Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балачак хатирәсе – мич коймагы

news_top_970_100
Балачак хатирәсе – мич коймагы
Фото: © Гөлүзә Василова

Йомшак, зур, калын, тимгелле мич коймагы. Балачак тәме, әби кулы «тәме». Өстәлдә мич коймагы күргән саен, аның тәме балачакка алып кайта.

Иртән мичтә шарт та шорт килеп янган утын тавышына уянып китәсең, ул арада таба чыжлый башлый, ә син әле һаман юрган астында иркәләнеп ятасың... Инде борынга мичкә тәгәрәткән бәрәңге исе дә керде. Әби мичтән беренче коймакларын алып куна тактасына тезә башлады, өсте басылмасын өчен шулай эшли.

Шул вакытта урамда «тырр» дип ат туктаткан тавыш ишетелә, бераздан инде күрше апайлары да җыела. Күрше авылдан йон җыючы килгән. Күрше-тирә сарык тиресе, йон китерә. Син инде – ничә тапкыр бу ыгы-зыгылы күренешнең шаһиты булган кеше: йон җыючы Йосыф абыйның агач метрны аркылы-торкылы куеп, тире үлчәгәнен, тимер бизмәнен алып, йон тутырылган капчыкларны кулында уйнатканын күз алдына китереп ятасың. Кара йонны арзанрак бәягә алганын да беләсең. Ул бер якка янтаеп, аксаклап, ат арбасы тирәли халыктан җыйган чималның өстен каплап чыга. Аннары бераз уфылдап, авыр гәүдәсе белән капка төбендәге урындыкка барып утыра да, авыл апаларының хәл-әхвәлен сорый, бу «чималның бәясе гел 3 тиен дә 5 тиен» дип зарлануларына гел бер җавабын бирә: «Мин нишләтә алам, шуннан артык түли алмыйм, тиздән бөтенләй җыймый башлыйлар әле аны». (Ул көн дә килеп җитте. Йосыф абый мәрхүм булгач, сарык тиресен ташлый башладык, көзге йонны Кукмара итекчеләре килеп ала иде). Ә ул вакытта 25 йортлы түбән очта һәр хуҗалык саен 10-30 сарык иде, хәзер барлыгы 30-40 баш калгандыр.

Ишегалдында тавыш тынды, Йосыф абый үзе генә калды, хәзер, бабайның фермадан эштән кайтканын көтеп, капка төбендә утыра. Менә инде вакытында торып, яңа пешкән коймак белән чәй эчеп куймасаң! Хәзер инде аларның чәйләп чыгып киткәнен көтеп, тәмле исләргә кытыкланып ятасың да ятасың әле.

– Маһинур җиңги, нихәл?

– Сине күргәч бетте хәл… Аллаһка шөкер! – ди әби, табагачын кулында уйнатып. Шул арада бабай белән авылдашына чәй табыны кора. Кәбестә яки умач ашы сала, аерым тәлинкәгә майлы сарык ите өеп куя. Мичтән тәгәрәткән бәрәңгесен алып килә. Самавырын кайнарлата, коймагын майлый.

Йосыф абый белән бабай авыл хәлләрен, уртак танышларын барлап ала. «Аша син, аша», – дип, бабай атна саен килә торган кунакны сыйлый.

– Эх, Маһинур җиңги, синең кебек тәмле пешергән хатын-кызны белмим мин. Ах, тәмле инде, – ди кунак.

Әби дәшми генә чираттагы табасыннан коймакларны савытка ала да, бармак араларыннан агарлык итеп, сыер мае яки каз мае белән майлый.

Йосыф абыйны бабай озата чыгып киткәч, әби белән чәйләргә без – оныклары чыгабыз. Кулны пешерә-пешерә, кабыклы бәрәңгене урталай ярабыз да, тоз сибеп, ашап та куябыз. Аннары коймак белән чәй эчәбез. Ул коймакның тәмлелеге…

Фото: © Гөлүзә Василова

Ул вакытта еш кына әбинең коймак камыры куйганың күзәтә идем, гадәти коймакныкыннан куерак була. Аннары өстендәге куыклары шартлый-шартлый күтәрелә башлый. Рецептын гына алып калырга уйламаганмын. Кем уйлаган, заманалар үзгәрер дә, кирпеч мичне сүтәрләр, шушы коймакның тәме сагындырыр, дип. Мич күптән юк инде, хәзер әби дә юк. Сагындыралар...

Ул мич коймагына мөкиббән булуымны дуслар-танышлар да белә, төрле районнардан алып килеп, «син яратасың» дип сыйлап торалар, духовкада «мич коймагы» пешерергә өйрәттеләр, бәйрәмнәрдә күчмә мичтә пешкән коймак алабыз. Юк инде, әби коймагы түгел...

Ул коймак үзе зур, үзе калын, баллы түгел, азрак әчкелтем, ә өсте нәкъ әбинең кул өслегендәге сипкелләр кебек тимгелле булырга тиеш.

Эзли торгач, таптым! Әби рецепты белән пешерелгәнмени?! Ул коймакның рецепты үзебезнең Питрәч районы Шәле авылында «яши» икән. Анда бер генә аш та мичтә пешкән коймактан башка узмый, хәтта туйларга беренче итеп коймак чыгаралар. Мәҗлесләргә, чиләкләп, махсус мич коймагы пешерүчеләр бар.

Туганнар җыелганда бер чиләк коймакка заказ бирәм әле. Әби-бабайның балалары, оныклары күз алдында яшьлек вә балачак картинасы яңарсын. Ап-ак итеп агартылган мич каршында тулы гәүдәле, ак яулыгын бәйләгән, юка вә җиңел күлмәге өстенә альяпкычын япкан, без бала-чага күтәргесез авыр агач урындыкка (ул урындыкны әби дә күтәрә алмый иде, сөйрәп кенә йөртә иде) утырган, кулына табагачын тоткан, үзе мичтән күзен алмый әби утыра…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100