйды һәм үзен кирәктә генә кулланыла торган әйбер дип хис итә иде. Ничә еллар үтте, ә Мәхтүмә апа кызын ниндидер кирәк әйбер кебек кенә кабул итә, әмма бу да үзенә нәрсәдер кирәк булган мизгелләрдә генә. Ә калган вакытта Рәйсә үзен әнисе өчен кирәксез дип хис итә.
Бу шимбә дә нәкъ шулай башланды. Рәйсә әнисен башта базарга, аннан кибеткә, почтага, даруханәгә алып барды һәм бөтен җирдә дә диярлек Рәйсә әнисен өчен түләргә тиеш булды. Әлбәттә, Мәхтүмә апаның пенсиясе артык күп түгел, әмма нәрсәдер алыр алдыннан кызын кисәтергә була бит.
«Уф, шулкадәр туйдым мин болардан, - дип зарланып алды кич Рәйсә иренә. Радик хатынын бер сүз дәшми генә тыңлады, ул нишләптер Рәйсәгә бик сәер генә карап тора иде, әйтерсең нидер әйтергә тели, әмма кыюлыгы җитми иде.
«Радик, нәрсә булды? Нишләп шундый сәер син?» – дип сорады Рәйсә.
«Рәйсә, күптән әйтәсем килеп йөри инде, батырлык кына җитмәде. Кыскасы, минем башка хатын-кызга гашыйк булдым», - диде Радик.
Рәйсә башта ире шаярта дип уйлады. Алар инде егерме елдан артык бергә яшиләр, кызлары Гөлүсәгә 20 яшь, ул да инде ике ел аерым яши. Әмма Рәйсә бер генә тапкыр да ире хыянәт итәдер дип шикләнмәде.
«Син шаярасыңмы?» – дип сорады ул елмаеп, әмма иренең йөз чалымнары моның киресен раслый иде.
«Мин аның белән күптәннән инде, сиңа сөйләргә генә кыюлыгым җитми йөрде. Ул бала көтә, ә мин нәрсә эшләргә белмим. Ул кыз студент, яшәр урыны юк, безгә фатирны алмаштырырга туры килер инде, Рәйсә...» – диде Радик гаепле кыяфәт чыгарырга тырышып.
Бу яңалыклар бер-бер артлы Рәйсәнең башына чүкеч белән суккандай тәэсир итте. Әнисе турындагы уйлар әллә кая юкка чыкты. Радик әллә нинди, башка сыймаслык нәрсәләр сөйли бит әле. Бу сүзләрдән Рәйсәнең чәч төпләре хәрәкәтләнгәндәй булды, бер үк вакытта дөнья яңгыратып кычкырасы һәм елыйсы килә иде аның.
Ул төнне Рәйсә өеннән кызы янына китте. Алар башка Радик белән яши алмыйлар иде инде, аерылышырга туры киләчәк. Әмма кызының кечкенә, тыгын фатирында яшәп калу да дөрес түгел. Гөлүсә егете белән бергә яши һәм әнисенең болай пәйда булуы аның өчен күңелле хәбәр булмады.
Рәйсә әнисе янына барды, ә Мәхтүмә апа берни дә әйтмичә кызын кабул итте. Кырык ел эчендә беренче тапкыр Рәйсә әнисеннән ярдәм, таяныч тойды. Һәм бу таяныч көннән-көн ныгыды гына.
Якын кешеңнең хыянәтен, өйдән китү һәм үз балаңа кирәксез булу Рәйсә балачагында кичергәннәргә караганда да авыррак иде. Әмма хәзер Мәхтүмә апа бөтен хуҗалык эшләрен үз алып барды, кызын сөйләштерергә, аны газаплы уйларыннан арындырырга тырышты.
Әнисе белән бергә бер ай чамасы яшәгәч, «Нишләп элек шулай бер-беребезне аңламадык икән без?» – дип сорады Рәйсә әнисеннән. Бу вакытта Радик аерылышу һәм милек бүлү эшләре белән мәшгуль иде. Ә Рәйсә әнисе яныннан китәсе килмәгәнен аңлады.
«Син кечкенә, ә мин зур идем, кызым», - диде Мәхтүмә апа. – Элек ясаган хата-ялгышларыңны еллар узгач кына аңлыйсың шул ул. Без синең белән бер-беребездән ерак кешеләр, моны аңлыйм мин. Бәлки бу хәлләр безгә ялгышларыбызны төзәтү һәм киләчәкне үзгәртү өчен сабактыр?» – диде әнисе.
Рәйсә иңнәрен генә сикертеп куйды. Әмма ул бер нәрсәне анык белә: әнисе яңа чит кеше түгел. Элек араларындагы мөнәсәбәтләр нинди генә булса да, хәзер барысы да үзгәрде. Бактың исә, иң якын дип йөргән кешеләрең дә сата, хыянәт итә, ә чит һәм гамьсез дип санап йөргән кешең вакытында ярдәмгә килә икән. Иң мөһиме – үз-үзеңне җиңәргә һәм иске үпкә-рәнҗүләрне онытып моны кабул итәргә кирәк. Шул вакытта балачак яралары да төзәлә, онытыла икән