Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балачак хатирәсе: «Әниемне аждаһага тиңлим»

Дус кызым белән балачак хатирәләрен искә төшереп утырган идек. Минеке белән аныкы шактый аерыла. Туган авылы халкының гаепләвеннән куркып, язмада исемен күрсәтмәскә сорады.

news_top_970_100

Миңа 19 яшь һәм миңа психолог кирәк. Миңа калса, әгәр мин үземнең балачак яраларымны дәваламасам, алга таба кешечә тормыш итә алмаячакмын. Алдан ук әйтәм: мин әти-әнием белән аралашмыйм, һәм алар белән минем берничек тә контактка керәсем килми. Мине хәзер бары тик психик сәламәтлегем генә борчый.

Әниләрне, дөньяда иң изге кешеләр, диләр. Аларга матур җырлар, шигырьләр багышлыйлар, бәйрәмнәрдә зурлап котлыйлар, аларны хөрмәтләргә өйрәтәләр. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә хезмәт дәресе вакытында аларга дип чәчәкле открыткалар ясаталар. Һәм кем шул эшне чын күңеленнән теләп башкара – шул бәхетле кеше. Әмма мин, аяк тыпырдатып, бөтен дөньяга «әниләрнең дә төрлесе була» дип әйтергә әзер.

«Әни мине кычыткан белән кыйнады»

Минемчә, балаларны бары тик психик яктан сәламәт кешеләргә генә табарга мөмкин. Әгәр баламның минеке кебек әнисе булса, үскәч, ул гомере буе психиатр, психологларга мохтаҗ булачак. Мин буш урында тавыш куптара алам, савыт-сабаны ватам, әйләнә-тирәдәгеләргә үземне кызу канлы кеше буларак күрсәтәм. Ул үзеннән-үзе шулай була, һәм бу мине куркыта. Бу – я генетик яктан күчкән чир, я тәрбия нәтиҗәсе.

Моңа әниемнең минем белән һәрчак үзен төрлечә тотуы сәбәпчедер. Бер көне ул миңа бөтен дөньяны бүләк итәргә, теләсә нинди уенчык сатып алырга, иң тәмле ризык белән сыйларга әзер иде, ә икенче көне, аның фикере белән килешмәгәнгә күрә, битемә суга ала иде.

11 яшемдә әни мине кычыткан белән кыйнады. Башта миңа кунакка килгән дусларымны кайтарып җибәрә дә, кәефе начар булса, йөземә, тәнемә, кулларыма һәм аякларыма кычыткан белән кизәнә иде. Шуннан соң минем бөтен гәүдәм кычыткан чаккан эзләр белән каплана идем. Төннәр буе кашынып чыкканым кичәге кебек истә.

«Мичкәгә кара ипи кисәген манып, аны көне буе ашый идем»

Ул вакыт-вакыт, аш ашаудан баш тарткан өчен, миңа ачлык көннәре оештыра иде. Мин су белән тутырылган мичкәгә кара ипи кисәген манып, шуны көне буе ашый идем. Аннан соң эч йомшарулары турында сөйләп тә тормыйм!

«Әни» сүзе миндә «аждаһа» белән ассоциацияләнә. Чөнки ул – шактый кызу канлы. Ул еш кына, кызып китеп, нәрсәдер эшли, ә вакыт узгач, күз яшьләре белән миннән гафу сорый.

Әни мәктәп җыештыручысы булып эшли, ә әти гел командировкаларга йөри. Әни әтине бик каты көнләгәнгә күрә, бөтен җыелган ачуын миңа чыгара. Бәлки, мин әти кызы булганга шулай каты эләккәндер. Җитмәсә, йөзгә дә аңа охшаганмын.

Августның бер кичендә (миңа яшь 14 булганда) мин бер табак карлыган чистартып утыра идем. Әни минем эшләгәнемне өстән торып күзәтә башлады. Ял итәргә вакыт-вакыт туктап алганга, ачуы килде. Берзаман ул кулымнан эләктереп алды да мине як-якка селки башлады. Мин кычкырып карадым. Бәхеткә, бу мизгелдә әти эштән кайтып килә иде. «Нишләтәсең баланы?!» – диде ул, кашын җыерып. Әни сискәнеп китеп катып калды да акрын гына минем кулымны ычкындырды. Аннары, бер сүз эндәшмичә, өстәл янына китте. Мин әтинең кочагына сыендым. Әмма өйдәге хәлләрне сөйләргә батырчылык итмәдем. Ул барыбер ялларга озакка кайтмаганын аңлый идем. Ә мине әни белән икәүдән-икәү генә каласы көннәр көтә...

Әти өйдә бик сирәк булса да, мин аның кайтуын бик зарыгып көттем. Ул булганда, әни үзен бик тыныч тотты һәм минем белән яхшы аралашты.

«Торба буена килеп төшеп, башымны бәрдем»

Икенче атнада әти янә эшкә китте. Йортта тагын шундый ук атмосфера хөкем сөрә иде.

14 яшьтә әниемнең авыр сүзләренә каршы җавап кайтара идем инде. Яшүсмерләр дәшми каламыни?

Бер көнне мин плитә янында коймак пешереп тора идем. Табадагы коймакны тимер кашык белән алганга, әнинең «түбәсе китте» булса кирәк. «Сиңа күпме әйтергә була? Агач кашыктан файдалан, тырнала бит таба! Мондый элементар әйберне буш чүлмәк башың кайчан истә калдырыр инде!» – дип, мине бар көченә этеп җибәрде. Мин торба буена килеп төшеп, башымны бәрдем. Шул мизгелдә күзаллары караңгыланды. Башым тишелмәсә дә, нык әйләнде. Иң сәере: ул шунда ук кылган эшенә үкенде. Мин егылуга, яныма чабып килде. «Кызым, кичер мине», – дип ялынды. Бер карашка, ул чыннан да үкенә сыман иде. Мине күтәреп караватка салды, салкын су бирде, маңгаема салкын чүпрәк куйды.

Ул чакта минем белән бернинди дә куркыныч нәрсә булмады, тик әниемнең шәхесе икеләнүе (раздвоение личности) куркытты. Ул хәмер эчми, тәмәке тартмый, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Әмма миңа мондый мөнәсәбәте нәрсә белән бәйле булганы миңа билгеле түгел.

Әти-әнинең тәрбиясе баланың шәхес буларак формалашуында әһәмиятле роль уйный. Миңа кайбер балалар өчен бик куркыныч. Ә бит андый гаиләләр байтак, иманым камил.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 30 август 2022
    Исемсез
    Әниегез яшь дәртле чакта әтиегез командировкада булган , дәртен басыр өчен сине тәпәләгән , чит ирләр белән типтермәгән , хәзер ул тыныч , гормоннар кәмегән , кайтып хәлен белегез , төп сәбәбе шушы.
  • 27 август 2022
    Исемсез
    Эниегез
  • 26 август 2022
    Исемсез
    Сезнең кайчан да булса әниемнең хәлен белергә тиеш дип уйланганыгыз бармы? 14 яштә ук сез аны сорарга тиеш идегез. Әле дә бик белергә теләгегез юк. Кайтып йөрмим имеш, рәхәтләнеп яшисез. Гаепне башта узегездән эзләп карарга кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100