Безнең әти-әниләр дус… Без дә кечкенә чакта дус идек. Ул вакыттагы дуслык башка – балачак сафлыгы, йөрәкнең ачылып китүе. Миңа бу дуслык мәңге өзелмәс кебек тоелды.
Ләкин 8 нче классны тәмамлагач, Фәнил кинәт кенә башка мәктәпкә күчеп китте. Бер сүз әйтмәде, берни аңлатмады. Әйтерсең лә мине тормышыннан алып ташлады. Аннан соң безнең юллар бөтенләй кисешмәде. Гаилә бәйрәмнәренә ул килми башлады, мине күрергә теләмәгәндәй читләште… Мин хәтта аның йөзен дә оныта башладым инде.
Ә хәзер, язмыш көлгәндәй, без Фәнил белән бер үк университетка укырга кердек. Һәм иң авыры – мин аны гафу итә алмыйм. Чөнки ул мине ташлады. Ә ул моны гафу сорарлык итеп тә күрми, хәтта мине бөтенләй белмәгән кебек кылана.
Университетның киң коридорларыннан беренче көнне атлап барганда, мин еш кына, борчылып, тирә-якка карый идем. Бу – балачак дустын эзләү түгел… Бу – йөрәктә калган авыр сорауларга җавап эзләү иде.
Һәм менә – каршыма ул чыкты. Фәнил.
Танып алдым. Еллар узса да, югалса да, танырлык иде. Бераз үсеп киткән, җитдирәк, карашы салкынрак. Ул мине күрде. Күзләребез очрашты. Тик ул бер мизгелгә дә туктамады – янәшәмнән үтеп китте.
– Фәнил… – дип кенә пышылдадым. Ләкин ул ишетмәде, йә ишетергә теләмәде.
Төшке аш вакытында мин Хәлимә белән бу турыда сөйләшеп утырдым.
– Ник аның өчен борчылып торасың әле? – диде Хәлимә, гадәтенчә туры сүзле булып. – Балалык дуслыгы гына бит инде ул.
– Ләкин минем өчен ул гади дус кына түгел иде… – дидем мин, тавышым калтырап.
– Ә бәлки, аның гаиләсе күчеп киткәндер? Бәлки, аңа авыр булгандыр? – ди Хәлимә.
Мин баш чайкадым. Юк… Елаган кичләремне, аңламыйча, сораулар биреп йөргән чакларымны хәтерлим. Әти-әниләрдән дә сорап карадым – алар да төгәл берни әйтә алмады.
Кич белән безнең төркемдә яңа студент белән танышу булды, ул – Эльвира. Ялтырап торган күзләре, елмаюы, үз-үзенә ышанычы белән төркемне бер мизгелдә җанландырып җибәрде.
Эльвира Фәнил белән янәшә урын сайлады. Алар элек таныш булган кебек сөйләшә башладылар. Шул мизгелдә йөрәккә тагын бер салкын энә кадалды.
Димәк… мине ул оныткан. Берничә көн шулай үтте. Фәнил мине күрмәмешкә салыша. Ә мин… минем эчемдә үпкә, рәнҗү, аңлашылмаган сораулар катнашып, зур давыл булып күтәрелә.
Бер көнне университет ишегалдына чыккач, ниһаять, түзмәдем – аның артыннан кычкырдым:
– Фәнил!
Ул туктады. Акрын гына борылды.
– Әйе?..
Шул «әйе»дә бөтен салкынлык, бөтен читлек ачык сизелә иде.
– Нигә киттең ул чакта? Нигә бер сүз дә әйтмәдең?
Фәнил бер мизгел дәшми торды. Күзләрен читкә алды.
– Бу – күптән булган хәл. Синең дә, минем дә тормыш үзгәрде. Кире кайту юк.
– Ә минем өчен бар иде! – дип әрнеп җавап бирдем. – Син мине юкка чыгардың.
Ул тагын карашымнан качты.
– Кайчак кешегә китәргә кирәк була, – диде. – Һәм мин киттем. Шуның белән бөтте.
Бу – җавап түгел. Бу – качу.
Еллар узгач кына Фәнил миңа ачылып сөйләде: балачакта ул мине күрше Игорь белән бергә сөйләшеп торганны күргән һәм үпкәләгән. Гомерлеккә...