Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балачак яралары

news_top_970_100

Рәзинә кызының чәчләрен үрде дә аны баш түбәсеннән үбеп алды. Соңыннан баласын рәхәтләнеп кочаклады. Ул үзенең әни булуыннан җаны-тәне белән рәхәтлек тоя иде. Үз балаңны ярата алмауны әле дә булса аңлый алмады ул.

Кайвакыт алар кызы Мәликә белән бергә ашарга пешерәләр, камыр белән мәш киләләр яки шаяралар. Шул вакытларда үзенең балачагы исенә төшеп, йөрәге кысылып куя, тәненә салкын йөгерә Рәзинәнең. Әгәр бала яратмыйсың икән, нигә табарга?

Рәзинәне әнисе яшьлек юләрлеге белән түгел, ә аңлы рәвештә, акыл кергәч, соңлап кына тапты. Үзен белә-белгәннән бирле, Рәзинәнең әнисе белән бәйле матур, җылы хатирәләре юк, бары тик аның ачу-шелтәләре, сугулары, гел кычкырып торулары һәм курку гына иде. Бу курку үзенең тамырларын тирәнгә җибәреп, аның күңеленә оялаган иде. Тиз генә арына алмады ул шул куркудан. Әнисе тагын бала тапкач, бу куркуы бигрәк тә көчәйде. Үз тормышы өчен куркуга энесе өчен дә курку өстәлде.

«Бу – синең энең, син аны яратырга тиеш», – диде аңа әнисе, һәм улы турында шул ук мизгелдә онытты да. Шул мизгелдән 8 яшьлек Рәзинә нәни Айнур өчен няняга әйләнде.

Рәзинәнең башка яшьтәшләре дусларына гаделсезлек һәм әти-әниләренең артык яратуы турында зарлана иде. Тик Рәзинә исә бер нәрсәне төгәл белде: әнисе аны да, энесен дә бертигез дәрәҗәдә күралмый.

Еш кына Рәзинәгә һәм Айнурга әниләре: «Мин сезгә бернәрсә дә тиеш түгел!» – дип кабатлый иде.

Ә Рәзинә бала чагында эченнән генә әнисе белән: «Тиеш! Ашарга пешереп ашатырга тиеш, киемнәрне юарга тиеш һәм өйне дә мин түгел, ә син җыештырырга тиеш! Безнең белән дәресләрне дә әзерләшергә тиеш!» – дип әрләшә иде. Әмма бу сүзләрне кычкырып әйтергә курыкты. Өйгә һәр көн исереп кайтуны кулай күргән һәм хатынының кычкыруыннан бүлмәгә кереп качарга яраткан әтисе кебек үк, Рәзинә дә әнисенә каршы эндәшергә курыкты.

Ничек үстеләр алар? Хәзер, үткәннәргә борылып карагач, мәктәп, уку һәм дуслары аркасында гына үскәнен аңлый ул. Барысы да аларны кызгана иде, тик аларны кыен хәлдә калдырмас өчен, ничектер, сиздерми генә кызганалар иде. Чөнки Рәзинә дә, Айнур да еш кына пычрак, шыксыз кыяфәтле, ач була иде. Нәрсә-нәрсә, ә бу яктан булса да аларга уңыш елмайды, болай да әниләреннән җәбер-золым күреп яшәүләре өстенә, калганнар да мыскыл итеп йөрсә, бөтенләй түзәрлек булмас иде.

Әле алар баштарак тормышлары үзгәрер, җайланыр дип хыялланып яшәсә, соңыннан бу хыяллардан да өмет өзделәр. Балда-майда йөзеп, йомырка эчендәге сары кебек кенә яшәгән балаларга кызыгудан да туктадылар.

Калганнарның барысы да ничектер табигый, кешечә иде, әйтерсең нәкъ шулай булырга тиеш. Ә аларныкы алай түгел. Ничек кенә авыр, әрнүле булмасын, бу мөнәсәбәтләрне өзәргә кирәклеген төгәл белә иде алар. Начар әни өчен яхшы бала булырга теләү бары тик газап кына китерә.

Рәзинә белән Айнур үсеп җиткәч, фатирларын алмаштырырга теләде. Закон буенча моңа хокуклары булса да, алар теләгәнчә генә тиз булмады. Әниләре аларны һәр көне мыскыллады, каргады. Сатып алырга теләп, фатирны карарга килгән кешеләрне дә пыр туздырып куды.

Бу вакытта әтиләре әллә кайчан эчеп үлгән иде инде. Ул вакытта Рәзинәгә 10 яшь иде. Кышның зәмһәрир суыгында үлде әтисе, ә әнисе исә «кабер казучыларга әллә никадәр акча түләргә кирәк була» дип кенә котырып йөрде. Әтисен озатканда, Рәзинә еламады, бары тик күңеленнән беркатлы сорауларына җавап кына эзләргә тырышты. Әтисе, сирәк-мирәк булса да, өйдә ярдәм итә, Айнурны караша иде, ә хәзер бар эш тә Рәзинәгә генә өелеп калдымы инде?

...Фатирны алмаштыруга бернинди өмет тә юк иде. Әнисен кире күндерерлек түгел, үз туксаны туксан. Айнур кул селтәде дә ипотека алды. Ә Рәзинә булачак ире янына күченде.

Инде үзе олы кеше булса да, Рәзинә әнисеннән барыбер шүрли, хәтта йөрәге табанына төшеп китәрдәй булып курка. Әллә чынлап, әллә модага ияреп, психологка барырга булды. Күңеле җәрәхәтләре бихисап булса да, акчасы аз шул. Хәер, психологтан да читенсенде ул. Үз-үзенә ышануы йөзенә бәреп чыккан, курчак кебек чибәр бу ханым Рәзинә белән әллә нинди акыллы сүзләр әйтеп сөйләште һәм өйрәтте.

«Күңелегездәге чынбарлыкны аңларга кирәк башта. Игътибарны үзегезгә, эчке дөньягызга юнәлтергә кирәк», – дип, җиңел генә киңәш бирде.

Бу сүзләрдән генә җиңеләйсә икән лә ул! Аңа барыбер куркыныч һәм авыр иде. Психологны җилтерәтеп алып: «Миңа нәрсә эшләргә? Мин һаман да караңгыдан куркам, ачлыктан куркып, әле дә суыткычның ишеге ябылмас булганчы ризык белән тутырам! Бөтен кеше артыннан калганны ашап бетерәм, тиле кебек акча җыям. Ирем ташлар дип, үләрдәй булып куркам, минем кебек кешене яратып буламы соң?!» – дип акырасы килде аның.

Ә әнисе... Олыгайган саен ул тагын да явызрак, оятсызрак, эгоистрак була барды. Тик ул эчкече дә, үз-үзенә кул селтәп, таушалып беткән хатын да түгел. Яшенә карамастан, һәрвакыт яхшы кыяфәттә, сәламәтлеген, туклануын кайгыртып кына тора.

Рәзинә балачагы турында еш уйлана. Энесе белән тәмугта яшәсәләр дә, ул башкаларга, бик оста итеп, «идеаль тормышта яшим» дип күрсәтә белән иде. Рәзинә әйбәт укый икән, димәк, бу – әнисенең тырышлыгы. Чөнки, «икеле» алса, үзен җәза көткәнен бик әйбәт белә иде кыз. Әнисе суккан эз калмаслык итеп, оста кыйный иде аны, «әни кыйный» дисәң дә, барыбер беркем ышанмас иде. Нәни Айнурга да эләгә иде, тик Рәзинә еш кына, энесен саклар өчен, гаепне үзенә алды.

Әзрәк үсә төшкәч, беренче тапкыр әнисенә каршы барды. Моны үзе дә көтмәгән иде. Әнисе чираттагы тапкыр аңа сөлге белән кизәнде, әнисенең көтмәгәндә кизәнүеннән сискәнеп китте ул. Башын күтәреп, җилкәләрен турайтып басты да, әнисенең икенче тапкыр сугуын көтте, тик аның Айнурга сугарга җыенганын күз кырые белән генә күреп калды. Күзен томан капладымыни, бүре кебек әнисе белән энесе арасына ыргылды, гәүдәсе белән энесен каплады. Әнисе кулыннан сөлгене тартып алды.

«Тагын бер тапкыр кул күтәрсәң, буып үтерәм!» – дип, чын ачу белән пышылдады.

Шуннан соң әнисе аларга сукмады, кул күтәрмәде. Тик аңа карап кына өйдә тынычлык урнашмады. Аларны рухи яктан мыскыл иттеләр. Бер мизгелдә Рәзинә белән Айнур үзләренең булдыксыз, томана, бар нәрсәгә гаепле булуларына үзләре дә ышана башлады.

Вакыт уза торды. Ничек кирәк, алай өйләреннән чыгып котыла алдылар. Үз тормышларын кордылар, ә менә әниләре янына бару алар өчен хәзер дә тыелган эш иде. Ә монда аңа күршесе шалтыратты. Номерын ничек тапкан, диген?..

«Исәнме, Рәзинә. Бу – күрше Зәйнәп апаң, 44нче фатирдан. Хәтерлисеңме?» – дип сорады.

Рәзинә башта аның кем икәнен аңышмый торды. Эшенең дә тыгыз чагы, шау-шу, ә монда тагын «күрше» дип, кемдер баш катыра. Кем бу? Аларның йортында андый кеше бармыни, һәм монда Рәзинә нәрсәгә? Ул 297нче фатирда яши бит. 297нче фатир кайда да, 44нче фатир кайда? Ә Зәйнәп апа, бутала-бутала, әнисе турында, аның авыруы турында сөйли, үзе Рәзинәне гаепли...

«Туктагыз әле, сез кем соң?» – дип сорады Рәзинә.

«Соң әйтеп торам бит, күрше Зәйнәп апаң, дип. Әле минем улым Альберт синең белән бер класста укыды...» – диде Зәйнәп.

Хәтерендә тонык кына хатирәләр яңарып алды. Гел чәче як-якка тузган, тузганак баш кебек йөргән Альбертны хәтерли иде ул, кайвакыт ул Рәзинәнең сумкасын да күтәрешеп кайта иде әле. Аның әнисе Зәйнәпне дә хәтерли икән, кичләрен гел әнисе янына ләчтит сатарга керә иде, сәгатьләр буе белгән бөтен кешеләрен чәйнәп, уңга-сулга әйләндереп чыгалар иде. Нәрсә кирәк икән соң бу хатынга?

«Нәрсә кирәк сезгә?» – дип кырыс кына сорады Рәзинә.

«Әниең чирли, дим, ишетмисеңме әллә. Ә сез килеп тә карамыйсыз, хәерсезләр!» – диде Зәйнәп, ачуланып.

Кич Рәзинә әнисе яшәгән йортка килде. Тәрәзәләрдә ут яна. Ни гаҗәп, ачкыч туры килде, шул гомер йозакны алмаштырмаган икән әле. Фатир баткак, пычрак, Рәзинә, аяк киемен дә салып тормыйча, кухняга узды, суыткычны ачып карады. Буп-буш. Урындыкка утырды да аякларын селкеп алды. Вакыт уза, тик әнисе күренми әле. Шунда Рәзинә фатирдан чыкты һәм, ашыкмый гына, якындагы кибеткә таба атлады.

Ерактан әнисен күреп алды. Коры сөяккә калган карчык, калтыранган кулларын үткән-сүткәнгә сузып, хәер сораша иде. Кемдер җирәнеп аннан йөз чөерә, читкәрәк китеп, юлын дәвам итә. Күпләр исә, бигрәк тә хатын-кызлар, жәлләп, сумкаларында актарынып, нәрсә дә булса бирә иде.

Рәзинә нык-нык атлап, әнисе янына килде. Хәл-әхвәл белешеп тормады, каты тавыш белән туп-туры сорады:

«Акча кирәкме? Дару алырга кирәкме?»

«О-о-о, кем килгән! Нәрсә, анаңны исеңә төшердеңмени?» – дип мыскыллы елмайды әнисе.

Үзенең хәерчелегенә, авыр хәленә дә карамастан, ул балаларына мөнәсәбәтен үзгәртергә уйлап та карамады. Ул башкалар алдында гына изге фәрештә булып кылана иде, ә хәзер карчык тураеп басты, иреннәре, ачудан, гадәттәгечә неп-нечкә булып кысылды.

Рәзинә эчтән генә калтыранып, сискәнеп куйды. Күңелендә кинәт кенә купкан кызгану, жәлләү хисләре шундук эреп юкка чыкты. Ашыкмый гына акча янчыгын ачты, берничә кәгазь акча алып, әнисенә сузды. Ә соңыннан акчаларны кисәк кенә юлдагы пычракка ыргытты.

«Кирәк булса, җыеп алырсың», – диде.

Шул вакытта алар яныннан узып баручы яшь пар, гаҗәпләнеп туктап калды. Ә әнисе җиргә чәчелгән акчаларны бик җитез һәм елгыр гына җыеп та алды. Аннан алар янында җыелышкан кешеләргә борылды да, такмаклый-такмаклый сөйләнә башлады.

«Карагыз инде, ни кылана бит, җирбит. Шушы акчаларга да бик шат мин. Менә бала тәрбиялә инде син. Бөтен гомереңне шуларга әрәм ит, ә алар соңыннан үз аналары белән дә аралашмый башлый...» – дип туктаусыз сөйләнде.

Рәзинәнең бу кәмиткә чыдарлыгы калмаган иде инде, китеп барды. Бераз баргач, туктады, кофе алып эчәргә булды. Ул калтыранып куйды, тәмам арыды, тизрәк өенә кайтып, биек үкчәле туфлиләрен салып ташлыйсы, ваннага җылы су җыеп, шунда кереп ятасы, башындагы уйлардан арынасы һәм кызын кочаклыйсы килде. Ул әнисенә карата кабат тирән нәфрәт тойды. Бераз тынычлангач, энесе Айнурга шалтыратты, әле генә булган хәлләрне сөйләде.

«Әй, ул тел бете Зәйнәп апа миңа да шалтыратты. Авызын тиз яптым, сөйләшеп тормадым. Ә син нигә бардың соң анда? Һәм ни, фатир өчен дә кайгырма, яме, апам. Барысы да рәсми рәвештә теркәлгән, ул аны беркемгә дә сата да, бирә дә алмый», – диде Айнур.

«Дөнья хәлен белмәссең...» – дип кенә куйды Рәзинә.

«Акча да бирәсең калмаган. Тизрәк үлми дә ичмасам, аның ишеләрдән җир дә җирәнәдер, билләһи», – диде Айнур, чын ачу белән.

«Анысы шулай», – диде Рәзинә.

Рәзинә кофесын эчеп бетерде дә өенә, ире һәм кызы янына ашыкты. Әнисе каршында үзенең балалык бурычын үтәде ул. Рәзинә «ялгыз кешеләр язмышлары шундый булуга үзләре гаепле» дип уйлый. Яхшы итеп яшәргә, балаларны тәрбияләргә кирәк иде, ә хәзер теләсә нишләсен, дип уйлады Рәзинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100